Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Вирус икътисадка да суга

Бу көннәрдә дөнья илләре телләреннән коронавирус сүзе төшмәде. Кытайда кабынган вирус авыр нәтиҗәләргә китерүе ихтимал, дип белдерде Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко да.

         “Экспертлар бәяләвенчә, бу дөнья икътисадының кимендә 1 процентка түбәнәюе. Әлбәттә, партнерларыбыз, аеруча Кытай, кызганыч”,—диде ул. Матвиенко фикеренчә, коронавирус эземтәләре Русиягә дә йогынтысын ясамый калмаячак. Кытайның нефтьне азрак куллана башлавы сәбәпле, аңа хаклар түбән тәгәри һәм бу процессның кайчан туктавын беркем әйтә алмый.

         Аңа кадәр аналитиклар вирусның таралуы дөнья икътисады өчен озайлы авыр нәтиҗәләргә китерәчәк, дигән фикер белдергән иде. Сәнәгать металларына хакларның төшә башлавы шул турыда сөйли. Ә ул турыдан-туры дөньякүләм тулаем продукт җитештерүенә бәйле.

         Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Женевада үткәргән утырышында якындагы өч айда коронавирус белән көрәшү өчен 61,5 млн. доллар кирәк булачагын белдерде. Шуның 4,5 миллионы — тикшеренүләр һәм инновацияләргә, 45 млн. — илләрнең эпидемиягә әзерлеген бәяләүгә, 12 млн. доллары вируска каршы көрәшүгә тотынылачак, диелә.

         Русия дә әлеге вирус белән көрәшү өчен зур суммалар кирәк дип саный. Аппаратлар сатып алуга 1,2 млрд. сум бүлмәкчеләр. Акчалар резерв фондыннан алыначак. Бу акчаларга 17 ЭКМО һәм 507 үпкә вентиляциясе аппаратлары сатып алу күзаллана. РФ Саулык  саклау министрлыгы белдерүенчә, аппаратлар бөтен төбәкләрнең ихтыяҗын тәэмин итәргә җитәчәк.

         Кытайда вирус аркасында күп компанияләр хезмәткәрләрен өйдә эшләүгә күчергән. Моның дөньядагы иң зур күләмле эксперимент-тәҗрибәгә әверелүе ихтимал. Әле Кытайда Ай календаре буенча Яңа ел җитү сәбәпле, халыкның күбесе отпускада. Соңыннан өйдә утырып эшләүчеләр армия саны кадәр булуы ихтимал дип тә фаразлана.

 

Автор : Кадикова Резида
Чыганак: Известия.

https://omet-rb.rbsmi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев