Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Узган ел Сабада 91 пенсионер компьютер курсларында белем алган

Быел да Тимершык, Лесхоз мәктәпләрендә компьютер үзләштерү дәресләре дәвам итә.

(Казан, 24 март, “Татар-информ”, “Саба таңнары”, Фәнил Мәүлетов). Узган ел Саба районы идарәсе мәктәпләр базасында оештырган курсларда 91 пенсионер бушлай компьютер белеме алган иде. “Саба таңнары” шул хакта яза.

Быел да Шәмәрдәндә – 14, Сабада 13 кеше белем алды. Тимершык, Лесхоз мәктәпләрендә компьютер үзләштерү дәресләре дәвам итә.

Укытуның максаты – райондашларыбыз өчен заманча компьютер технологияләрен кулланып, өйдән чыкмыйча гына мәгълүмат алу, электрон дәүләт хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеге тудыру.

Реклама

Дәресләр барышында өлкәннәр бөтендөнья интернет челтәре мөмкинлекләрен, электрон почтадан, электрон дәүләт хез­мәтләреннән файдаланырга, компьютерда текстлар язарга, социаль челтәрләрдә эшләргә өйрәнәләр. Ә теләүчеләр алган белемнәрен сынар өчен конкурста да катнаша ала. 

 

Фото: saby-rt.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев