Уразада булган кешенең нинди гамәлләре шелтәле санала?
Укучыбыз соравына җавапны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров бирә:
Ураза вакытында көндезен түбәндәге эшләрне кылу мәкруһ (шелтәле) санала:
- файдасыз һәм әдәпсез сүзләр сөйләү;
- ризык һәм сагыз чәйнәү;
- берәр азыкка телне тидереп татып карау;
- авыздан үбү;
- ифтар кылмыйча, ике көн рәттән ураза тоту;
- авыруның артачагын белә торып ураза тоту.
http://intertat.ru
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз