Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Вакцинация сертификатының гамәлдә булу вакытын киметергә тәкъдим ителде

Эпидемиологик вазгыять начараю сәбәпле, илдә 30 октябрьдән эшләми торган көннәр режимы кертелде.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация турындагы сертификатларның гамәлдә булу вакытын ярты елга кадәр киметергә кирәк, чөнки антитәнчекләр бер елдан азрак саклана. Бу хакта ТАСС агентлыгы РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Урал федераль округындагы медицина профилактикасы буенча баш штаттан тыш белгече, медицина фәннәре докторы Сергей Токаревка сылтама белән хәбәр итә.

«Вакцинация турындагы сертификатның гамәлдә булу вакыты бер ел тәшкил итә, чөнки ул Ухань штаммына исәпләнгән, ә аның агрессивлыгы кимрәк», — диде Токарев.

Эксперт билгеләп үткәнчә, сертификатның гамәлдә булу вакытын «алты айга киметсәң яхшы булыр иде». Аның сүзләренчә, бу эш башкарылырга да мөмкин.

Килеп туган эпидемиологик вазгыять фонында төбәкләр коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча өстәмә чаралар күрергә кереште. Әйтик, Татарстанда 11 октябрьдән QR-кодлар системасы гамәлдә.

Шунысын да искәртик: эпидемиологик вазгыятьнең начараюына бәйле рәвештә илдә 30 октябрьдән (кайбер төбәкләрдә иртәрәк тә) эшләми торган көннәр режимы кертелде. Шул хактагы указны РФ Президенты Владимир Путин имзалады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев