Саба ТВ

Ванилинлы кабартма

Ванилинлы кабартма рецепты.

2 а.к. эремчек
1 ст он
2 йомырка
3-4 а.к. шикәр комы
0.5 ч.к чәй содасы
1 ч.к. ванилин
шикәр оны
үсемлек мае.

Эремчек, он, йомырка, чәй содасы, ванилин һәм шикәр комын туглап, камыр басарга.

Камырны юеш кул белән өзеп алып, зәйтүн җимеше зурлыгында түгәрәкләр әвәләргә һәм кызган майда пешерергә.

Майда кабартмалар кабарырга тиеш. Кабартманы бөтен ягы да кызару белән майдан алырга һәм шикәр оны сибәргә.

https://vk.com/tatarshlari

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: