Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Уразаны бозмый торган очраклар

Уразаны бозмый торган очраклар мондыйлар:

1. Онытып җибәреп, ризык һәм су куллану, җенси якынлык кылу. Ураза исенә төшүгә, кеше бу гамәлләрне туктатырга һәм уразаны дәвам итәргә тиеш.
 
2. Ирексездән мәни (сперма) чыгу. Мәсәлән, поллюция күренеше.
 
3. Күзләргә сөрмә тарту һәм аларга дару тамызу.
 
4. Кан чыгару, анализлар өчен яки донор сыйфатында кан тапшыру.
 
5. Паста кулланмыйча гына тешләрне мисвәк яки теш щеткасы белән чистарту.
 
6. Борынны юу һәм авыз чайкау.
 
7. Душ керү, госел коену.
 
8. Ураза тотучының катнашыннан тыш, ирексездән тәмәке төтене яисә башка төрле тузан кисәкчәсе керү.
 
9. Кан яки дару йотмыйча, тешне дәвалау һәм суырып алу.
 
10. Йоткылыктан килгән лайланы йоту.
 
11. Аз күләмдә косу (ирексездән косу һәм косыкның киредән ашказанына төшеп китүе яки авыз куышлыгын тутырмыйча гына косу).
 
12. Теш арасына кысылган, тик борчак зурлыгында булмаган ризыкны йоту.
 
13. Медицина максатларында, венага, тире астына яки мускулларга укол кадау.
 
14. Хушбуй иснәү.
 
15. Йотмыйча гына, ризыкның тәмен тату.
 
16. Дезинфекция яки ачык җәрәхәтне төзәтү максатларында дару мае (мазь), йод, яшел су (зеленка) куллану.
 
Тәһарәт алганда авызны чайкаганда ураза бозылырга мөмкинме? 
 
Авызны чайкау уразаны бозмый. Биредә иң мөһиме — су йотмау.
 
Тәһарәт алганда авызны чайкаганда очраклы рәвештә су йоту уразаны бозамы? 
 
Бу очракта ураза бозылмый дигән караш төп фикер булып санала.
 
Ураза вакытындагы тәһарәт гадәти тәһарәттән аерыламы? Авыз куышлыгын чайкаганда, борынны, колакларны юганда аермалыклар юкмы?
 
Тәһарәт шулай ук алына. Бары авыз куышлыгын чайкаганда су белән артык мавыгырга кирәкми.
 
Ураза вакытында борынга дару тамызырга, ингаляция ясарга ярыймы? 
 
Ярый.
 
Уразада какырыкны йотарга ярыймы?
 
Мөмкин.
 
Сорауларга җаваплар «Умма.Ру» сайтыннан алып тәрҗемә ителде
Чыганак
Уразаны бозмый торган очраклар мондыйлар: 1. Онытып җибәреп, ризык һәм су куллану, җенси якынлык кылу. Ураза исенә төшүгә, кеше бу гамәлләрне туктатырга һәм уразаны дәвам итәргә тиеш. 2. Ирексездән мәни (сперма) чыгу. Мәсәлән, поллюция күренеше. 3. Күзләргә сөрмә тарту һәм аларга дару тамызу. 4. Кан чыгару, анализлар өчен яки донор сыйфатында кан тапшыру. 5. Паста кулланмыйча гына тешләрне мисвәк яки теш щеткасы белән чистарту. 6. Борынны юу һәм авыз чайкау. 7. Душ керү, госел коену. 8. Ураза тотучының катнашыннан тыш, ирексездән тәмәке төтене яисә башка төрле тузан кисәкчәсе керү. 9. Кан яки дару йотмыйча, тешне дәвалау һәм суырып алу. 10. Йоткылыктан килгән лайланы йоту. 11. Аз күләмдә косу (ирексездән косу һәм косыкның киредән ашказанына төшеп китүе яки авыз куышлыгын тутырмыйча гына косу). 12. Теш арасына кысылган, тик борчак зурлыгында булмаган ризыкны йоту. 13. Медицина максатларында, венага, тире астына яки мускулларга укол кадау. 14. Хушбуй иснәү. 15. Йотмыйча гына, ризыкның тәмен тату. 16. Дезинфекция яки ачык җәрәхәтне төзәтү максатларында дару мае (мазь), йод, яшел су (зеленка) куллану. Тәһарәт алганда авызны чайкаганда ураза бозылырга мөмкинме? Авызны чайкау уразаны бозмый. Биредә иң мөһиме — су йотмау. Тәһарәт алганда авызны чайкаганда очраклы рәвештә су йоту уразаны бозамы? Бу очракта ураза бозылмый дигән караш төп фикер булып санала. Ураза вакытындагы тәһарәт гадәти тәһарәттән аерыламы? Авыз куышлыгын чайкаганда, борынны, колакларны юганда аермалыклар юкмы? Тәһарәт шулай ук алына. Бары авыз куышлыгын чайкаганда су белән артык мавыгырга кирәкми. Ураза вакытында борынга дару тамызырга, ингаляция ясарга ярыймы? Ярый. Уразада какырыкны йотарга ярыймы? Мөмкин. Сорауларга җаваплар «Умма.Ру» сайтыннан алып тәрҗемә ителде Чыганак Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=29005

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев