Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Венчание яки никах кына җитәме: дин әһелләренең ЗАГС штампына мөнәсәбәте

Кайбер танышларым никах, яисә венчание белән генә тора. Рәсми өйләнешми. “Нәрсәгә кирәк ул ЗАГСка барырга” дигән сүзләрне дә ишеткәнем булды. Дөньяда төрле хәлләр була, әгәр ирең, хатының кинәт үлеп китсә нишләргә җыенасың дигән сорауга үпкә белдерәләр иде. Венчание, яисә никах белән генә торучы кешеләрнең тормышы нинди, дин бу мәсьәләгә ничек карый? Бу хакта алар “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

"Йөккә узганга туй булмады"

Геройларымның исемнәре үзгәртелде. Алия Ришат белән мәктәптән үк таныш.

“Ул гел минем чәчемнән тартып, елатып бетерә иде. Яратмадым шуны. Үзәгемә мәктәптә вакытта ук үтте. Кыш көннәрендә көн дә карга батырып өйгә кайтарып җибәрә иде. Китап-дәфтәрләремне ертып, бозып бетерде. Көн дә мәктәптән елап кайттым. Әниләрем килеп, аны ачуланып та карадылар. Бернәрсә дә үзгәрмәде. Бөтен сыйныфтагы кызлардан ул мине генә өнәп бетерми иде. Нишләп шулай яратмаганын озак кына аңлый алмадым. 

Унынчы сыйныфта бөтенебез җыелып кинога бардык. Бәхетемә сыер баскандыр инде, билетлар янда туры килде. Сәгать ярым Ришат белән утырасым килмәде. Ниндидер куркыныч кино иде ул. Хәзер исемен хәтерләмим. Кердек. Утырдык. Карыйбыз. Куркыныч булганда Ришат миңа таба елыша башлады. “Куркак икән син!” дип көлдем мин аннан. Ул ачуланып җилкәмнән тешләп алды. Авыртудан кычкырып җибәрдем, кешеләр борылып карагач, и оялганымны белсәң. Терсәк белән кабыргасына төрттем. Утырабыз. Мин дә курка башладым. Менә куркыныч момент. Мин тын алырга да куркып торам. Чытырдап урындыкка ябыштым. Тагын Ришат тешләмәсенме. Аның турында нәрсә уйлаганымны әйтергә дип борылганда, ул, кинәт якынаеп, мине үбеп алды”, - дип искә ала Алия Ришат белән йөри башлаган вакытын.

- Күпме йөргәннән соң өйләнешергә булдыгыз?

- Дүрт елдан соң. Безне кешеләр аерылырга өндиләр иде. Икебез дә кызу канлы кешеләр. Талашмыйча бер көн дә үтми иде. Ул миңа кычкыра, мин үпкәләп китеп барам. Ул дуслашырга килә, мин кычкырам, ул үпкәләп китеп бара. Ничек аерылмаганга үзем дә аптырыйм.

- Ничек тәкъдим ясады?

- Карга батырып. Декабрь ае. Урамда салкын. Без ике тиле кебек урамда туңып йөрибез. Ришат кафега барырга тәкъдим итте. Мин ризалаштым. Ашап чыктык. Шул ризыктан күңелем болгана башлады. Теләсә кая алып барасың диеп тагын талашып, мин өйгә кереп киттем. Көн дә күңел болгана башлагач, тикшеренергә бардым. Мин йөккә узган идем. Ришатка бу хакта урамда йөргән вакытта әйттем. Ул катып калды, агарынды. Бер-ике минут дәшми торганнан соң, кочаклап, минем белән карга чумды. “Чык миңа кияүгә, башка карга батырмыйм, үпкәләтмим”, - диде. Ризалаштым инде.

- Ни өчен никах кына ясарга булдыгыз?

- Әти-әнисе каршы чыкты. Минем йөккә узганны белгәч, нәрсә генә ишетмәдем! Туйда ак күлмәкне чиста кызлар гына кия диделәр миңа. Башымны иеп тыңлап тордым. Дәшмәдем. Балага әти кирәк. Берүзем генә үстерә алмас идем. Никахка да 5 кеше генә чакырылды. Минем әти-әни, Ришатның әти-әнисе, мулла. Бетте. Табында мин пешергән ризыклар, әз генә тәм-том алганнар иде.

- Ришат нәрсә диде соң?

- Ул әтиләре белән килеште. Бала булганга гына өйләнәм диде. Аның хыялы кызга өйләнү булган. Тик ул минем беренче һәм соңгы ир-ат булганын никтер оныткан...

- Димәк, барысы да сине гаепләде?

- Әйе. Үземнең әти-әни өйләнгәненә рәхмәт әйт диделәр. Рәсми никах теркәлү булмады. Закон каршында без бер-беребезгә беркем түгел.

- Ришат белән үзеңне борчыган проблемалар турында сөйләшкәнең бармы соң?

- Әйткәнем булды. Бала тапкач та, “Бала бит, әйдә ЗАГСка барабыз” дип тә әйтеп карадым. Тыңламады. Ул кырысрак кеше. Әти-әни сүзен тыңлый. Мин хәзер аның алдында хыялын чынга ашырырга мөмкинлек бирмәгән бер хатын гына. Никах белән генә торабыз. Минем нидер әйтергә хакым юк.

Телефон мәхәббәте

Александр белән Мария өйләнешкәненә 4 ел. “Безне дус кызым таныштырды. Аның абыйсы бер тапкыр өйләнеп аерылган иде. Венчание узмаган, алар ЗАГС ка барып язылышып, зур туй үткәргән иделәр. Ярты ел да тормадылар, хатыны хыянәт итеп, аерылдылар. 

Бер елдан соң мин Александр белән таныштым. Дус кызымның туган көне иде. Мин аны күрүгә ошаттым. Дус кызым да каршы булмады, “Туганлашсак, мин шат булачакмын” диде. Абыйсы миңа карамады гына. Дус кызымнан телефон номерын алып, аңа яза башладым. Ул җавап бирде. Үзе шалтыратырга булды. Сеңлесенең дус кызы шалтыраткан белми иде. 

Без сөйләшеп киттек. Дүрт ай телефоннан сөйләшкәннән соң, ул минем белән очрашырга булды. Мин каршы килдем. Күрешсәк, мөнәсәбәтләр начарланыр дип уйладым. Ләкин ул күрешергә өндәде. Мин бөтенләй сөйләшүдән туктадым. Дус кызым шалтыратканда да телефонны алмадым. Үз эчемә бикләндем. Урамга да чыкмадым. Ризыкны заказга гына чакырта идем. 

Александрны яратканны аңладым. Ул мине кабул итә алмас дип бик озак еладым. Башка шәһәргә китәргә булдым. Самарадан ерак булмаган Сызраньда эш таптым. Фатирыма кешеләр кертергә уйладым. Башка шәһәрдә Сашаны онытырмын дип үземне тынычландырдым. Киемнәремне җыйдым. Соңгы тапкыр утырып чәй эчәсем килде. Рестораннан ашарга заказ бирдем. Звонокка баскач, әллә ни уйламыйча гына ишекне ачтым. Анда Саша басып тора иде. “Привет, кая җыендың, мин сине әле беркая да җибәрмәдем” ди. Дус кызым барысын да сөйләп биргән булып чыкты. Сызраньга шулай бармый калдым”, - дип сөйли Мария.

- Кайчан өйләнешергә булдыгыз?

- Шул ук көнне. Мин җыендым да без чиркәүгә киттек.

- Рәсми теркәргә теләдегезме?

- Юк. Саша ЗАГС ка барырга курка. Бер өйләнгәннән соң рәсми теркәсәк, аерылырбыз дип курка. Мин аның белән ризалашам. Без Ходай каршында ир белән хатын. Без гомерлеккә бер-беребезгә бәйләнгән. Теге дөньяда да бергә булачакбыз. Миңа рәсми штамп кирәкми. Ул мине ярата, ә мин аны. Башка әйбер мөһим түгел.

Бу мәсьәләгә дин ничек карый икән?

“Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бу проблемага ачыклык кертте.

“Әлбәттә, бу мәсьәлә бик специфик, әгәр дә мөселман хатын-кызы никахка гына ризалашып торса. Ул тора ала. Ләкин без шушы дәүләттә яшибез, шушы хөкемәткә буйсынабыз. ЗАГС мәсьәләсе бик мөһим. Балалар тугач, шушы әтинең балалары дип саналсын өчен никахны рәсми теркәргә кирәк. Аерылышу була калса, хатын-кыз бит беркем түгел, бергә тору дигән әйберне хөкүмәт кабул итми. Шул яктан рәсми язылышу хәерле. 

Әйе, ирләр ЗАГСны бик яратмыйдыр. Бергә булдырган милек, башка мәсьәләләре дә чыга. ЗАГС кирәкле, кызлар онытмасын. Иренең никах белән генә торасы килсә, ул үзен ничек тотарга тиеш. Мондый вакытта без никах вакытында контракт төзү тәкъдим итәбез. Әти-әни, шаһитләр каршында булсын. Ул берәр файда китерер”, - дип сөйләде Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Христиан динендә бу мәсьәләгә мөнәсәбәт нинди?

Алексей Егоров, атакай. “Безнең чиркәүдә ЗАГС теркәвеннән башка венчание узмый. Мина кайвакыт паспортта штамп булмый гына венчание уздырырга сорап киләләр. “Юк” дигән җавапка бик нык үпкәлиләр. Чиркәү белән дәүләт берләшүе хакында сөйли башлыйлар. Минем фикеремчә, әгәр яратсаң башта ЗАГСта теркәлү узасың, дөньяда төрле хәлләр була бит. Кайбер хатын-кызлар венчание генә уздырганнар, ире үлеп, иренең туганнары өйдән куып чыгарганнар. Шуңа күрә хатын-кызларга аңлатырга тырышам, әгәр ир-ат яратса, ул венчаниегә кадәр башта рәсми өйләнешүне теркәргә тиеш”, - дип сөйләде Алексей Егоров.

Кирилл Зимин, атакай. “Өйләнешү рәсми булырга тиеш. Венчание ир-белән хатынның килешүе буенча гына булырга тиеш”, - дип сөйләде Кирилл Зимин.

Венчание, никах,  кирәк, әлбәттә. “Ходай каршында ир белән хатын буласың. Күкләрдә языла” диләр. Әйе, бу дөрес. Ләкин, реаль тормыш турында да уйларга кирәк, миңа калса. Күктә язылган, рәсми документта булмый. Күктә язганны, берәр хәл була калса, син берничек тә дәлилли алмыйсың. Бу хакта уйланырга кирәктер бәлки...

 

Автор: Назлыгөл МӘСӘЛИМОВА

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев