Эчлек өчен: 4-5 сусыл алма, 2-3 аш кашыгы джем (мин персик повидлосы кулландым).
Майны он белән уабыз. Шикәр комы, камыр көпшәкләндергеч, салкын су кушып, валчыкларны шар рәвешенә китерәбез дә икегә бүләбез. Таба төбенә уасы камыр зуррак булырга тиеш. Бер кисәк камырны пергамент кәгазе җәелгән табага кыргыч (терка) аша уабыз һәм тигезлибез. Кыргыч аша чыгарылган алмага повидло кушып болгатабыз да камыр өстенә салабыз. Эчлек таба кырына ук җәелми. Таба кырыннан бер-ике см кала. Өстенә икенче өлеш камырны уып, кызган мичкә пешерергә куябыз. 40 минут чамасы пешерәбез. Пешеп чыккач, суытып, чәй янына бирәбез! Тәмле булсын!
Реклама