Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ватрушкалар - рецепт

Рецепт.

2 стакан он, 0,5 стакан шикәр комы, 0,5 стакан сөт, 2 аш кашыгы атланмай, 2 йомырка, 10 г коры чүпрә, 0,25 балкашык тоз, камырга сылау өчен 1 йомырка, шикәр оны.

Эчлек өчен: 200 г эремчек, 1 йомырка, 1,5 аш кашыгы шикәр комы, 1 балкашык он, 50 г йөзем, 6 аш кашыгы мәк, 3 аш кашыгы бал.

Чүпрәне җылы сөттә эретергә. Тоз, шикәр комы, йомырка өстәп болгатырга. Иләнгән он кушып, бүлмә температурасында йомшартылган атланмай өстәп, камыр басарга һәм азык пленкасы белән каплап, җылы урынга куярга. 2-2,5 сәгатьтән соң, кабарган камырны баскалап, пленка астында тагын 40-50 минут тотарга. Йөземне җылы суда чайкатырга. Эремчеккә шикәр оны кушып, йомырка, он һәм йөзем өстәп, яхшылап болгатырга.
Мәкне җылы суда чайкарга һәм вак тишекле сөзгечкә салып, суын саркытырга. Аннары мәкне кәстрүлгә салырга, бал өстәргә һәм сүрән утта бертуктаусыз болгата-болгата, 10 минутлап кайнатырга. Камырны тагын бер кат басарга һәм он сибелгән куна тактасына салып, 5-6 см калынлыкта озынча итеп тәгәрәтергә. Шуны тигез 10 кисәккә бүлеп, барысын да шар формасында түгәрәкләргә.
Табага он сибәргә һәм шар формасындагы камыр кисәкләрен бер-берсеннән 5 әр см ара калдырып тезәргә. Агач тукмак белән белән шарларда уемнар ясарга. Ватрушкаларның бер өлешенә эремчек, ә калганнарына мәк эчлеге салырга. Мәк әйләнәсенә кулинария капчыгы ярдәмендә матурлап эремчек салырга. Табадагы ватрушкалар өстенә тастымал каплап, 30 минут тотарга.
Аннары ватрушкаларга җиңелчә генә тугланган йомырка сыларга да 180 градус кызулыктагы духовкада 40 минутлап пешерергә.

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев