Саба ТВ

Виталий Мутко: Бар ышаныч һәм җаваплылык Казанга төшә

Россия футбол союзы президенты Конфедерацияләр Кубогы кысаларында Казандагы әзерлекне югары бәяләде.

(Казан, 24 июнь, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Конфедерацияләр Кубогына аккредитация узмаган каләм әһелләре өчен уздырылган матбугат конференциясендә Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе урынбасары, Россия футбол союзы президенты Виталий Мутко Конфедерацияләр Кубогында Казан шәһәренең тоткан урынын билгеләде. Аның сүзләренчә, Казанга ышаныч һәм җаваплылык башка шәһәрләргә караганда күбрәк төшә.
"Казанның Россия Федерациясен уңайсыз хәлдә калдырганы булмады. Соңгы елларда ул Россиянең спорт каласына әверелде. Казанда Универсиада, Су ярышлары буенча дөнья чемпионаты булды. Монда югары дәрәҗәдәге чараларны оештыра, үткәрә беләләр. Моннан чыгып, бар ышаныч һәм җаваплылык Казанга төшә. Конфедерацияләр Кубогының төп уеннарын без Казанга бирдек", - диде Виталий Мутко.
Исегезгә төшерәбез, бүген, 24 июньдә, "Казан-Арена"да Россия һәм Мексика җыелма командалары А төркеменнән ярымфиналга чыгу өчен көч сынашалар.

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: