Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Владимир Путин 2020 елда пенсия 6,6 процентка артачак дип вәгъдә итте

Киләсе елда пенсия инфляциягә караганда ике тапкыр тизрәк артачак, дип искәртте Россия Президенты.

Киләсе елда Россиядә пенсия 6,6 процентка артачак. РФ Президенты Владимир Путин зур матбугат конференциясе барышында шул хакта белдерде.

«Хәзерге вакытта инфляция 3,25 процентка тигез. Ягъни пенсияләрне индексацияләү темплары инфляциягә караганда ике тапкырга югарырак булачак. Бу элегрәк бирелгән вәгъдәләрне билгеле бер дәрәҗәдә үтәү дә булып тора», - диде дәүләт башлыгы.

Путин ышандырганча, Хөкүмәттә пенсия яшен арттырырга җыенмыйлар һәм бу хакта бернинди фикер алышулар да үткәрелми. «Моңа кадәр булган үзгәрешләр пенсионерларга берничек тә кагылмады. Аларга ул шундый мәгънәдә генә кагылды – дәүләт пенсионерларның керемнәрен, ягъни пенсияләрен тагын да кызуырак темплар белән арттырырга тиеш», - дип искәртте ул.

 

Мәскәүдә Владимир Путинның 15нче матбугат конференциясе узды. Быел чарада 1895 журналист катнашты. Бу – рекордлы күрсәткеч.

Реклама

 

Фото: kremlin.ru

 

Надежда Гордеева

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев