Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Ураза авыр бирелмәсен өчен аны күбрәк йоклап уздыру дөрес түгел»

Районнарда командировкаларда йөргәндә, газетадан булуыбызны белгәч, авыл халкы уразага кагылышлы сорауларны еш бирә. Укучыларыбыз аларны телефон аша да җиткереп тора. Үз чиратыбызда, сорауларга җаваплар эзләп, без «Казан нуры» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Мөхлисовка мөрәҗәгать иттек.

- Алмаз хәзрәт, ураза тотмаучыны ифтар ашына чакырырга ярыймы?
- Ярый. Бүген ул ураза тотмаган булырга, ә иртәгә, ифтарда ишетеп кайткан вәгазьләр-нәсыйхәтләрдән соң, уразага керергә мөмкин. Аңа авыз ачу савабы ирешми, әлбәттә, әмма гыйбрәтләнсен, вәгазьләнсен өчен, мәҗлескә чакырырга була.

- Уразага керү ниятен ай буена әйтеп куярга рөхсәт ителәме?
- Рамазан алдыннан күпләр ай буена ураза тотарга күңеленнән ниятләп куя, тик һәр көнне әйтсәң, яхшырак.

- Сәхәрне ашаганнан соң, ният әйтергә онытканда нишләргә?
- Син күңелең белән уйлап куйган буласың, сәхәрне дә шул нияттән ашыйсың бит. Ураза тоту өчен күңел белән ният кылу да җитә.

- Төкерек йоту уразаны бозмыймы?
- Бозмый.

- Ни өчен авызны хөрмә белән ачабыз? Моның берәр хикмәте бармы?
- Авыз ачканда, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) иң беренче булып хөрмә кабып куйган. Хөрмә белән авыз ачу сөннәт гамәл. Аннары әлеге җимештә организм өчен файдалы матдәләр күп. Көне буе ач торганнан соң, ул ашказаны өчен дә файдалы.

- Хөрмә төшләрен ыргытырга ярамый дигән сүз каян килеп чыккан ул?
- Хөрмә төшен ыргыту гөнаһ түгел. Элек аны тәсбих ясау өчен җыйганнар, ә ул хәзерге кебек кибетләрдә тулып та ятмаган, шуңа ыргытмаска тырышканнар.

- Кибетләрдә авыздагы исне бетерә торган сиптергеч препарат сатыла. Ураза вакытында, авыздан ис килмәсен өчен, шуны кулланырга ярыймы?
- Кулланмавың хәерле дип беләм.

- Уразада тәмәке тартырга ярамаганлыгын беләбез. Ураза тотучы тәмәке тартасы килү хисен басар өчен аны иснәсә ярыймы?
- Тәмәкене, гомумән, тартырга ярамый. Тәмәке иснәү уразаны бозмаса да, ул кеше киләчәктә, Ходай кушып, тартуын ташлар дип өметләник.

- Рамазан аенда атналык укылырга тиешле догалар бар дип ишеттем. Алар нинди догалар?
- Нинди дога укысаң да яхшы. Аларны мөмкин кадәр күбрәк укырга тырышыгыз. Аллаһны күп итеп зекер итегез.

- Бала тугач, үз вакытында гакыйка корбаны чалынмаган очракта, аны хәзер ураза аенда чалырга, шул хөрмәткә аш үткәрергә ярыймы?
- Балага 15 яшь тулганчы, гакыйка корбаны чалырга була. Ураза аенда хайван чалу тыелмый, шуңа да шикләнмичә, гакыйка корбаны чалып, мәҗлес үткәрә аласыз.

- Ураза тоткан кешегә иннек сыларга ярыймы?
- Киңәш ителми.

- Авыз ачу вакыты җиткәч, башта ифтар ашаргамы, әллә ахшам намазын укыргамы?
- Икесе дә дөрес. Ә иң хәерлесе - хөрмә кабып куйганнан соң, намаз укып алу.

- Иртәнге намазны сәхәрне ашагач ук укырга ярыймы?
- Бу уңайдан дин галимнәре арасында ике төрле фикер бар. Кемдер ярый ди, кемдер сабыр итәргә куша. Мин үзем сәхәрдән соң ярты сәгать узгач укырга тырышам.

- Ураза авыр бирелмәсен өчен аны күбрәк йоклап уздыру дөресме?
- Рамазан ае ялкаулык ае түгел, мин уразада дип эшләмичә тик ятып булмый. Йоклап ятучыга да савап була, әмма кырда көне буе эшләп ураза тотучыга, аны йоклап уздыручыга караганда, савабы күбрәк языла. Кыенлыкны күбрәк күргән саен саваплырак, тик авырлык күрим әле дип, бу очракта хәлеңне махсус авырайтырга кирәкми.

- Фитыр сәдакасын кайчан бирә башларга була?
- Рамазан ае керүгә бирсәң дә була. Гаеткә кадәр биреп бетерергә кирәк.

- Аны кемнәргә бирергә?
- Мескеннәргә, фәкыйрьләргә, акчасыз калган юлчыларга, укырга теләгән, ләкин мөмкинлеге булмаган шәкертләргә, яңа гына ислам диненә килүчеләргә, зәкят өләшү белән шөгыльләнә торган оешмаларга бирә аласыз. Бу сәдаканы әти-әнисе баласына, оныгына яки, киресенчә, балалары аларга бирә алмый. Быел фитырның күләме - 100-600 сум.

- Авыр физик эш белән шөгыльләнүче ураза тотмыйча фидия сәдакасын гына бирә аламы?
- Юк, фидия аның өстеннән төшми. Хәзер мөмкинлеге булмаса, казага калдырып та тота ала.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев