Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Узган елда инвалидларны эшкә урнаштыру буенча алдынгы һәм артта калган районнар билгеле

Татарстан – инвалидларны эшкә урнаштыру күрсәткече буенча алдынгы төбәк.

Татарстанда узган 2018 елда инвалидларны эшкә урнаштыру буенча алдынгы һәм артта калган районнар билгеле. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында мәгълүм булды.

Эшләүче инвалидлар саны буенча Әтнә (42 процент), Саба (39,5 процент), Теләче (37,8 процент), Түбән Кама (37,8 процент), Алексеевск (36,6 процент) районнары лидерлар булып тора. Әгерҗе (21,4 процент), Аксубай (22,9 процент), Балык Бистәсе (23,1 процент), Кукмара (23,4 процент), Чүпрәле (23,7 процент), Мөслим (24,7 процент) районнарында мәшгуль инвалидлар саны кимрәк.

Азнакай, Алексеевск, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Чирмешән районнарында инвалидларны бюджет оешмаларында эшкә урнаштыру юк дәрәҗәсендә.

“Республикабыз хезмәткә яраклы яшьтәге инвалидларны эшкә урнаштыру буенча лидерлар арасына керде, ул 31,5 процент тәшкил итә. Россия буенча уртача күрсәткеч 26 процентка тәңгәл”, - диде ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

 

Реклама

Аның әйтүенчә, мәшгульлек үзәкләре аша 1856 инвалид эш тапкан. Бу шушы хезмәтләргә мөрәҗәгать иткән инвалидларның 53 процентын тәшкил итә. “2019 елга бурыч – республикада инвалидларны эш белән тәэмин итү дәрәҗәсен эшкә яраклы яшьтәге инвалидлар саныннан 34 процентка кадәр җиткерү”, - диде министр.

 

Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

Фото: https://pixabay.com/

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев