Саба ТВ

Ветераннарга ни кирәк? (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Мондый язмаларны яшьләр дә, балалар да укымый. Укысалар да аң­ламый, чөнки без бүген бик мул, ма­тур тормышта яшибез. Зарлану түгел бу, ә чынбарлык... Бер авыл язмышы нигезендә бөтен ил язмышы чагыла. Яшь­ләр, балалар белергә тиешме соң бу хакыйкатьне?

“ВМН” нәрсә ул?
 
Моннан 15 еллар элек интернетта Бөек Ватан сугышына кагылышлы документларны актарып утырганда, очраклы рәвештә бер исемлеккә тап булдым. Ул “Приказ о трибунале Приволжского военного округа” дип башланган иде. Берничә дистә хәрби “ВМН”га (высшая мера наказания) эләккән. Шулар арасында бер авыл­дашым да бар: Хәкимов Мөбарәк. Бу абзыйның авылга сугыштан исән кайтканын беләм. Әмма ул 60 елларда ук үлеп китте. Нәсел дәвамчылары бик тәртипле, намуслы, эшчән булды. Мин Мөбарәк агай (аны авылда Миңнехан дип йөрт­теләр) турында нәрсә булды икән дип кемнәндер сорарга кыенсындым, тикшереп йөрмәдем.
 
Китапка мәгълүматлар туплый башлагач, укытучы Таһүрә ханым Мөбарәк абыйның Киров өлкәсендә яшәүче кызы белән элемтәгә кергән. Быел 80 яшен тутыручы Нәзирә ханым әйтүенчә, аның әтисен фронтка алмыйлар. Ник дигәндә, таза гәүдәле булса да, бер күзе күрми (ак төшкән), бер кулы да зәгыйфь була. Аны хезмәт армиясенә, урман кисәргә җибәрәләр. Ул төрле милләттән җыелган бригадага эләгә. Миңнехан урман кисүдә тырышып эшләсә дә, бригада норманы тутырмый, шунлыктан ашауны ярты пай гына бирә­ләр. Берничә урман кисүче, командирлар белән сөйләшеп, аерым бригада төзеп эшли башлый һәм ике норма үти. Боларга ашауны да ике норма бирәләр. Кызганыч, беркөнне Миңнехан балтасы бе­лән ялгыш аягына эләктерә. Кан китә. Теге беренче бригада хәрбиләре: “Аягына үзе чапты ул”, — дип “раслый” (үч алалар). Миңнехан ВМН исемлегенә шулай эләгә. Әмма аларны атмыйлар — урманны кем киссен ди! Төр­мәдән ул авылга коры сөяккә калып, 1948 елда гына кайта.
 
“Төрмәдән кайткач, безгә керде, — дип сөйли Равил абый Мөбарәкшин. — Без кан-кардәшләр. Әнием чәй куйды. Миңнехан абый артыннан җә­мәгате Латыйфа апа да күренде. “Берүк күп ашата күрмәгез, аңа сакланырга кирәк”, — диде”.
 
Кая күп ашатсын ди Гаффәбану?! Ач замана, үзе тол хатын, өйдә дүрт ятим бала, олы яшьтәге әби дә бар...
 
“Иртәрәк эшли башлаганбыз икән”
 
Равил абый сөйләвен дәвам итә:
 
— Миңа Миңнехан абый белән бергә басуда җир сукаларга куштылар. Мин дилбегә тотып барам, Миңнехан абый кулында сука. Шул вакытта ул миңа да бер гаепсезгә биш ел төрмәдә газап чигүе турында сөйләгән иде. Миңа ул вакытта унбер яшь булган.
 
Равил абый, әле дә сөйләшергә ярата, хәтере дә яхшы:
 
— Сугыш беткән көннәр әле дә хәтердә, — ди ул, — тугызынчы май булганмы ул көн, соңаракмы, аны­сын әйтә алмыйм. Әм­ма төгәл хәтерлим: зират өстендәге Мәсәй елгасы буендагы колхоз басуында әни белән ашлык чәчә идек. Әнием муенына тубал асып, кулы бе­лән учлап туфракка ашлык сибә. Мин үзебезнең сыерны җиккән, камыт бавына бәлүк ярдәмендә ат тырмасы таккан идем. Әнием чәчкән орлыклар балчыкка күмелсен өчен тырмалап барам. Колхоз атлары күтә­рәмгә калган, шунлыктан басуда эшләргә хуҗалык сыерларын чыгардылар. Төш алдыннан безнең янга бригадир килеп җитте һәм яңалык әйтте: “Гаффә, сугыш беткән!” Әниемнең исе китмәде. Без кыр читендә, Мәсәй буенда идек. Җирдә яшел чирәм үсә баш­лаган. Әнием “лып” итеп чирәм­гә утырды да: “Бетсә бе­тәр, көтәсе беркемем дә юк, безнекенең кара кәгазе килде инде”, — дип җавап бирде. Әнием ертык күлмәктән, бер кат ыш­тан белән, яланаяк иде. Мин дә яланаяк идем. Миңа ул вакытта сигез яшь иде. Әни “лып” итеп килеп утырган чирәм урыны әле дә хәтердә. Барып күрсәтә алам. Әни генә исән түгел...
 
Без 7-8 яшьтән колхоз басуында эшләдек, әмма безне тыл ветераннары исемлегенә кертмәделәр. Закон буенча яшүсмерләр 14 яшь тулгач кына эш­ләргә тиеш булган, ә без иртәрәк эшли башлаганбыз икән...
 
Ветераннарга ни кирәк?
 
Равил абый белән хатыны Өрфәйдә апа икәү генә яшиләр.
 
— Аллага шөкер, зарланмыйбыз, муллыкта яшибез, — диләр алар. — Тазалык, тынычлык кирәк. Барысы да җитә. Казанда яшәүче кызыбыз, оныклар кайтып йөриләр. Тәрбиядә торабыз. Сугыш беткәнгә 75 ел. Икебез дә сугыш ятиме. Югарыдагыларның безне бар дип белмәүләре генә йөрәкне тырнап ала. Безнең ише ятимнәр күп идек. Хәзер генә бик әз калдык. Мо­ңарчы горур булдык, сынмадык, сыгылмадык. Мон­нан соң да шулай яшәргә язсын!
 
Равил абыйның әтисенең кабере билгеле. Ленинград өлкәсендә. Өрфәйдә апаның әтисе әсирлеккә эләккән. Кабере билгеле түгел. Амаш абый белән әсирлектә бергә булган. Амаш абый Фазылҗанны үзем җирләдем дип сөйләп калдырган. Үләр алдыннан васыять әйткән. “Авылга исән кайта алсаң, шушы аш кашыгымны улым Кавыйга тапшыр”, — дигән. Васыятен үтәгән Амаш абый. Әмма бүгенге көндә Кавый да, кашык та исән түгел.
 
Беркөнне “Парламент” тапшыруында телевизор экранына ябышкан бер ханым болай дип сөйләде: “Сугыш ветераннарын, сугышта корбан булганнарның тол хатыннарын, блокада кичергәннәрне, әсирлектә булганнарны, тыл ветераннарын... хөрмәтләгез!”
 
Безнең авылда сугыштан исән кайтканнар барысы да бакыйлыкка күчеп бетте инде. Андыйларны ничек хөрмәтләргә? Мөгаен, каберләрен барларга, алар рухына догалар укыр­га кирәктер. Сугыштан исән булып, яраланып кайтканнар, 1965 елга ка­дәр авырып вафат булганнар дәүләтебез тарафыннан бер тапкыр да искә алынмады. Мөбарәк (Миңнехан) абыйга бердәнбер хөрмәт шул: аның исеме кызыл тышлы “Алар илгә җиңү алып кайттылар” исемле китапка кертелгән. Кызганыч, фронттан исән кайтып, бу китапка керми калган авылдашлар да бар. Балалары, оныклары өчен нинди йөрәк ярасы!
 
Исән кайтып, 1990 елларга кадәр яшәгән сугыш ветераннарын елга бер тапкыр, 9 май көнендә, клубка җыйнап, доклад укылды, колхоз хисабыннан чәй табыны ясап, өс­тәлгә шешә куеп “хөрмәт­ләү”дән ары берни дә бул­­мады. Автомобильләр өләшкәндә, фатирлар бир­гәндә, алар бик аз санда калган иде.
 
Бүгенгә кадәр исән бул­ган сугыш ятимнәре дәүләт тарафыннан искә алынмаган икән, үпкәлә­мәгез инде, чөнки сезләрнең саны күбрәк шул әле. Авылда берничә генә калгач, бәлки... Әлегә дәүләт казнасында акча да юк һәм... Горур булыгыз!
 
Туксанынчы елларга ка­дәр сугыш ветераннары елга бер тапкыр булса да искә алынса, сугыш толларына анысы да булмады. Андыйларның рухлары дәүләтебезгә рәнҗеп ятмасын. Хрущев биргән 12 сум пенсиягә дә алар рәхмәт укыды, риза булдылар. Гади колхозчы-пенсионерга 8 сум түләделәр. Ул вакытта хез­мәткәр-пенсионерга минималь пенсия 35 сум булган. Колхозда профсоюз булмаган, пенсия фондына колхоз акча күчер­мә­гән, колхоз хәерче булган. Сәбәп шул. Теге 12 сумны да сугыштан соң икенче никахка кергән тол хатыннарга бирмәгәннәр. Икенче бабае вафат булса да. Ул вакытта да бик вакланганнар. Хәтеремдә, 1967 елда миңа бер әби килде. Ире сугышта үлгән, икенче никахта булмаган, пенсиясен 8 сумга калдырганнар. Хикмәт шунда, ире госпитальдә дөнья куйган. Врач “йөрәк авыруыннан үлгән” дип язган. Закон буенча эва­куацияләнгән госпитальдә фронттан кереп үлсә дә, андый диагноз белән сугышта үлгән дип санал­маган. Фронт ярасыннан тыш вафатлар кыр гос­питалендә булса гына “сугышта­ үлгән” дип саналган.
 
Йөрәк ярасы булып калган тагын бер факт. Тол хатыннарның күбесенең авылда яшәгән йортлары җимерелгән. Балалары авылдан киткән, уллары армиядән авылга кайтмаган. Колхоз пенсиясе законы чыкканчы, авылдан балалары янына күченеп киткән тол хатыннарның кайберләренә, гомер буе эшләсә дә, колхоз идарәсе белешмә бирмәде: качып киткән, имеш. Шул 12 сумны да ала алмаучылар булды. Кайда ничек булгандыр, анысын әйтә алмыйм, үзебезнең авылда булганны язам.
 
Тагын бер минусны әйтеп китим. 1947 елда 250 авылдашыбызга “Мы победили. Наше дело правое” дип язылган Сталин барельефы төшерелгән “1941-45 елларда фидакарь хезмәт өчен” медале тапшырылган. 1975 елның 27 апрелендә СССР Верховный советы андыйларны беренче тапкыр искә төшергән һәм Юбилей медале бирергә Указ чыгарган. Әмма вакыт кыска булганлыктан, район һәм авыл советларына архив­ларны актарырга вакыт калмаган, медальләр тапшырылмаган. 1985 елда шундый Указ иртәрәк бирелгән, 12 апрельдә. Бу чорда әлеге юбилей медальләре алырга тиешле тол хатыннарның берникадәре исән булган. Әмма... бу юбилей да андыйлар өчен буш куык булып калган.
 
Боларны сөйләп торудан ни мәгънә? Бакый­лыкка күчкәннәргә медаль дә, акча да кирәкми. Алар рухына дога гына хаҗәт. Рухлары беркемгә дә рән­җеп ятмасын. Ниш­лисең, заманасы, язмышлары шундый булган дип ризалашырга гына кала.
 
Рәфхәт ЗАРИПОВ. Балтач районы, Түнтәр авылы
 
 
 

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: