Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Уразада ничек су эчү дөрес?

Узган елгы уразаны гаиләм белән аеруча җиңеллек, күңел күтәренкелеге белән тоттык. Бу җиңеллекнең сәбәбе – авыз ачканда һәм сәхәр алдыннан тиешле күләмдә су эчү булды. Әлеге тәҗрибәне социаль челтәрдә күп еллар ураза тоткан бер ханым җибәргән иде.

Байтак еллардан бирле рамазан аеның бәрәкәтен күреп, фарыз гамәлемне җиренә җиткереп үтәргә тырышам. Узган елгы уразаны гаиләм белән аеруча җиңеллек, күңел күтәренкелеге белән тоттык. Бу җиңеллекнең сәбәбе – авыз ачканда һәм сәхәр алдыннан тиешле күләмдә су эчү булды.

 

Әлеге тәҗрибәне социаль челтәрдә күп еллар ураза тоткан бер ханым җибәргән иде. Аны үземнең ахирәтләремә дә җиткердем. Һәм һәркайсыбыз әлеге ханымга күңелебездән рәхмәт укыдык. Бу хакта “Өмет”не алдыручыларга да хәбәр итәсем килде. Чөнки үземдә булган яхшылыкны башкалар белән бүлешү – һәр мөселманның изге бурычы.

 

Безгә җибәргән хәбәрендә әлеге ханым сөйләгән сүзләрне игътибарыгызга җиткерәсем килә. “Мин күп еллар ураза тотам, - дип сөйли ул, - соңгы вакытта бу гыйбадәтне кылганда бер нәрсәгә игътибар иттем. Без ураза вакытында суны тиешле күләмдә эчмибез, баш авырту су җитмәгәнлектән килә икән. Һәм төрле ысулларны файдалана торгач, шул алымга тукталдым. Авыз ачканда өч-биш хөрмә җимеше ашыйм да, 750-800 миллилитр кадәр җылымса су эчәм. Дога кылганнан соң намазымны укыйм. Шул вакыт эчендә әлеге су тәннең бөтен тамырларына, күзәнәкләренә тарала. Аннан соң инде артык күп ашыйсы да килми. Тәравих намазы укыганда шулай ук яныма су куям, дүрт ракәгать саен яртышар стакан эчәм. Иртә белән торгач та тагын ярты литр чамасы җылымса су эчеп куям. Ул су да бөтен тәнне туендыра. Бераздан сәхәр ашыйм”...

 

Узган елгы уразада минем әллә күпме дусларым бу алымны кулланды, һәммәсе җиңеллек тапты. Гәзит укучыларга да шул алымның бәрәкәтен күрергә насыйп булсын, Аллаһу Тәгалә бөек айның кадерен белергә насыйп итсен.

 

Мөэминә Якупова. Гафури районы.

---
Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев