Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

⚡Узган тәүлектә күрше районда - Балтачта тагын 3 кеше коронавирус йоктырган, Татарстанда коронавируслы пациент үлеменең 1нче очрагы теркәлгән

Узган тәүлектә республикабызда коронавирус йотыруның 65 яңа очрагы, ни кызганыч 1 пациентның үлем очрагы да теркәлгән.

Авыру йоктыручыларның алтысы хастаханәләргә урнаштырылган, 59ы амбулатор рәвештә өйләрендә дәваланалар, карантинда утыралар. Вирус йоктыручыларның 7 очрагы читтән кайтучылар булса, 58е авырулар белән элемтәдә булучылыр диелә Татарстан республикасы коронавируска каршы көрәш штабы мәгълүматында.

Авыручылар яшьләре буенча түбәдәгечә бүленә:

18 яшькә кадәр – 8
18дән 30га кадәр – 12
30дан 50гә кадәр – 18
50дән 60ка кадәр – 12
60тан 70кә кадәр – 8
70тән 80гә кадәр – 4
80нән 90га кадәр – 3.

Яшәү урыннары буенча:

Казан – 21
Яр Чаллы – 6
Әгерҗе – 1
Актаныш – 1
Тукай – 1
Сарман – 1
Балтач – 3
Яшел Үзән – 3
Чүпрәле – 3
Нурлат – 1
Чистай – 4
Алабуга – 5
Әтнә – 6
Теләче – 4
Арча – 4
Питрәч – 1

Барлык савыгучылар саны бүгенгә - 78 кеше, өчесе бүгенгә туры килә.

Шулай ук бүгенгә Татарстанда COVID-19 вируслы беренче пациентның үлеме теркәлгән. Кичә, ягъни, 27нче апрель көнне Яр Чаллы хастаханәсендә 1950нче елгы ир-атның вафат булган. Әлеге пациент 13нче апрель көнне Яр Чаллы шәһәре йогышлы чирләне дәвалау хастаханәсенә урнаштырыла. 15нче апрельдә исә авыр хәлдә COVID-19 яңа таҗлы вирусы, хастаханәгә килгәнче ике яклап полисегментар үпкә кабаруы (пневмония) булган  дигән диагноз белән икенче номерлы шәһәр хастаханәсенә күчерелә. Йөрәк-кан тамырлары авыруыннан интеккән.

23нче апрельдә үпкәләрне ясалма сулыш алдыру аппаратына (ИВЛ) тоташтырылган.

Диагнозы экспертиза юлы белән расланган.

Якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Үз-үзегезне саклагыз.

Татарстанлыларны үзизоляция режимы таләпләрен катгый үтәргә чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев