Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Урманда югалган өч яшьлек баланы аю коткарган

Кара аю өч көн буена сабыйны саклап яшәгән.

Американың Төньяк Каролина штатында өч яшьлек малай Кейси Хэтэуэй югалган булган. Баланы кышкы урманнан берничә көн эзләгәннәр. Ул исән килеш табылган. Бала сүзләренчә, аны аю коткарып калган. Бу турыда Guardian басмасына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр ите.

Бала әбисенең ишегалдында гына яшьтәшләре белән уйнап йөри. Бераздан ул кисәк кенә юкка чыга. Урамда һава нуль градустан күпкә түбәнрәк була. Бала исә җылы итеп киенмәгән дә. Кейси белән уйнап йөргән балаларны сораштылар. Алар малайның кая югалганын күрми калган.

Әти-әнисе баланың югалганын абайлап алгач, эзләү башлана. Полиция, коткаручылар, йөзләрчә волонтер бергәләп сабыйны эзли. Якын-тирәдәге урманны ике көн дәвамында этләр һәм вертолетлар ярдәмендә тикшереп чыгалар. Шуннан соң һава торышы бозыла, эзләүне туктаталар.

Баланы очраклы рәвештә генә табып алалар. Ул сай гына урман күлендәге кечерәк кенә утрауда табыла. Бала куаклыкларда адашкан булып чыга.

Кейси үзе сөйләгәнчә, аны зур аю коткарган. Аю баланы өч тәүлек буена диярлек саклап торган.

Төньяк Каролина штатында яшәүче кара аюлар чыннан да кешеләргә ташланмый. Бик сирәк очракта гына мондый аю кешегә һөҗүм итәргә мөмкин. Кара аюлар гомумән кешеләрдән читтә торырга тырыша.

Шулай да, бала сүзләренең дөреслеген тикшерәчәкләр, диелгән әлеге хәбәрдә.

 

Фото: pixabay.com

 

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев