Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Урак көндәлеге: Татарстанда икмәккә бәя артты, бәрәңгегә – юк

“Татар-информ” быелгы урып-җыю һәм көзге кыр эшләре барышы буенча 12 мөһим фактны туплады.

Татарстан игенчеләре бүгенге иртәгә 3 млн 670 мең тонна бөртеклеләр суктырып алган. Урып-җыю кампаниясе финиш сызыгына якынлашып килсә дә, республика быел узган елгы санны куып җитә алмый. Былтыр Татарстан игенчеләре 5 млн тонна икмәк суктырып, рекорд куйган иде. Хәер, авыл хуҗалыгы белгечләре быел моны артык көтмәде дә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов былтыргы уңышка өметләнмәскә кирәклекне кат-кат әйтте.

Быелгы икмәкнең чыгышы күңелдә берникадәр шик тудыра. Чөнки узган ел күп икмәккә өйрәнеп киткән идек. Быелгы корылык, дым җитмәү, бу көннәрдәге эсселек язгы бодайга хәйран тискәре йогынты ясады. Республика буенча 500 йөз мең гектарда язгы бодаебыз бар, - дигән иде министр июль ахырында “Татар-информ”га.

Әмма узган елгы мул уңыш авыл хуҗалыгы белгечләренең берникадәр кәефен дә кырды. Ник дигәндә, икмәк күп булгач, аның сатып алу бәясе кинәт төште. Ә игенче өчен үстергән икмәгеңнең амбарда тау-тау өелеп, кирәксез булып ятуы ач тору белән бер.

“Аз кап, май кап” дигән мәкаль бар татарда. Быел уңышның чагыштырмача азрак булуы бәя сәясәтендә чагылыр дип көтте аграрийлар. Инде беренче җылы хәбәрләр дә бар.

“Татар-информ” быелгы урып-җыю һәм көзге кыр эшләре барышы буенча 12 мөһим фактны туплады.

1. Центнерыннан 26 центнер уңыш

“Быел узган ел уңышын кабатлый алмадык. Республика буенча бүгенгә 3 млн 670 мең тонна бөртеклеләр суктырылды. Уртача уңыш гектарыннан 26 центнерны тәшкил итә.

Бүгенге көнгә Россия буенча, барлык мәйданнарның 70 проценты суктырылып алынды. Амбарларда 88 млн тонна тулаем җыем бар. Уңыш узган елга караганда 22 млн тоннага кимрәк. Россия буенча бер гектар мәйданнан 27,3 центнер бөртекле суктырылган. Бу – узган елга караганда 4,5 центнерга кимрәк дигән сүз”, - диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының үсемлекчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов.

https://tatar-inform.tatar/upload/image/2018/09/18/0133.jpg

2. Татарстан – Идел буе федераль округында беренче

Идел буе федераль округындагы 14 субъект арасында, бер гектар мәйданнан иң зур уңыш алучы төбәк буларак, Татарстан беренче урында. Республика басуларыннан бер гектар мәйданда 26 центнер ашлык суктырылды, дидек. Икенче урында - Пенза. Ул климатик яктан уңайрак саналса да, бер гектардан 25,3 центнер уңыш алды. Өченче баскычта – Мордовия (25 ц/га). Ут күршебез Оренбург игенчеләре бер гектардан 9 центнер тирәсе генә икмәк суктырган.

3. Актаныш тарихындагы иң зур уңыш

“Татарстанның 10 районы бер гектар мәйданнан 30 центнердан артыграк уңыш җыеп алган. Иң алдынгы урында Зәй районы (37,1 ц/га), икенчедә - Әтнә (33,2 ц/га), өченчедә - Актаныш. Һәм бүгенге көнгә иң күп тулаем җыем Актанышта - 151 мең тонна. Бу – район тарихында беренче тапкыр шундый зур уңыш. Сарман, Аксубай районнарында да уңыш күләме югары”.

https://tatar-inform.tatar/upload/image/2018/09/18/0161.jpg

4. Артта баручылар да юк түгел – Зәйдә – 37, Әгерҗедә - 16

Авыл хуҗалыгы министры урынбасары сүзләренчә, республиканың потенциалы җитәрлек. Тик шул ук вакытта уңыш күләме аз чыккан районнар да бар.

“Әгерҗе районында бер гектар мәйданнан 16,2 центнер бөртекле суктырылды. Чагыштырып карасак, Зәйдә – 37 центнер. Бу ике районны картадан карасаң, аралары да якын шикелле. Әмма Әгерҗедә туфрак та икенчерәк, һава шартлары да кырысрак булды. Бөгелмәдә 19 ц/га, Алабугада – 20 ц/га, Әлмәттә - 20,8 ц/га. Бу районнар республика потенциалын кирәк кадәр күләмдә ачып бетерергә мөмкинлек бирми”, - диде Илдус Габдрахманов.

5. Быел икмәкнең дәрәҗәсе бар, бәясе артты

“Россия буенча да, башка төбәкләр буенча карасак та, быел уңыш күләме берникадәр кимрәк. Шуңа күрә дә ашлыкның дәрәҗәсе бар. Бүген бигрәк тә арпага сорау зур. Арпаның килосын 9-10,50 сумнан сораучылар бар. Бу, һичшиксез, авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен әйбәт бәя. Шулай ук бодай культурасының да бәясе дә начар түгел. Әмма шул ук вакытта кемнең финанс мөмкинлеге бар, икмәген сатарга ашыкмаса да ярый. Чөнки урып-җыю чорында ашлык бәяләре һәрвакыт түбәнрәк була бит. Безнең фаразлар буенча, алга таба бәяләр хуҗалыклар өчен кулайрак, файдалырак булыр дип көтәбез”, - диде министр урынбасары.

https://www.tatar-inform.ru/upload/image/gallery/2018/09/18/703A9905.JPG

6. Чирек мәйданда шикәр чөгендере җыеп алынган

Татарстан басуларының 64 мең гектарында шикәр чөгендере үсә. Бу – узган елгы мәйданнан 10 процентка, ягъни 10 мең гектарга кимрәк. Бүген аграрийлар татлы тамыр җыю эшенә дә керешкән. Илдус Габдрахманов сүзләренчә, бүген гомуми мәйданның 15 мең гектарыннан шикәр чөгендере инде алынган.

7. Мөслим, Зәй, Сарманда гектарыннан ярты тонна уңыш алалар

“Бер гектардан уртача 359 центнер уңыш чыга. Бу - начар күрсәткеч түгел. Аеруча да мул уңыш Зәй зонасында. Мөслим районында бер гектардан уртача уңыш – 420, Зәйдә – 411, Сарманда – 410 центнер”, - диде урынбасар.
Шул ук вакытта уңыш күләме аз булган районнар да бар. 

“Идел аръягында һава шартлары начаррак булу сәбәпле, дым җитмәде. Буа, Кайбыч, Чүпрәле районнарында чөгендер уңышы берникадәр ким”, - диде Илдус Харисович.

https://tatar-inform.tatar/upload/image/2018/09/18/0138.jpg

8.   Яңа уңыштан 22 мең тонна шикәр комы җитештерелгән

Татарстанда шикәр чөгендере эшкәртүче өч завод бар. Болар – Буа, Зәй, Нурлат шикәр заводлары.

“Зәй шикәр заводы инде эшкә ике атна элек кереште. Соңгы ике көндә Буа заводы да чимал эшкәртә башлады. Бүгенге көнгә яңа уңыштан 22 мең тонна шикәр комы җитештерелде. Узган атнада старт бирелгән авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә быелгы шикәр комы сатылды”, - диде министр урынбасары Илдус Габдрахманов.

9. Яшелчә дә җитәрлек: Татарстан халкын яшелчә белән тәэмин итүдә кыенлыклар юк

“Аграрийлар республиканы тәэмин итәрлек һәм чит төбәкләргә сатарлык яшелчәне үстерә дә, җыя да алды, - диде Илдус Габдрахманов. – Бәрәңге дә, кишер, кәбестә уңышы да начар түгел".

10. Көзге уҗымның тишелеше начар

“Быел көзге культураларны чәчү өчен шартлар яхшы булды дип әйтеп булмый. Чөнки августның өченче кварталыннан алып, сентябрь аенда фәкать 15 мм явым-төшем күзәтелде. Дым юк”, - диде урынбасар. Илдус Харисович сүзләренчә, 2019 ел уңышы өчен 537 мең гектар мәйданга көзге культуралар чәчелгән. Шуның 400 мең гектарын - көзге бодай, 135 мең гектарын арыш культурасы алып тора.

https://tatar-inform.tatar/upload/image/2018/09/18/0157.jpg

“Туфракта дым начар булу, явым-төшеп аз төшү сәбәпле, культураларның тишелеше начаррак. Хәер, соңгы арада яуган яңгырлар ситуацияне берникадәр үзгәртте дип саныйм. Тик шулай да, барлык мәйданнарның яртысында көзге культураларның тишелеше һәм үсеше буенча артта калу проблемасы бар".

11. 
Көнбагыш быел да кырда калмасмы?

Тиеш түгел. Һәрхәлдә, авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов шул фикердә.

https://tatar-inform.tatar/upload/image/2018/09/18/0171.jpg

“Республика кырларының 128 мең гектарында көнбагыш үсә. Чыннан да узган ел, температура режимы аяк чалу, җәй салкынрак килү аркасында, җитешеп бетмичә, җыелып бетелмәгән мәйданнар калды. Быел көнбагышларның халәте начар түгел. Без инде кайбер урыннарда өстән сиптереп, тизрәк корыту эшен дә башкарабыз. Шуңа күрә октябрь башларында көнбагыш суктыру эшенә керешербез дип уйлыйм. Уңыш күләме буенча да начар булырга тиеш түгел”, - диде министр урынбасары.

12. Бәрәңге күп булса да, бәясе үзгәрмәгән


Республикада техник культураларның бәясе узган ел белән бер чама.

https://tatar-inform.tatar/upload/image/2018/09/18/0170.jpg

“Бүген рапсны май сыгу комбинаты 21-22 сумнан кабул итә. Көнбагышның бәясе берникадәр кыйммәтрәк булачак. Бәрәңгегә килгәндә, узган атнада башланган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә аның килосы 12 сумнан куелды. Бу узган ел белән чагыштырганда, артык та, ким дә түгел”, - диде авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов.

 

Автор: Чулпан ШАКИРОВА

Фото: Солтан Исхаков, Рамил Гали

 https://intertat.tatar//avyil/urak-k-nd-lege-tatarstanda-ikm-kk-b-ya-artty-b-r-geg-yuk/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев