Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

ВАКАНСИЯ: СӘЯХӘТ ИТКӘН ӨЧЕН 2 МИЛЛИОН!

Wowcher Британия компаниясе үзенең сайтында яңа вакансия урнаштырган: алар сәяхәтче эзлиләр. Хезмәт хакы елына 2 миллион сум дип билгеләнә.

Сайтта язылганча, сәяхәтче-блогер үзе теләгән кеше белән 40 ил гизәчәк. Тик блогер сүзе монда юкка гына түгел, чөнки әлеге эшкә алынган кеше YouTube каналда, социаль челтәрләрдә һәм төрле блогларда үзенең сәяхәте турында хроника алып барырга тиеш булачак. 

Блогер Лас-Вегас, Нью-Йорк, Бали, Таиланд, Диснейленд (Париж), Дубай, Исландия һәм башка туристик җирләргә барачак.

Әлеге вакансиягә конкурста катнашырга теләүче кеше компаниянең инстаграмына үзе турында 30 секундлык видео төшереп җибәрергә тиеш   (бу елның 30нчы декабренә чаклы).

Реклама

Фото: pixabay.com

Чыганак: yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев