Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Ураза тотканда кеше Аллаһ Тәгалә хәләл кылган нәрсәләрдән дә тыела»

Рамазан аена керергә дә санаулы көннәр генә калып бара. Казандагы "Өметлеләр" мәчетенең имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин белән ураза хикмәтләре турында сөйләшәбез.

- Алмаз хәзрәт, ураза ач торудан гына гыйбарәт түгел, ә гайбәт, яман гадәтләрдән саклана торган ай, мәгърифәт ае да диләр…//Intertat.ru//

- Рамазан аенда ураза тоту - ул ислам динендәге биш багананың берсе. Шуңа күрә, ул биш вакыт намаз кебек, фарыз гамәл. Аллаһ Тәгалә әйтте: «Әй, иман китергән бәндәләр! Сезгә хәтле яшәгән халыкларга ураза тоту фарыз булган кебек, сезгә дә ураза тоту фарыз булды. Бәлки, сез ураза тотып тәкъва булырсыз (ягъни гөнаһлардан тыелып, Аллаһның кушканнарын үти башларсыз)» (Бәкара - 183).

Гарәп телендә ураза «сыйәм» дип атала. Бу сүз гарәпчә "Нәрсәдән дә булса тыелып тору"ны аңлата. Коръән иңә башлагач, бу сүз билгеле бер гыйбадәтне аңлата башлады. Ураза - ул Аллаһның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешү нияте белән, таң атканнан алып, кояш баеганчыга хәтле, ашау-эчүдән, якынлык кылудан һәм начар сүзләрдән вә гамәлләрдән тыелу. Кайбер кешеләр ураза тотуның асыл мәгънәсен аңламый. Алар уразаны ашау-эчүдән тыелу гына дип уйлыйлар. Ә чынлыкта, ураза - ул тәнгә ләззәт бирүче бөтен хәләл нәрсәләрдән һәм бөтен гөнаһлы гамәлләрдән тыелу. Рамазан аенда кешенең ашказаны гына түгел, ә бөтен әгъзалары ураза тотарга тиеш. Теле дә, кулы да, күзе дә, аяклары да. Шуңа күрә, уразада ашау-эчүдән тыелып та, гайбәтне, ялган сөйләүне, сүгенүне, кеше рәнҗетү һәм әрләшүне куймаган кеше көне буе ач торучы гына булып кала. Аллаһ Тәгалә аңа бернинди дә әҗер-савап бирми. Чөнки ул ураза тотып, яхшы якка үзгәрмәде һәм әхлагын яхшыртмады булып чыга. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с) әйтте: «Кем дә кем ураза вакытында ялганны һәм аның белән гамәл кылуны калдырмаса, Аллаһка аның ашау-эчүдән тыелып торуы кирәк түгел» (Бохари, хәдисләр җыентыгы). Башка хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр шулай дип әйтте: «Әгәр дә сезнең берегез ураза тотса, хатыны белән якынлык кылмасын һәм кычкырышмасын. Әгәр дә аны берәрсе орышса, яки аның белән сугышырга теләсә, ул: «Дөреслектә, мин - ураза тотучы кеше», - дип әйтсен.» (Бохари, хәдисләр җыентыгы).

Ураза аркылы Ул кешеләрнең җаннарын һәм тәннәрен тәрбияли, гөнаһларын гафу итә һәм кыямәт көнендә бик күп нигъмәтләр бирә. Мөхәммәд (с.г.в.с) әйтте: «Кем дә кем Рамазан аенда Аллаһның әҗер-савап бирүенә ышанып һәм Аның ризалыгын өмет итеп ураза тотса, аның элеккеге гөнаһлары гафу ителә» (Бохари, хәдисләр җыентыгы).

- Рамазан аенда күп нәрсәләрдән тыелырга, ягъни сабыр итә белергә кирәк, дигән сүз. Менә шул сабырлыкка ирешергә нинди догалар булыша соң?

- Ураза тотканда кеше Аллаһ Тәгалә хәләл кылган нәрсәләрдән дә тыела. Шуңа күрә, бу гыйбадәт бик күп сабырлык сорый. Ураза сабырлык сыйфаты белән бәйле булганга күрә дә, аңа кыямәт көнендә әҗер-савап бик күп бирелә. Аллаһ Тәгалә әйтә: "Бары тик сабыр итүче кешеләргә генә әҗер-савап хисапсыз бирелә" (Зүмәра - 10)

Бер хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр шулай диде: «Адәм баласының һәр гамәле өчен әҗер-савап арттырып бирелә. Бер яхшы гамәлгә әҗер-савап уннан алып җиде йөзгә хәтле арттырыла. Аллаһ Тәгалә янә болай ди: «Бу - уразадан башка гамәлләр өчен генә. Дөреслектә, ураза - ул Минем өчен һәм Мин аңа Үзем әҗер-савабын бирәм. Чөнки ул нәфес-теләген һәм ризыгын Минем өчен калдыра. Ураза тотучының ике шатлыгы бар: бер шатлыгы - авыз ачканда, ә икенчесе - Раббысы белән очрашканда.» (Мөслими, хәдисләр җыентыгы).

Аллаһ Тәгаләдән сабырлык сорап, "Бәкарә" сүрәсенең 250нче аятен укырга мөмкин: "Раббәнәә әфригъ галәйнәә сабрән вә сәббит әкъдәәмәнәә вәнсурнәә гәләл-каумил-кәәфириин". Мәгънәсе: "Әй Раббыбыз! Безгә бик күп сабырлык бир, безнең аяк табаннарыбызны нык кыл (күңелебездән курку хисен ал) һәм имансыз халыкка каршы торырга безгә ярдәм ит" .

Шулай ук "Әгъраф" сүрәсенең 126нчы аятен укырга була: "Раббәнәә әфригъ гәләйнәә сабрән вә тәвәффәнәә мүслимиин". Мәгънәсе: "Әй Раббыбыз! Безгә бик күп сабырлык бир һәм әҗәл вакытында, мөселман хәлебездә җаныбызны ал."

- Балаларның ураза тотуына ничек карыйсыз? Җәйге айларда аларга бик авырга туры килә бит…

- Балигъ булмаган балага ураза тоту фарыз түгел. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: "Өч кешенең кылган гамәлләре гамәл дәфтәренә язылмый: акылсыз кешенең гамәле акылына килгәнче, йоклаучы кешенең йокысыннан уянганчы һәм сабый баланың балигъ яшенә җиткәнче" (Әбү Давыд). Бала балигъ яшькә җитсә генә, аңа Рамазан аенда ураза тоту фарыз була. Кеше балигъ яшькә төрлечә җитә. Бу аның организм эшчәнлегенә бәйле. Гадәттә, кыз балалар 13-14, ә ир балалар 14-15 яшьтә балигъ булалар. Шуңа да карамастан, ата-аналар, балалары кечкенәдән ияләнсеннәр дип, ун яшькә җиткәч, ураза тоттыртырга тиешләр. Әлеге хөкем намаз турында әйтелгән хәдистән алына. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: "Җиде яшьлек балаларыгызга намаз укырга кушыгыз. Әгәр дә ун яшьтә дә укымасалар, аларга сугыгыз һәм бер ятакта бергә йоклатмагыз" (Әбү Давыд, хәдисләр җыентыгы). Балигъ булмаган очракта, бала мөмкинлегенә карап, ураза тота. Әгәр дә үзен начар хис итсә, уразасын боза, әгәр дә үзен яхшы хис итсә, ураза тота ала.

- Алмаз хәзрәт, беренче тапкыр ураза тотучыларга киңәшләрегез нинди?

- Күп очракта кеше, ашамыйча һәм эчмичә торгач, хәлсезләнәм дип курка. Дөреслектә, Аллаһ Тәгалә без - кешеләргә булдыра алмый торган эш йөкләмәде. Диндәге бөтен гамәлләрне дә кеше булдыра ала. Шуңа күрә, беренче тапкыр ураза тотучыларга ач торудан курыкмаска киңәш итәм. Әгәр дә кешедә мондый курку хисе бар икән, ул Аллаһка ялварып, ярдәм сорасын. Үземнең ураза тоту тәҗрибәмнән чыгып шуный әйтер идем: рамазан аеның беренче атнасында эчмичә һәм ашамыйча торгач, кешенең башы авыртырга һәм хәле китәргә мөмкин. Бераздан соң, кешенең организмы ач торуга ияләшә һәм уразаны җиңел кичерә башлый. Шулай ук ураза тоткан вакытта, көчне дә дөрес сарыф итә белергә кирәк. Ураза тоткан вакытта эссе мунча керү, физик күнегүләр белән шөгыльләнү, кан бирү бик хупланмый, чөнки бу нәрсәләр хәлне ала.

-Шәхсән үзегез ничә яшьтән ураза тота башладыгыз?

- Уразаны мин 14 яшьтә тота башладым. Ул заманда ураза көн кыска вакытка - кыш көненә туры килгән иде. Минем ураза тота башлаганыма хәзер унҗиде ел тула. Мәчеттә безне гомер буе мәктәптә укытучы булып эшләгән, ә соңыннан "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлаган Вәкил абый Нәҗмиев укытты. Мәчеткә аның дәресләренә мин 11 яшьтә йөри башладым. Ул безгә ислам динендә хәләл һәм хәрамны, әхләк кагыйдәләрен, пәйгамбәрләр тарихын, иман нигезләрен, Коръәнне уку кагыйдәләрен һәм биш вакыт намаз тәрипләрен өйрәтте.

- Рамазан аенда "Өметлеләр" мәчетендә нинди чаралар көтелә?

- Рамазан аенда безнең мәчеттә, бүтән мәчетләрдәге кебек үк, ястү намазыннан соң җәмәгать белән 20 рәкәгать тәравих намазы укыла, 25 кешегә исәпләнгән ифтар мәҗлесләре оештырыла. Шулай ук, рамазан ае ахырында фитыр сәдакасы җыелып мохтаҗларга таратыла.

- Уразаның галәмәтләре, аның адәм баласына уңай йогынтысы хакында күп сөйлиләр…

- Уразаның файдалары, чыннан да, бик күп. Ураза кешенең тәненә һәм җанына сихәт бирә. Ураза тотучы кеше ризыкның, суның кадерен белә башлый. Башка вакытта кеше ризыкка ни дәрәҗәдә мохтаҗ булуын төшенми. Ә ураза тотып, авыз ачканда аңа коры ипи дә шулкадәр тәмле тоела: ул аның нинди зур нигъмәт икәнлеген аңлый. Ураза кешенең күңелендә ихласлылык һәм шәфкатьлелек хисе тәрбияли. Ач торып, кеше фәкыйрьләрнең хәлен аңларга өйрәнә. Чөнки ул ачлыкны тәне һәм күңеле белән кичерә. Ураза кешенең нәфесен гөнаһлы теләкләрдән пакьли һәм гөнаһлардан тыелырга өйрәтә. Шул сәбәпле, кеше нәфес колы булудан туктый. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: "Ураза ул калкан кебек" (Бохари, хәдисләр җыентыгы). Калкан кешене дошманнан саклаган сыман, ураза кешене гөнаһлар кылудан саклый. Ураза кешене шулай ук сабырлыкка өйрәтә. Кеше, ураза тотып ачлыкка, авырлыкка түзәргә, телне, әгъзаларны гөнаһлардан тыярга өйрәнә. Ураза кешенең организмын сәламәтләндерә, аны төрле начар матдәләрдән чистарта. Мөхәммәд пәйгамбәр: "Ураза тотыгыз, сәламәтләнерсез", - диде. (Тәбарани, хәдисләр җыентыгы). Ач торуның организмга файдасын физиология өлкәсендәге япон галиме Ёсинори Осуми 2016 елда дәлилләде һәм шушы ачышы өчен Нобель премиясе алды. Ул ачыклаганча, ач торганда, организм стресс кичерә. Шуның сәбәпле, күзәнәкләр зарарлы матдәләрне, токсиннарны эшкәртә башлыйлар. Моның нәтҗәсендә, организм төрле инфекцияләрдән арына һәм яшәрә башлый. Менә бу процесс фәнни телдә "аутофагия" дип атала.

Белешмә: Алмаз хәзрәт Татарстанның Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылында туган. Башлангыч дини белемне авыл мәчетендә ала. 11 сыйныфны тәмамлагач, 2003 елда Россия Ислам университетына керә. Анда 6 ел укый: 2 ел әзерлек бүлегендә, 4 ел ислам фәннәре факультетында. Факультетта ул гарәп теле һәм Коръән тәфсире белгечлеген үзләштерә. Укып бетергәч, университетта укытырга кала. 2010 елда "Өметлеләр" мәчете ачылгач, шунда имам-хатыйб булып эшли башлый. Гаилә хәле: өйләнгән, өч баласы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев