Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“ВИМ-Авиа” базардан китү сәбәпле, туристик юлламалар 20 процентка кыйммәтләнергә мөмкин

Аеруча Төркия, Греция, Кипр һәм Россиянең эчке рейслары - Сочи белән Кырымга бәяләр нык үсәргә мөмкин.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). Туристик юлламалар, "ВИМ-Авиа" аэробазардан китү сәбәпле, 20 процентка кыйммәтләнергә мөмкин. Бу хакта "Ведомости" туристлык өлкәсе хезмәткәрләренә сылтама белән җиткерә.

Аеруча "ВИМ-Авиа" төп ташучы булган Төркия, Греция, Кипр һәм Россиянең эчке рейслары - Сочи белән Кырымга бәяләр нык үсәргә мөмкин.

"ВИМ-Авиа"ның туроператорлар белән чартер килешүләре быел 15 октябрьдә төгәлләнә. Шулай булса да, авиакомпания соңгы рейсны 7 октябрьдә үтәде.

Россия туроператорлары ассоциациясе (АТОР) башкарма директоры Майя Ломидзе "ВИМ-Авиа" чартерларына базарның 15 проценты туры килүен, бер авиакомпания өчен моның шактый күп булуын җиткергән.

Реклама

Россия авиациясе мәгълүматлары буенча, быел гыйнвардан августка кадәр "ВИМ-Авиа"ның пассажирлар ташуы, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 31 процентка үскән һәм 1,8 млн пассажирга җиткән.

Экспертлар әлеге компания китү белән чартер рейсларда гына түгел, даимиләрендә дә кыйммәтләнү булачагын җиткерә.

Шулай да "ВИМ-Авиа" урыны озак буш тормас, проблемаларны башка авиакомпанияләр чишәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев