Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ураза турында

Ураза безгә Аллаһ биргән нигъмәтләрнең — тәмле-татлы ризыкларның, суның кадерен белү кирәклеген искә төшерә.

Уразаның бик күп файдалары бар. Кайберләре белән танышып үтик әле.

Ураза шөкер итәргә өйрәтә. Аллаһ Тәгалә үзенең кешегә биргән хисапсыз нигъмәтләре өчен бары тик бер бәя — шөкер генә сорый. Шөкер исә — бөтен ризыкларны, байлыкларны Аллаһтан дип белү.

Башка вакытта кеше, ачлыкны бик тоймаганлыктан, ризыкка ни дәрәҗәдә ихтыяҗы булуын аңламый. Ә уразада авыз ачканда — ифтарда аңа коры ипи дә шулкадәр тәмле тоела, ул аның нинди зур нигъмәт икәнлеген белә.

Ураза — сәламәтлек ачкычы. Бер ел төрле ашамлыклар һәм эчемлекләр кабул итеп арган, тузган эчке әгъзаларыбызга ял итү, көч-куәт алу мөмкинлеген бирә ул. Ураза гәүдәнең ачлыкка, сусызлыкка каршы түземлеген арттыра. Кешене сабырлыкка өйрәтә. «Ураза сабырлыкның яртысы. Сабырлык исә иманның яртысы», — диелгән Мөхәммәт пәйгамбәрнең (салаллаһу галәйһи вә сәлләм) бер хәдисендә.

Уразаның күңел-рух өчен дә файдасы зур. Чөнки ул нәфесне тыелырга, акылны тыңларга өйрәтә. Рамазан шәриф аенда кеше үзенең ашказанын тутырыр өчен генә (хайван рәвешендә генә) яшәмәвен аңлый. Тойгы-хисләрен һәм әгъзаларын Аллаһка табынуда, гыйбадәт кылуда файдалана, шуннан мәгънәви сөенеч ала.

Рамазан аенда пәйгамбәребезгә Коръәни Кәрим иңә башлаган. Шуңа да ураза гыйбадәте Коръәннең эчтәлеге һәм таләпләренә тәңгәл килә.

Ураза әхлак-әдәпне ныгыта. Кешедә ашказаныннан башка күз, колак кебек әгъзалар, хыял, фикер, соклану, нәфрәтләнү кебек хис-тойгылар бар. Кеше уразалы икән, үз тойгыларын буш һәм харам нәрсәләрдән чигереп, һәрберсен Аллаһка гыйбадәт һәм коллык вазифасына юнәлтә. Мәсәлән, телне ялганнан, гайбәттән, әдәпсез һәм ямьсез сүзләрдән саклый. Аны Коръән уку, зикер, тәсбих, салават әйтү, тәүбә итү, дога уку белән мәшгуль итә.
Источник: https://nur.tatar/uraza-turynda

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев