Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ут сорарга күрше юк. Авыллар түзгәнне шәһәрдә авыр кичерәләр

Ут бетте!.. Бу хәбәр шул дәрәҗәдә куркыныч яңгырарга мөмкин икән ләбаса. Дүшәмбе кичендә Казанның өч районы көтмәгәндә караңгылыкка чумды. Татарстан башкаласында яшәүче 100 меңгә якын кеше кыш уртасында утсыз, сусыз, җылылыксыз, хәтта элемтәсез калды. Зур хыяллар белән яшәгән бүгенге тормышыбызны җимерү өчен шәм яктысы да җитәме?

Казанга тагын бер атама бир­деләр. Соңгы вакыйгалар уңаен­нан, үзәк каналлар Татарстан баш­каласы турында "илнең иң караңгы шәһәре" дип сөйләде. Тел байлыгыбыз да артты кебек. Утсыз калганнан соң, бөтенесе "блэкаут" дип такылдый баш­ла­гач, абый-апаларга да инглиз телендәге әлеге сүзнең нәрсә аңлатканын интернеттан карарга туры килде. Кыскасы, караңгы­лык­ка чумдык. Казан халкын ап­тырашта калдырган һәм борчуга салган вакыйганың сәбәпләрен икенче көнне генә әйттеләр. "Се­тевая компания" җәмгыятенең рәсми сайтыннан алынган мәгъ­лүматларга караганда, яңа төзе­лүче торак комплексына инже­нер коммуникацияләре үткәргән­дә, горизонталь бораулау эше башкарганнар. Төзүчеләр көн­ара­лаш ике кабель линиясенә зыян китергән. Шуның аркасында 110 кВлы ике подстанция - "Со­ветская" һәм "Горки" сүнгән. Соңрак шәһәрнең Вахитов һәм Совет районнарында яшәү­че­ләрдән дә шундый ук эчтә­лектәге шалтыратулар килә башлаган.

Коткаручылар әйтүенчә, яшәүчеләр саны 96 мең 700 кешегә җиткән күпкатлы йортларда, 29 балалар бакчасында һәм 21 мәктәптә ут беткән. Шулай ук "Олимп", "Южный", "Горки Парк" сәүдә үзәкләре күзгә төрт­сәң күренмәслек караң­гылыкка чумган. Гадәттән тыш хәл аркасында "Казэн­ерго"ның уннан артык котельнясы, "Водоканал"­ның насос станцияләре һәм электр транспорты туктап калган. Шуңа күрә кайбер йортларда ут белән бергә җылылык та, су да бетте. Әле ярый урамда 30 градус салкын түгел. Югыйсә өч сәгать чамасы дәвам иткән утсызлык ни белән тәмамланырга мөмкин икәнен күз алдына да китерү кыен. Караң­гылыкка чумган Казанны коткару өчен "Сетевая компания" бинасында Татарстан Премьер-ми­нистры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов җитәкчелеген­дәге штаб та оешты.

Шырпы "алтын" бәясендә

Өйләрдә ут беткәнен юлдагылар да сизде. Шәһәр урамнарында шунда ук зур "бөке"ләр хасил булды. "Светофорлар сүнгәч, юл хәрәкәтен тәртипкә салу өчен 19 экипажны чыгардык", - дип сөй­ләгән Татарстан буенча ЮХИДИ башлыгы Ленар Габдерахманов. Аның әйтүенчә, гадәттән тыш хәл юл һәлакәтләре саны артуга китермәгән. Юлдагы хәлләр турында рульдә утыручылар социаль челтәрләрдә актив язды. "Казанда юлда йөрү кагыйдә­ләрен берәү дә белми, ахры. Светофорлар эшләмәгәч, ничек теләсәләр, шулай йөриләр", - дип язып куйган үзен Ильяс дип таныштырган ир-ат. "Урамдагы баганаларда ут юк, светофорлар эшләми, илнең өченче башкаласында юлдагы иминлекне тәэмин итү өчен резервтагы электр энергиясе чыганагы каралмаганмы икәнни?" - дигән Артур Низамиев. Ленар Габдерахманов сүзләренә караганда, "бөке"ләр "ашыгыч ярдәм" машиналары һәм башка махсус транспорт эшенә комачау итмәгән.


Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат сәр­катибе Айгөл Сәлимҗанова әй­түенчә, караңгылыкка чуму аркасында медицина учреж­дение­ләре эшенә хилафлык килмәгән. Дөрес, шәһәрнең 18 нче номерлы ха­с­таханәсендә ут беткән. Бинаны резервтагы чыганакка тоташтырганнар. "Ут бетү аркасында, Казан урамнарында беркем дә зыян күрмәгән", - ди Айгөл Сәлимҗа­нова. Ашыгыч ярдәм таләп ителде үзе. Тик табиблардан түгел, ә идарәче компанияләр вәкиллә­рен­нән. Казанда йөздән артык кеше лифтта бикләнеп калган. "Ун яшьлек улымны бик­ләнгән лифттан чыгарганчы, кырык минут чамасы вакыт узды, - дип сөйләде башкаланың Универсиада проспектындагы йорт­ларның бер­сендә яшәүче Гүзәл Хәкимова. - Мин эштә идем. Әле ярый кунакка туганым кайткан иде. Ут беткәч, апам, баланың кайтырга вакыты җитүен чамалап, аңа каршы чыгарга уйлаган. Лифт янына җиткәч, эчтә берәрсе бикләнеп калмадымы икән дип, кычкырып эндәшкән. Гаделнең бикләнеп калганын шунда гына белгән. Ул көнне улым кесә телефонын да өйдә онытып чыгып киткән иде. Коткаручылар 15-20 минут эчендә килеп җиткән. Бала курыкканын артык сиздермәскә тырыша".

Ут бетүгә, социаль челтәрләр­дә бер-бер артлы шомлы хәбәр­ләр пәйда була башлады. Кайдадыр трансформатор шартлаган... Шә­һәрдә бик зур авария булган... Шул ук вакытта рәсми чыганак­ларның бернинди аңлатма бир­мәве шик-шөбһәләрне тагын да арттырды. Утны кайчан бирәчәк­ләрен дә төгәл әйтмәделәр. Бераздан кесә телефоннары, гому­мән дә, эшләми башлады. Элемтә операторла­рының берсе хәбәр итүенчә, га­дәттән тыш хәл чыккач, база стан­цияләрен резервтагы чы­ганак­ларга күчергәннәр. Тик бу гына җитмәгән, күрәсең. Хәер, берәүнең дә кесә җиһазы тик ятмады. Аны фонарь буларак файдаландылар. Ут беткәч шул аңлашылды: фатирда (ә бүген күп йортларда газ түгел, электр плитәсе урнаштырылган) фонарь, шәм түгел, хәтта гап-гади шырпы да юк. Шәһәрдә күршеләр белән аралашып яшәү гадәте булмагач, ярдәм сорап та булмый.

Суыткыч ватылса...

Авыз пешкәч, кибеткә йөге­рүчеләр дә җитәрлек. Бу көн­нәрдә Казанда шәм сату күләме арткан, ди. Башкаладагы төзелеш кибет­ләренең берсендә эшләүче Лилия Мөбарәкшина әйтүенчә, ел буе сатылмыйча яткан товар киштәгә чыккан. "Гади халык дистәләп шәм сатып алса, оешма вәкилләре генераторлар белән кызыксына", - ди сатучы. Гадәт­тән тыш хәлдән соң Кризислы хәлләрдә идарә итү үзәге ут беткән очракта нәрсәләр эшләр­гә кирәклеге турында мәгъ­лүмат та таратты. Без әлеге кагый­дә­ләрнең барысын да яхшы белә­без, әлбәттә. Әмма искә төшерү комачау итмәс, аларны сезгә дә тәкъдим итәбез. Утның тагын кайчан һәм күпмегә бетәсен беркем белми бит!
Ут "уйнау" аркасында телевизор, суыткыч кебек йорт җиһаз­лары ватылса нишләргә? Әлеге сорау белән Казандагы кулланучылар хокукларын яклау буенча комитетка шалтыраттык. "Йорт җиһазының гарантия вакыты чыкмаган булса, кибеткә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мондый очракта компенсация каралган. Кибет үз кесәсеннән ремонт эшләрен башкарырга тиеш. Гарантия вакыты чыккан икән, мәсьәлә­не фәкать суд аша гына хәл итәргә мөмкин. Тиешле документларны Кулланучылар хокукларын яклау буенча комитет юристлары белән бергә төзесә­гез яхшырак. Чөнки бу - бик катлаулы эш", - дип аңлатты үзен Данил дип таныштырган белгеч.

Аякны алдан киенәләр

Авыл халкы исә читтән килгән ярдәмгә түгел, күбрәк үзенә таянып яшәргә өйрәнгән. Шуңа күрәме, салада ут бетү көтел­мәгән хәл түгел. "Утсыз да яшәргә туры килә, тик моңа әллә ни аптырамыйбыз, - ди Әтнә районы­ның Кышлау авыл җирлеге башлыгы Рәһинә Шакирова. - Линиядә ремонт эш­ләре таләп ителә икән, утны өзү­ләре турында алдан ук кисәтәләр. Без исә әлеге мәгълүматны халыкка җиткерәбез. Мәсәлән, атна дәва­мында көндез ут булмаска мөм­кин. Шөкер, хәзер авылда да начар яшәмибез. Йортлар газ бе­лән җылытылса, су утка көйлән­гән. Ут бетәсе булса, халык алдан аяк киенә. Кирәк кадәр суын җыеп куя, шәмен хәстәрли. Җил-давыл аркасында ут көтмәгәндә генә беткән чаклар да булгалый. Моны тыныч кабул итәбез. Гомумән, авылда яшәүчеләр күпкә сабыррак. Ут бетү - була торган хәл. Әнә сөт бәясе төште. Мал үрчетеп яшәргә кү­неккән халыкны соңгысы күбрәк борчый. Без үз җирлегебездә үзара салым акчасына генератор алып куйдык. Төрле хәлләр була бит. Зиратта ремонт эшләре вакытында да ге­нераторның кирәге чыга. Авылдан читтәрәк Сабан туе үткәрсәң дә файдасы тия".


"Авылда ут беткәнгә беркем­нең дә артык исе китми. Андый хәлләр булгалый. Ут бетә калса, авыл кешесе шәмсез тормый", - ди Буа районының Иске Суыксу авыл җирлеге башлыгы Рәзинә Заһи­дуллина. Ут бетү - авылда гайре табигый хәл булмаса да, шәһәр өчен гадәттән тыш хәлгә әверелергә мөмкин. Казандагы вакыйгадан соң "Сетевая компания", китергән уңайсызлыклары өчен, халыктан гафу үтенгән. Гаеплеләр җәзасын алыр, әлбәт­тә. Бу хакта киң җәмәгатьчелеккә дә җиткерерләр. Әмма әлеге хәлдән иң зур сабак алдык инде. Замана алга бара дип, күпме генә күкрәк кагып яшәсәк тә, көчебез чамалы икән. Бер кешенең игътибарсызлыгы меңләгән кеше тормышының астын өскә китерә.

Реклама


P.S. Минзәлә районының Куян авылын су баскан. Кыш уртасында! "Авылга кереп тә, чыгып та булмый. Совет урамында көймәдә йөзәләр. Ишегалдында да, сарайларда да - су", - дип язган социаль чел­тәрдә сала халкы. Әйтүләренә караганда, авыл янәшәсендәге Брустанка елгасы кондызлар төзегән буа аркасында ярларыннан ташыган. Менә сиңа мә! Без хәтта кондызга да каршы тора алмыйбыз.

Кинәт кенә ут беткән очракта түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:


1. Бөтен электр җиһазларын сүндерегез.
2. Өзгеч ярдәмендә бүлмәләрдәге утны сүндерегез. Бер лампа гына янып калсын. Бу - утны кайчан биргәннәрен белү өчен кирәк.
3. Ут кичке якта яки төнлә бетсә, тәрәзәдән карагыз. Ут сездә генә беткәнме, әллә күршеләрдә дә шул ук хәлме.
4. Электр энергиясен тоташтыргач, утларны кабызырга ашыкмагыз. Беренче мәлдә ут уйнарга да мөмкин. Шуңа күрә ун минут сабыр итсәгез яхшырак.
5. Ут беткән арада файдаланган барлык җиһазларны, электр энергиясе туплау өчен, розеткага тоташтырыгыз.


Нәрсә эшләргә ярамый:


1. Электр челтәрендәге төзексез урыннарны мөстәкыйль рә­вештә төзәтергә керешмәгез. Бу - тормыш өчен куркыныч!
2. Җирдә ятучы үткәргеч янына якын килмәгез.
3. Җиргә якын асылынып торучы үткәргечләрне читләтеп узыгыз.
4. Ябык энергетика объектларына үтеп кермәгез.
5. Вакытлыча электр үткәргеч ясап маташмагыз.

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев