Саба ТВ

Җәвит Шакировның күз тиюе беткән, хәзер чит илдә шаккатып йөри [+фотолар]

Бүгенге көндә Җәвит Шакиров Зөлфиякәе, килене, оныгы һәм дуслары белән Гарәп Әмирлекләрендә ял итә. Фотода күрүебезчә, күз тигән артист белән бар да яхшы, кояшта шәп итеп кызынган.



- Һава торышы әйбәт, рәхәтләнеп ял итәбез. Монда тәртип, чисталык, тыныч, матур йортлар... Бар да кеше өчен эшләнгән. Урлашу юк, байлар гади халык өчен бар мөмкинлекләрне дә тудырган. Биредә кешене туганнан бирле кайгырталар һәм соңгы көненә кадәр гарантиясе бар. Ә без иртәгә илдә нәрсә булыр икән, тагы кайсы яктан килеп алдарлар икән дип куркып торабыз.



Ничә генә көн булсак та, туган як барыбер сагындыра. Балаларны, йортны, туганнарны һәм тамашачыларны юксынабыз!

http://shahrikazan.com/

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: