Саба дулкыннары

Ветеран укытучы Фәрхат Зыятов: “Һәрвакыт игътибар үзәгендә булачагымны аңладым” - Интертат

Кешеләрнең матур истәлекләре, өмет-хыяллары һәм иң беренче шатлык-куанычлары мәктәп чоры белән тыгыз бәйләнгән. Шушы якты хатирәләрнең үзәгендә укытучы тора. Табигатьтә алтын, мул көз тантана иткәндә Укытучылар көнен билгеләп үтәбез. Бу көнне һәр кешенең үткән еллары турында уйлары, балачак хатирәләре ирексездән укытучылар белән бәйле мизгелләргә барып тоташа. Меңләгән укучылар рәхмәт хисләре белән мөгаллимнәрне искә ала, алар алдында баш ия. Нәкъ менә шушы хисләр укытучы өчен иң зур бәһа булып тора да.

“Укытучы - ул һөнәр генә түгел, ул тулы бер язмыш һәм яшәү рәвеше”, - ди язма герое, йөзләрчә укучыга белем орлыклары салган гыйлем иясе Фәрхат Зыятов.

 

Фәрхат Зыятов Арча районында гомер кичерә. Үз эшенә гашыйк, 42 еллык педагогик стажы булган, район мәгариф системасын үстерүгә үзеннән бәяләп бетермәслек зур өлеш керткән мөгаллимне районда белмәүчеләр сирәктер. Укытучылар нәселе диюгә, әлбәттә, иң элек күз алдына шушы абруйлы гаилә килә.



Фәрхат Зыятов бөтен гомерен мәктәпкә, балаларга, киләчәк өчен лаеклы алмаш үстерүгә багышланган. “Мин бу һөнәргә кечкенәдән килдем”, – ди ул. Балалар укытырга аңа 18 яшеннән керешергә туры килә. Кыенлыклар берсе артыннан берсе туып торса да, каушап калмый ул, куелган максатына һәм хыялларына кыю атлый, зур дәрәҗәләргә ирешә. Районда иң беренчеләрдән булып РСФСРның Халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы исеменә лаек була.

“Бала табып егерме минут узганнан соң әни вафат булды” 
 
- Мин 1947 елның 25 гыйнварендә Арча районы Чиканас авылында тудым. Гади колхозчы гаиләсендә үстем, бик бай яшәмәсәк тә, тамак тук, өс бөтен булды. Әнием Нәгыймә Яңа Кырлай авылы кызы. Әти белән алар 1929 гаилә коралар һәм җиде балага гомер бирәләр. Ишле гаиләдә мин бишенче бала булып дөньяга килгәнмен. Әти-әнием бик укымышлы, тырыш кешеләр иде. Бернинди эштән дә тартынып тормадылар, төрле җирдә хезмәт куйдылар. Әтием Гани нәрсәгә тотынса, шуны булдыра ала торган оста куллы иде. Һәрбер эштә төгәллек, җиренә җиткереп эшләүне таләп итте. Озак еллар умартачы булып эшләде, колхоз чүннигендә умарталар тотты. Әти данлыклы Кышкар мәдрәсәсен тәмамлаган. Фин сугышында катнаша, аннан исән-сау әйләнеп кайта. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтине янә фронтка алалар. Авылда беренчеләрдән булып сугышка китә ул. Суслонгер өйрәтү лагеренә эләгә, озак вакыт шунда була. Шулай ук әтигә Ленинград камалышын кичерергә туры килә, анда ул минага эләгеп каты яралана һәм аяксыз кала. Госпитальдә дәваланган вакытта әти әнигә хат язган. “Нәгыймә, мин хәзер тормышка яраклы түгел. Мин сиңа балаларны үстерергә дә ярдәм итә алмам, чөнки аяксыз калдым”, - диелә анда. “Гани, җаның гына исән кайтсын. Балаларны ничек тә үстерербез”, - дип әни җавап юллый. Әниемнең җилкәсенә күп авырлыклар төшсә дә, ул түзде. Көнне-төнгә бәйләп эшли иде. Әти дә сугыш кырында аякларын югалтып кайтса да, көр күңелле һәм ныклы рухлы була белде. 

 

Әни иртә үлеп китте, миңа ул вакытта өч кенә яшь иде. 1951 елда энем туды. Аны табып егерме минут узганнан соң, әнинең хәле авырлашты һәм ул вафат булды. Барысын да бүгенгедәй ачык хәтерлим, югалту ачысын бик авыр кичердем. Әнинең үле гәүдәсен алып чыгып киттеләр. "Әни, сине кая алып киттеләр. Әйдә, тор", - дип хәлдән тайганчы, артыннан чаптым.

Шуннан соң без үги ана кулында үстек, әти башка хатынга өйләнде. Үги ана безне үз канаты астына сыендырды, рәнҗетмәде. Яратты, тәрбияләде, без дә аны якын иттек, - дип балачагын искә алды Фәрхат Зыятов.

“Укырга теләдем, тик колхоз председателе паспортымны бирмәде” 

Фәрхат абыйга өч мәктәптә белем алырга туры килә. 1954 елда Чиканас башлангыч мәктәбенә укырга керә. Дүртенче сыйныфтан соң Өчиле мәктәбендә укый, ә унберенче сыйныфны Габдулла Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбендә тәмамлый. Уку дәверендә үзен бик актив һәм җәмәгать эшләрендә башлап йөрүче укучы буларак күрсәтә ул. 
 
 

Әтисе Гани улының умартачы булуын теләсә дә, Фәрхат абый мөгаллимлек һөнәрен якын итә. Кечкенәдән белемгә омтылуы, тырышып укуы, барлык фәннәрне дә тирәнтен үзләштерүе тора-бара шушы өлкәгә алып килә аны.

- 1965 елда мәктәпне уңышлы гына тәмамладым, кулга аттестат алдым. Мин кем булырга, нинди һөнәр сайларга кирәген төгәл генә уйламаган идем. Укырга кая барырга? – дигән сорау туды. Югары уку йортына керергә теләдем, тик колхоз председателе паспортымны бирмәде. Аның янына әллә ничә тапкыр кердем, кире борып чыгара иде. Ул вакытта колхозга эшче куллар кирәк, шуның өчен яшьләрне шәһәргә җибәрү ягында түгел иделәр. Җитмәсә, авылда кызу урак өсте.

Колхоз председателенең паспортымны бирмәве хакында әтигә кайтып сөйләдем. “Әти, институтка документлар тапшырырга кирәк. Минем укырга керәсем, белем аласым һәм зур урыннарда эшлисем килә. Колхоз преседателе Әнвәр абый паспортымны бирми. Бәлки, син аның белән сөйләшеп карарсың?” – дидем. “Улым, мин сине гомер буе җитәкләп йөри алмыйм. Бу тормышта барысына да үзеңә ирешергә, тырышырга кирәк. Син хәзер буй җиткән егет. Гомәр абыеңа кереп кара әле, ул ярдәм итми калмас”, - диде.

Күршедә Гомәр абый яши, ул колхозда хисапчы булып эшли. Әтинең киңәшен исәпкә алып аның янына киттем, булган хәлләрне аңлаттым. Ул икенче көнне үк председатель белән сөйләшеп миңа паспортымны тапшырды. “Фәрхат, зур кеше булып кайт. Яхшылап укы, безнең йөзгә кызыллык китермә. Сиңа зур өметләр баглыйбыз. Аннан соң яшь белгеч буларак авылга эшләргә кайтырсың”, - дип озатып калды Гомәр абый. Әй, шул вакытта куанганнарым. Янәсе, шәһәргә китәм һәм укырга, яхшы эшкә урнашып күп итеп акча эшли башлыйм. Тик шәһәрдә сине уңайлыклар, җайлы гына тормыш көтеп тормый шул. Әлбәттә, анда кочак җәеп каршы алучы булмады. Шәһәр – шәһәр инде ул: машиналар тыз-быз чаба, чит кешеләр синең яныңнан битараф кына узып китәләр, - ди Фәрхат абый.
 
“Имтиханнарны бирә алмыйча авылга кире әйләнеп кайттым” 

Теләсә нинди уңышка ирешү өчен бер мәртәбә булса да уңышсызлыкка да ирешеп карау кирәктер. Яшь егет Авыл хуҗалыгы институтына укырга керергә тели. Тик анда укырга керү өчен дүрт имтихан бирергә һәм уналты балл җыярга кирәк була. Ярты балы җитмичә, ул исемлектән төшеп кала.



- Мин татар мәктәбен тәмамлаган гади авыл баласы. Үч иткәндәй, дүрт фәннән дә имтиханнар рус телендә булды бит. Татарча укыган бала ничек русча җавап бирә алсын? Ике фәнне өчлегә бирдем, үндүрт балл гына җыя алдым. Күңелсезләнеп авылга кайтып киттем. Имтиханнарны тапшыра алмаганга шулкадәр оялдым, шулкадәр читенсендем, әйтеп бетергесез инде менә. Авыл урамыннан төшкәндә каршыга таныш-белешләр очрамасын иде дип, өйгә йөгереп кайтуым истә калган. Авылда сүз бик тиз тарала бит ул, яшереп калып булмый. “Фәрхат шәһәргә киткән булган, имтиханнарны бирә алмыйча кире әйләнеп кайткан”, - дип сөйләүчеләр табылды.

 

 

“Әти табиб булуыма каршы килде” 

Авылда кызу урак өсте, колхозга эшчеләр кирәк иде. Бригадир Гыйльметдин абый мине амбарга эшкә куйды. Шуңа да карамастан укырга керү теләге кимемәде, документларымны медицина көллиятенә тапшырып карарга булдым. Мәктәптә химия, биология, физика фәннәрен яхшы үзләштерә идем, - ди мәгариф ветераны.

 

Тик ике сугыш михнәтен кичкән Гани абый улының бу теләгенә каршы килә. “Улым, мин фронтларда никадәр кан, күз яше күрдем. Син дә шул кан, күз яше арасына керерсеңмени? Фин сугышыннан яраланып, Бөек Ватан сугышыннан аяксыз кайттым. Миңа бик күп тапкырлар пычак астына керергә туры килде. Авыруларның газаплануын күп күрдем. Бу котычкыч күренеш. Никадәр кешенең язмышы синең кулында булачак. Кирәкми,” – ди ул аңа.

“Гомерем заяга узмады, янәдән мөгаллим һөнәрен сайлар идем” 

- Хәзер кая барырга, нәрсә эшләргә дә белмичә аптырап калдым. Шул вакытта тормышымны тамырдан үзгәртерлек вакыйга булды. Мәктәп директоры Билал абыйның улы Данил энем янына кунакка менде. “Фәрхат абый, иртәгә сине әти Өчиле мәктәбенә чакырды. Сиңа бик җитди сүзе бар”, - диде.

15 сентябрь көнне мәктәпкә киттем, бу көнне бик яхшы хәтерлим. Үзем юл буе “Нәрсәгә чакырды икән? Нәрсә булган икән?” - дип уйланам.

Билал абый мине бик җитди кыяфәттә каршы алды. “Син нишләп авылда йөрисең? Укырга керә алмадың мени?” - дип сораштыра башлады. Мин еларга җитешеп имтиханнарны бирә алмавым хакында сөйләдем. Ул минем тыныч кына тыңлап торды да: “Син география фәнен ничек укыдың? Яхшы беләсеңме?” – ди. “География укытучысын алты айга армия хезмәтенә алдылар. Аның урынына син укучыларга дәрес бирерсең. Яхшымы?” - дип сүзен дәвам итте ул. Мин шунда ук ризалаштым. Күктән төшкән бәхет булды ул. Тормышымны шушы һөнәргә багышлавым, укучыларымда укытучы һөнәренә мәхәббәт тәрбияли алуым белән чиксез бәхетле мин. Гомерем заяга узмады, чөнки 42 ел тынгысыз, мактаулы хезмәт юлы аша уздым. Әгәр гомерне кире кайтарып булса, мин һич тә икеләнмичә, янәдән мөгаллим һөнәрен сайлар идем, - ди Фәрхат Зыятов.
 
“Бердәнбер өчле география фәненнән булды” 

- Мәктәп директоры Билал абый миннән документларны алды, аттестатны ачып карады. “Синең географиядән өчле билгесе тора бит”, - диде ул миңа. Бу өчле билгесе алуымның да үз тарихы бар.

Яңа Кырлайда безне география фәненнән Каюм абый укытты, ул хәзер гүр иясе. Аны искә алуым рухына дога булып барып ирешсен. Мин һәрвакыт арткы рәттә утыра идем, минем алда гына Кырлай малайлары. Күчерергә, карап сөйләргә бик оста иде алар. Мин андый була алмадым, гел тотыла идем. Шуның өчен үз тырышлыгым белән укып бардым. Барлык дәресләргә дә җентекләп әзерләнә идем.

Шулай бервакыт Каюм абый мине бастырды да, өй эшен сорый. Мин такта янына чыгып, бар белгәнемне тырышып сөйләп бирдем. “Зыятов, синең әзерлеген җитеп бетми”, - дип утыртты ул мине. Күчереп һәм карап сөйләүчеләргә бишле куя иде, минем бу күренешкә бик нык ачуым килде. Озак вакыт шулай дәвам итте әле, тик минем дә сабырлык бетте бит. Чирек чыгарыр вакыт җиткәч, түзмәдем.

Каюм абыйның чираттагы дәресе керә. Ул ишектән керүгә: “Зыятов, такта каршына чык та, соңгы теманы сөйләп бир”, - ди. “Мин бернәрсә дә белмим, чыкмыйм”, - дидем мин дә үҗәтләнеп. Каюм абый үч итеп аттестатка өчле билгесе куйды. Бердәнбер өчле шул география фәненнән булды минем.

Билал абыйга ничек бар шулай сөйләп бирдем. Ул каршы килмәде үзе, алты айга мине география укытучысы вазыйфасына билгеләде. Үзем белән уйнап үскән иптәшләремне укытырга туры килде миңа”, - дип искә ала укытучы.
 
“Беренче дәрестә укучыларны тыңлата алмадым” 

Фәрхат Зыятов беренче тапкыр дәрес биргәндәге дулкынлану хисен, сыйныф каршында каушап басып торуын, укучыларның өмет тулы күз карашларын яхшы хәтерли. Шактый гына вакыт үтсә дә, иң беренче эшли башлаган еллары һаман күз алдында.

 

- “Ничек башкарып чыгармын? Укучыларга төпле белем һәм тәрбия бирә алырмынмы? Әти-әниләре белән уртак тел табып булырмы?” - кебек сораулар туды. Үземнең һәрвакыт игътибар үзәгендә булачагымны аңладым. Чөнки һәр адымым, эш-гамәлем укучылар күз алдында булачак бит. Шуңа күрә беренче дәрестә аяк буыннары калтырады, йөрәк сикерде, уч төпләренә кадәр тирләп чыкты. Яшермим, куркытты... “Зыят” дип йөргән малайлар, хәзер миңа Фәрхат Ганиевич дип йөрергә тиеш булалар иде бит.

Беренче дәрестә мине сыйныфка Билал абый озата керде. “Укучылар, хәзер сезне география фәненнән Фәрхат абыегыз укытачак”, - диде ул. Иптәш малайлар аптырап калдылар, аннан соң “Фәрхат абый? Абый, абый?” - дип кычкыра-кычкыра көлергә тотындылар. Мин кызарып чыктым, оялдым. Тик югалып калмаска кирәклеген аңладым, тиз генә җитди кыяфәт ясарга тырыштым. Бер сыйныфта утыз тугыз укучы, барысы да мине тикшерә. Мин дә бар кыюлыгымны туплап дәресне башлап җибәрдем. Укучыларга беренче дәрестә муссон җилләре хакында сөйләдем. Мин дәрескә ныклап әзерләнгән идем, бар белгәнемне үтемле итеп аңлатырга керештем. Билал абый сыйныфта озак утырмады, дәреснең яртысында чыгып китте. Ә малайларга шул җитә калды. Дәрестә гамьнәре юк, шау-шу килергә һәм кирәкмәгән сораулар бирергә тотындылар бит. “Фәрхат, бүген нишлибез? Кич кызлар янына чыгабызмы? Шуны әйт син. Безгә Африкадагы муссон ни, мөссен ни”, - дип көлештеләр. Гомумән, никадәр генә тырышсам да беренче дәрестә мине тыңлаучы һәм теманы аңларга теләүче булмады.

Беренче дәрестән соң Өчиледән Чиканаска кадәр җәяү кайтырга чыктым. Мин дәрес биргән иптәш-укучыларым да мине куып җиттеләр. “Фәрит, Рәшит, Гәбделхак икенче дәрестә дә шулай мыскыл итеп утырсагыз, мин сезгә икеле куям”, - ди әйттем. Тик һаман шулай дәвам итте, алар мине укытучы буларак кабул итмәделәр. Ярый, шулай өч дәрес узды. Мин ничек тә түздем. Болай алга таба да дәвам итә алмый бит, нәрсә дә булса эшләргә кирәк иде.

Бервакыт яшьләр Чиканас клубына кичке уенга җыелды. Фәрит, Рәшит һәм Габделхак та шунда иделәр. Кич буе алар белән сөйләшмәдем, үзләрен бөтенләй күрмәмешкә салыштым. Янәсе, үпкәләдем аларга. Алар сүз башлап карыйлар, тик мин дәшмим. Шуннан соң аңладылар булса кирәк, чираттагы дәресне игътибар белән тыңлап утырдылар. Тора-бара бер гаиләгә әйләндек. Тәҗрибәм дә артты, - ди мөгаллим.

“Иң яраткан фәнем - татар әдәбияты булды” 

1965 елда армиядән география укытучысы кайта. Тик Фәрхат Зыятовның оештыру һәм белем бирү сәләтен күреп, мәктәп директоры аңа татар теле һәм әдәбияты фәненнән укытырга тәкъдим итә. Яшь мөгаллим ризалаша. Моңа Яңа Кырлайдагы укытучысы Гомәр Яруллинның да йогынтысы көчле була, әдәбиятка гашыйк егеткә юл күрсәтә.



- Мәктәптә укыганда иң яраткан фәнем - татар әдәбияты булды. Газетада язучылар, шагыйрьләр турында чыккан һәрбер мәгълүматны туплап бара идем. Кырлай мәктәбенә бик күп язучылар килә иде. Габдрахман Әпсәләмовка "Газинур" романын сөйләгәнем исемдә калган. Мәктәп директоры Гомәр абый миңа һәрвакыт язучылар килгәндә шигырь cөйләргә куша иде. Шулай бервакыт мәктәпкә Сибгәт Хәким килде. Бервакыт шагыйрь кебек кыланып, үзенә охшатып шигырь сөйләгәч: “Энем, син мине зурлап сөйләдеңме моны, хурлапмы?” - дигән иде.

Гомәр абый миңа педагогика көллиятендә белем алырга тәкъдим итте, шуннан соң читтән торып укырга кердем. Анда да сайлап алу имтиханнары булды, аларны уңышлы гына бирә алдым. Габдулла Тукайның иҗаты турында сочинение язырга кирәк иде. Габдулла Тукай - безнең халыкның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге. Аның шигырьләрен, әсәрләрен укып сокланмаган татар кешесе юктыр. Кыска гына гомере эчендә халык күңеленә керерлек әсәрләр иҗат итеп калдырган. Бу шәхеснең иҗаты миңа бик якын, аның хакында бик күп яза һәм сөйли алам, - ди ул.

Фәрхат Зыятов "Тукай Өчиледә" дигән китап авторы. Габдулла Тукайның Өчиледәге тормышы турында мәктәп дәреслекләре, фәнни китапларда мәгълүматларның бик аз булуы мөгаллимгә китап чыгарырга этәргеч була. Ул шагыйрь белән якыннан аралашкан кешеләр белән очраша, алардан мәгълүмат туплый. Әлеге китапны ветеран укытучы мәктәпләргә, әдәбият укытучыларына тарата. Әлеге китап мәгариф министрлыгы хезмәткәрләрендә дә зур кызыксыну уята. Шуннан соң Фәрхат Зыятовны алдынгы укучылар арасында үткәрелүче "Алтын медаль" бәйгесенә комиссия председателе итеп билгелиләр. Әлеге комиссияне биш елдан артык җитәкли ул. Мөгаллимнең исеме массакүләм мәгълүмат чараларында да еш ишетелә башлый. Аны чит төбәкләргә татар әдәбияты дәресләрен үткәрергә чакыралар. 

- Соңгы вакытта татар теле дәресләре кыскартылуы хакында еш ишетәбез. "Минем балама татар теле кирәкми, русча укысың. Югары уку йортына керү өчен рус телен камил белсә, шул җитә” дип фикер йөртүче ата-аналарны аңламыйм. Билгеле, шушы өлкәдә гомер буе эшләп килгән укытучыга бу күренешне күзәтү бик кызганыч. Саф татар авылы мәктәпләрендә укучы яшьләр дә үзара рус телендә аралаша бит. Хәзер яңа буын бик күп олпат язучыларны укымый-белми. Милләтне яшәтим дисәң, үз ана телеңне камил белү кирәк. Мәгариф системасында да бу катлаулы мәсьәләне чишү юлларын эзләсеннәр иде, - дип ветеран укытучы. 

 

 

“Укытучының фидакарь хезмәте аның укучыларында күренә”

 

Укытучы даими рәвештә үзенең белемен камилләштерергә тиеш. Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә уңышлы нәтиҗәләр бирә. Фәрхат абый Зыятов та белем күтәрү курсларында укуы, семинарларда, һөнәри конкурсларда еш катнашуы хакында әйтте. Республика дәрәҗәсендә үткәрелгән укытучылар арасындагы бәйгедә җиңү яулап кайта ул. Шуннан соң озак та үтми РСФСРның Халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы исеменә лаек була.

- Мәктәпкә ел саен комиссия, тикшерүләр килеп торды. Районга мәгариф министрлыгыннан килүчеләрне минем дәресне карарга җибәрәрләр иде. Мәктәп директоры да тәмам туйды булса кирәк. "Зыятов, синең аркада хәзер тагын комиссия килә инде", - дип еш әйтә иде.

Шулай бервакыт мәктәп директоры Казанга квалификация күтәрү курсларына китте. Теркәлү узганда аннан: "Сез кайсы мәктәптән килдегез?" - дип сораганнар. Ул Өчиледән булуын әйткән. "Данлыклы Зыятов мәктәбеннән килгәнсез икән", - дигәннәр. Бик күпләр Өчиле мәктәбен минем исем белән атап йөртте. Минем өчен бу зур горурлык, дәрәҗә иде, - дип искә ала укытучы.



Намуслы, тырыш хезмәте өчен күп тапкырлар грамота, рәхмәт хатлары, медальләр белән бүләкләнгән педагогик хезмәт ветераны. Тик үзе әйтүенчә, аның өчен иң зур бүләк – укучыларының рәхмәте. Ул укучыларны белеме белән генә түгел, холык-фигыле, сөйләшү әдәбе, якты йөзе һәм эчкерсез булуы белән дә тәрбияли алган. Бүгенге көндә һөнәренең дәвамчыларын күреп шатлана ул. Әлеге остазда белем алган егермедән артык укучы, укытучы һөнәрен сайлап, районның төрле мәктәпләрендә балаларга мәгърифәт нуры өләшә. Мәктәптә хезмәт итү дәверендә 28 укучыны кулларыннан җитәкләп татар теле бүлегенә укырга керткән ул.

- Укытучының фидакарь хезмәте аның укучыларында күренә. Әгәр уңышка ирешә һәм бу тормышта үз урыннарын тапканнар икән, димәк, тырышлыгым бушка китмәгән. Хәзер менә ничә еллар узгач та, укучыларым рәхмәтләрен җиткерәләр, хәл-әхвәлләрне сорашалар. Бәйрәмнәрдә кочак-кочак чәчәк бәйләме китерәләр. Бу вакытта хезмәтеңнең юкка булмавына, дөрес һөнәр сайлаганыңа тагын бер кат инанасың.

Мин һәр укучыга шәхес итеп карадым. Шул вакытта гына баланың үз-үзенә ышанычы арта. Аннан соң укучыларны “яхшы”, “начар” дип аермадым. Һәрбер укучының да бик күп яхшы яклары һәм уңай сыйфатлары була, аны укытучы күрергә һәм үстерә белергә тиеш. Мәсәлән, бакчада үсеп утыручы чәчәкләрне генә алыйк. Алар матур булып үссен, чәчәк атсың өчен тәрбия кирәк. Укучылар белән дә шулай ук. Мәктәптә укучылар белән төрле хәлләр булды. Күңелсезлекләр дә килеп чыга, борчу-мәшәкатьләр дә җитәрлек иде. Битараф булмаска кирәк, - ди Фәрхат Зыятов.

“Бала югалту хәсрәте бик авыр, сөйләп бетерә торган түгел” 

Укучыларының олы абруен казанган укытучы булудан тыш Фәрхат абый гомер сукмагы буйлап янәшә атлаучы хатыны Мәрьямнең һәм балалары белән оныкларының олы терәге дә.

Ветеран укытучы төзәтелмәслек йөрәк яралары белән дә уртаклашты. Газиз улын югалту хәсрәте белән һич кенә дә килешергә теләми ул. Вакыт барлык яраларны да дәвалый дисәләр дә, Фәрхат абыйның ул яңара гына бара кебек.

- Тормыш иптәшем Мәрьям дә мөгаллим, мәктәптә рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укытты. Аның белән ике малай тәрбияләп үстердек. Тәртипле, итагатьле булып үстеләр. Кечкенәдән хезмәтне яраттылар. Мәктәптә дә яхшы укыдылар. Олы улыбыз Айрат безнең хезмәт юлын сайлады, укытучылар нәселен дәвам итте. Оста курайчы иде. Кызганыч, гомере кыска булды. 45 яшендә яман шеш авыруы белән безнең арабыздан китте. Аны уйламаган, искә алмаган бер генә көнем дә юк. Бала югалту хәсрәте бик авыр, сөйләп бетерә торган түгел. Иңнәр күтәрә алмаслык хәсрәт ул. Газиз улыбызны югалту тормышның бар ямен алды. Улыбыз Айрат үлгәннән соң "Кеше китә - җыры кала" дигән китабын бастырып чыгардык. Анда Айратның шигырьләре тупланган.



- Айратның тормыш иптәше Дилбәр дә укытучы. Бик матур яшәделәр. Ике бала тәрбияләп үстерделәр. Оныгыбыз Дилә Арча педагогика көллиятен тәмамлады. Узган ел Мәдәният институтының режиссерлар әзерләү бүлегенә укырга керде. Тагын бер оныгыбыз Илгиз дә Арча педагогика көллияте студенты. Якын киләчәктә физик культура укытучысы булачак, - дип таныштырды Фәрхат абый.
 
“Улыбызны сагынып яшибез, аралар ерак” 

Икенче уллары Фәнис, мәктәпне тәмамлап, Арча педучилищесында бер ел укыганнан соң, 1993 елда Төркиягә укырга китә. Бер ел Измир каласында төрек телен өйрәнеп, Конья шәһәрендәге Сельчук университетына укырга керә. Анда хокук факультетында белем ала. Шул ук уку йортында аспирантура бетерә. Хәзерге вакытта Анталиядә адвокат-юрист булып эшли, хокук фәннәре кандидаты.

 

- Шулай бервакыт мине мәгариф идарәсенә чакырып алдылар. "Фәрхат абый, безнең районнан Төркиягә укучылар җыялар. Улыгыз Фәнисне шунда җибәрсәк, нәрсә диярсез?" - ди. Өйгә кайтканнан соң барыбыз бергә утырып сөйләштек. Мәрьям җибәрергә теләмәде, елый ук башлады. "Әти-әни, бик кызык тәкъдим бу. Мин риза", - диде Фәнис. Без каршы килмәдек. 1993 елдан бирле Фәнис шунда яши. Бик сагынып яшибез, бик еш кайта алмыйлар. Аралар ерак.



Фәнис шунда гаилә корды, киленебез Себер татары. Безгә укытучылар гына очрап тора, ул киленебез Бану да укытучы булып хезмәт итә. Аларның ике баласы бар. Кызлары Рәйхан рәссам, уллары Туфан җиденче сыйныфта белем ала, - диде ул.

“Бернәрсәсез калдык, йортыбыз кара көлгә әйләнде” 

Зыятовлар гаиләсе 1974 елда Чиканастан Өчиле авылына күченә, зур йорт җиткереп чыгалар. Тик 2014 елның 12 июнендә күрше йортта янгын чыга, шуның нәтиҗәсендә алар урамда кала.  Дәвамы: https://intertat.tatar

 

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Ләйлә Хәкимова, гаилә архивыннан, arskmedia.ru

https://intertat.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: