Саба ТВ

Уразада ашыйсы килү табигый

Кесәдә – ике телефон, өйдә дә, эштә дә – телефон. Бу көннәрдә, Рамазан аенда, алар башка вакыттагыдан да ешрак шылтырый. Барысына да җавап бирергә тырышам. Шуның белән савап эшләп, баеп, чистарып, гөнаһлардан арынып калырга телим. Шул ук вакытта, тик тормаган телдә гөнаһ бар, ялгышып та, гөнаһ өстенә гөнаһ та эшләп куямдыр әле.

 

Әнә берәү: “Сәхәр ашамыйча, ураза тотарга ярыймы?” – ди. Мин исә, читтән күзәтеп торган кешегә, бер дә уйламыйча җавап бирәм кебектер. Җавабымны ишет­кән кеше дә җиңел сулап куя. “Мин бүген тагын йоклап калганмын”, – ди. Мин аның авыр эштә, тавык фермасында эш­ләгәнен, ял бирмә­гән­нәрен беләм. Ул – бер дә уразасын калдырмый торган кеше. Үзем укыганым бар, эш­ләп гыйбадәт кылган ке­шеләргә савабы күбрәк, дим.


Мөселман ел буена әзер­ләнеп, көтеп алып, уразага керер, ураза тотар, намазларын һич кичектерми үтәп, ахшам җиткәч, ифтар кылыр, ифтардан соң тәравих намазларын башкарыр. Болар барысы да – Пәйгамбәребез (с.г.в.)­нең сөннәте, без аңа ия­рергә, үтәргә тиешле гый­ба­дәтләрдер. Ул исә: “Сәхәр аша­гыз, сәхәрдә савап, мәгъ­нәви бәрәкәт бар”, – ди. “Бер йотым су белән булса да сә­хәр ясагыз, чөнки Аллаһ­ның рәхмәтләре – сәхәргә торган­нарның табынындадыр”, – ди. Без акланырга сәбәп табабыз: ашыйсы килми, ифтардан калган ризыклар күп, дибез, Аллаһ тарафыннан елга бер генә Рамазан иртәлә­рен­дә насыйп ителгән сөенеч­нең савабын киметәбез. Ә бит ураза аенда һәр кылган гамәлләребез өчен аерым-аерым савап языла. Сәхәргә торуның максаты – ашау-эчү, көне буе тук йөрү түгел, ә ура­заның сөенечен тою. Без­нең буын яхшы хәтерли әби-ба­байларның сә­хәрен. Кеше саен, күршеләр дә керсә, бе­рәр агач кашык бодай оныннан боламык болгаталар, махсус ризык әзерлиләр иде. Соң­рак әби-бабайлар сыек кына манный боткасы ярата башлады. Шул ук сәхәр табыннарында бе­рәр чәшкә өсте генә балы, мае, әлбәсе була иде. Юклык, ләкин бәрәкәтле чаклар, әле без – бала-чага да күзләре­без­не йокыдан уа-уа торып утырабыз. Безгә урман чик­ләвеге кадәр генә өлеш чыга, ә шатлыгы чиксез. Ә бүген та­бынна­ры­бызның мул­­лыгы, затлылыгы ис ки­тәрлек, шуңа балаларны уятып кара, торырлармы икән?


Сәхәргә аерым саваплар языла, аны берни дә алыштырмый, Аллаһ Тәгалә дога­ларыбызны-теләкләребезне кабул кыла, адәм баласы бу вакытта сүзебезне ишетә, Раббыбыз сораганнарыбызны бирә. Сөекле кардәш­лә­рем, ничек кенә авыр булмасын, арысагыз да, таң алдыннан йокыгыз килсә дә, Ра­мазанның соңгы көннәрен уяу үткәрергә тырышыйк әле. Әбиләребезнең: “Аллаһ бә­хет өләшкәндә йоклап калмагыз”, – дигән үгет-нәсыйхәте шул чакта тугандыр. Бу ва­кыт­та догалар кабул була, Аллаһының рәхмәте, бәрә­кә­те, мәгъфирәте мулдан ява икән, йокының иң татлы чагын җиңә алуыбыз өчендер әле ул. Үткән язмамда мил­ләтебезне эчтән, үз кулларыбыз белән җимерергә тырышу мәчетләребезгә дә, сән­гатебезгә дә кертелә, без шуны сизмибез, дип язган идем. Барыбыздан да уяулык өс­тенә уяулык сорала. Менә тагын бидгать кертүне, үз­гәр­тер­гә тырышуны күреп, га­җәп­ләнеп тә, гаҗизләнеп тә калдык. Мәчетләр ниндидер расписание, тәкъвим тарата. Аларда кояш чыгарга ике сәгать калгач, сәхәр тә­мам була да, шунда ук ир­тәнге намаз башлана. Ә бездә гомер бакый Әбү Хәнифә мәзһә­бендә булган татар халкында сәхәр­дән соң ярты сәгать буш вакыт бар. Бу – ният һәм дога вакыты, бу – безнең фикер, сөе­неч, үзебезне тәр­бия­ләү, тәү­бә һәм истигъфар вакыты. Кү­реп торам, соңгы елларда сә­хәр ва­кы­тының мәр­тә­бәсен, бөек­ле­ген ки­метәбез. Ә ул кыска, бик са­нау­лы көн­нәрдә үтә дә китә. Бу көн­нәрдә би­грәк тә уяу булырга кирәк. Соңгы ун көн­леккә кереп барабыз. Кем­нәргәдер ошамас, тагын ашау мәсь­әләсенә аз гына кагылып китим. Ураза ул – ашау-эчүдән тыелып, тәнең­не генә түгел, күңе­леңне, җа­ныңны, ру­хыңны пакь ясый, чистарта торган ай булып, эшнең шул ягын кайгырта, тырыша торган ай.


Тоталар да, ашыйсы да, эчәсе дә килми, бер авырлыгы юк, диләр. Кич буе, төн буе ашагач, ничек ашыйсы килсен соң? Югыйсә Аллаһ Тә­галә, ачлык белән сынармын, ди. Ураза  ул – сыный торган ай. Ашыйсы да, эчәсе дә килә. Барыннан да кыены туңдыра, кат-кат киенсәң дә, өшетә, эч туңа. Ризыкка тил­мергәннәр ничек түзә икән? Әнә бер көнне офиска активистка Әминә апа кереп чыккан. Соцгородка барган. Әни­ле-уллы берәүләр ачка тил­мерә, улының аягы-кулы юк, ди. Әнисе хәер сорашырга чыгып киткән. Әминә апа ризык илткән. Үзе тугызынчы дис­тәне ваклый, Аллаһыга шө­кер әле, үзе йөгерә, кеше кайгыртып йөри. Ә менә без­нең бистәдә берәү 5-6 ай ачка тилмереп ята. Ул барыбер үлә дип, пенсиясен дә никтер бирмиләр. Ә мә­чет­тә һәр көнне ифтар әзер­лиләр, урам­да пылау пеше­рә­ләр, җил ул яктан искән көнне форточкадан исе керә, ди. 40-50 кеше авыз ача, ник берәү хәл белергә керсен дә бер кәнди пылау китерсен. Ура­заның мәгънәсен аңла­ма­гач, көне буе ач торулар, гөнаһ арттырып, ура­за тоткан булып кыланулар ник кирәк икән?

 


Без һаман да әле сәдака-сәдака, дип сөйләргә, зәкят таләп итәргә, куркытырга яра­табыз. Күреп торабыз: ураза ул ач тору, без болай да рухи ачка әйләнеп барабыз. Чү, үзем дә акыл сатмакчы булып кайнашам, Коръән турында бер сүз юк. Рамазан ае  ул – Коръән, иң күп Коръән укыла торган ай. Ник күп укырга дип сорау бирергә дә мөмкиннәр. Чөнки Коръән  ул зиһенне ача, күңелне чис­тарта. Әлхәмдүлилләһи шө­кер, быел да мәчетләребезгә Төркиядән Коръән хафизлар килде. Тәравих вакытында тулысынча Коръән укып чыгыла.


Ун көннән дә кимрәк ураза калды. Салкын җилләр, яңгыр, давыллар, җәй башындагы карлар гыйбрәт, сабак бирделәр дә китеп югалдылар. Дөнья чә­чәккә кү­мелде, җир җылына. Кишер, суган, кыяр, помидорлар ашыга-ашыга үсәргә тотынды. Сандугач, былбыллар тавышын һич ишетми калырга мөмкин түгел. Шуларны күрү, ишетү, бер-бе­ре­безне хөр­мәтләү ләззәтен тоя алсак идек.


Санаулы көннәр калып бара. Алда бер серле мизгел бар.  Рамазанның соңгы көн­нәрендә сорау-үтенечләр, теләк-догалар кабул була торган Кадер кичен күрми калмасак иде.

Фәния Хуҗахмәт

Фото: https://pixabay.com | ambroo

http://www.vatantat.ru

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: