Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Умырткалыкта кабат бүсер? Республика табиблары грыжа бүтән чыкмаслык итеп операция ясый башлады

Бүсер – үзәккә үткән бер афәт инде ул. Умыртка баганасында бүсердән интегүчеләр шактый. Җитмәсә, бүсерне алдырган очракта да, ул хәерсез кабат килеп чыгарга мөмкин. Республика клиник хастаханәсе табиблары бүсер кабат чыкмаслык итеп операция ясый башлаган. Медицина фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган табибы, нейрохирургия бүлеге мөдире Тимур Бикмуллин операция алдыннан журналистларны чакырып, аның үзенчәлекләре турында сөйләде.

Табиб сүзләренчә, умырткалар арасында урнашкан дисктагы бүсерне алу һәм аны кисәтү буенча әлеге операция уникаль санала. Татарстанда әле быел гына беренче мәртәбә ясала башлаган операциянең уникальлеге шунда: умырткалык баганасында бүсер яңадан чыгуга чик куела.

 

  • Умырткалар арасындагы дискта бүсерне кисеп алу операциясе микродискэктомия дип атала. Нервны кысып торган зарарланган дискның бер өлеше операция вакытында алына, ләкин микродискэктомия диск стенкасындагы ярыкны төзәтми. Бүсер урынында калган тишек үлчәме 5 мм дан артса, һәр дүрт пациентның берсендә яңа бүсер килеп чыга. Кабат операция кирәк дигән сүз.

 

 

Бүсер кабат чыкмаслык итеп ясалган бишенче операция

Республика клиник хастаханәсе табиблары исә микродискэктомиядән соң калган тишекне яба алырлык имплантат урнаштыра башлаган. Ул Европада күп кенә галимнәр һәм хирургларның умырткалар арасындагы диск бүсере үзенчәлекләрен күп еллар дәвамында өйрәнү нәтиҗәсендә эшләнгән.

6 март көнне хирурглар Яшел Үзән районыннан 35 яшьлек хатын-кызга операция ясады. Быел хастаханәдә шундый дүрт операция үткәрелгән. Монысы бишенчесе. Операция ике сәгать дәвам иткән.

– Бүсерне алу кыен түгел, ләкин хәлләр соңрак нинди борылыш алуы билгесез. Ниһаять, югары технологияле, кисемсез, кабаттан бүсер чыгу ихтималыннан коткара торган операцияләр үткәрә башладык. Элек бит бүсерне алуын ала идек, тик фиброз боҗрадагы тишекне каплый алмагач, бүсернең кабат чыгу ихтималы зур иде. Гадәттә, һәр дүрт кешенең берсе бүсер проблемасына кабаттан дучар була. Шуңа күрә, без ничек тә булса шул фиброз боҗраны каплау турында хыялландык, һәм шушы имплантны үзебезгә кайтарта башладык, - ди табиб.

 

Умырткалыкта бүсерне алу буенча Татарстанда елына 1,5 мең операция ясала

Ул умырткалыкта бүсерне алу буенча хастаханәдә елына 400 гә якын операция ясалуын әйтте. Башка клиникаларны да исәпкә алып, Татарстанда 1-1,5 меңләп шундый операция уздыралар.

Ә имплант кую юлы белән мондый операцияләрне әлегә Республика клиник хастаханәсендә генә ясыйлар. Тишекне каплый торган бу имплант Barricaid дип атала. Ул чит илләрдә 2008 елдан бирле уңышлы кулланылып килә.

– Дәүләт безгә квота, акча бүлеп бирә, шуңа без хәзер бөтен дөньяда кулланылган шушы имплантларны алачакбыз, замана белән бергә атлаячакбыз, - диде Тимур Бикмуллин.

Ул имплантлар берничә төрле булырга мөмкин, барысы да әйбәт булып бетмәве дә бар, ди.

– Операциядән соң шундук булмаса да, бер-ике елдан ниндидер өзлегүләр барлыкка килүе ихтимал. Шуңа күрә пациент өчен ни дәрәҗәдә файдалы булачагын җентекләп өйрәнгәч кенә, без шушы операцияләр ясарга карар кылабыз, - диде.

Тимур Бикмуллин башка төбәкләрдән дә теләүчеләргә операция ясаячакларын әйтте. Ләкин квоталар Татарстан халкы өчен генә, шуңа күрә башка төбәк пациентларына өстәмә федераль чаралар булса гына ясаячаклар.

 

Бүсер проблемасы башы - остеохондроздан

Бүлек мөдире сүзләреннән аңлашылганча, бүсер остеохондроздан башлана.

– Кагыйдә буларак, пациент берничә ел авыртуга түзеп йөри. Авырту гына түгел, бу әле тәннең сизгерлеге бозылу да. Неврологлар операциядән соң бүсер кабат чыгу куркынычы турында кисәтергә мәҗбүр, шуннан куркып, операциягә бармыйлар, консерватив юл белән генә дәваланалар. Дарулар белән дәваланудан туйгач, пациент ярдәм сорап янә каядыр мөрәҗәгать итә. Шул рәвешле, нейрохирургка килеп эләгә. Бу пациентның да шулай: берничә ай сызланып, авыртуга түзеп йөргән. Аннары МРТ (магнит-резонанс томографиясе – Т.И. искәрмәсе) ясаткач, бүсере булуы ачыкланган, аннан соң да әле безгә шундук килми, күпмедер вакыт дарулар эчүен дәвам итә. Авыру билгеләре бетмәгәч, безгә килергә карар кылган, - дип белдерде табиб.

Операция күпчелек яшьләргә ясала

Табиб мондый операцияләрнең Россиянең берничә төбәгендә генә уздырылуын, Идел буе округында да берәмлек очраклар гына булганын әйтте.

– Әлеге операция нигездә яшьләргә ясала, чөнки олырак яшьтәгеләрдә диск инде кипкән, таушалган, һәм мондый операция ясауның мәгънәсе булмаячак. Әле авыруы башлангыч стадиясендә генә булган яшь пациентлар кирәк. Авыруның башы гына булса, хәерлерәк. Операциядән соң башка җирендә бүсер чыкмас дип 100 процент гарантия белән әйтеп булмый, ләкин нәкъ шушы урында бүсер инде чыкмаячак дип ышандырып әйтергә була, - диде Бикмуллин.

Операция гомуми наркоз астында ясала.

– Бу югары технологияле, микрохирургия операциясе. Микроскоп ярдәмендә, рентген контролендә кечкенә генә кисем ясап башкарыла. Башта бүсер алына, аннары имплант куела. Без операция ясаган дүрт пациентның хәле бик яхшы. Тернәкләнү чоры да кыскарак. Элек хирурглар, пациентлар өчен борчылып, операциядән соң ай ярым-ике ай утырмый торырга киңәш итә иде, чөнки бүсер яңадан чыкмасын дип курка иделәр. Ә бу пациентларныкы башкача, чөнки без фиброз боҗра пластикасын ясыйбыз. Операциядән соң аякка басарга, утырырга ярый. Бөтенләй авырту тоймаячак дип әйтеп булмый анысы, кисем урыны барыбер күпмедер вакыт авыртып торачак. Пациентның тернәкләнү чоры да кыскарак, дөрес, бу инде шундук сикереп, волейбол, баскетбол уйный ала дигән сүз түгел. Ни дисәң дә, чынлап торып аякка басу һәркем өчен индивидуаль, дәвалау физкультурасы табиблары да шөгыльләнү кирәк, - дип белдерде Тимур Бикмуллин.

– Чит илдә башкачарак шул: табиб, операция кирәк ди икән, шундук тыңларга мәҗбүрләр. Бездә пациент үзе хәл итә бару-бармауны. Куелган имплант гомер буена җитәчәк, аны алмаштыру кирәкми. Ләкин безгә берничә пациентта үзгәрешләр булганы билгеле, алар я тау чаңгысында шуганда имгәнгән, я артык физик көчәнеш алган, – диде табиб.

Бүсерне булдырмый калу өчен киңәшләр

Тимур Бикмуллин бүсерне булдырмый калу өчен киңәшләр бирде.

– Бүсер чыкмасын өчен, беренче чиратта, артык каты физик эш белән черәшеп, организмга көчле йөкләнеш алудан чикләнергә кирәк.

– Әгәр дә инде бу авыр эштән башка берничек тә яшәп булмаса, эшне дөрес итеп башкару кирәк. Ягъни, спортчылар кебек. Әйтик, авыр атлетика белән шөгыльләнүче штанга күтәргәндә, ул умырткалыгын туры тота, аннары аны шундук турайта. Алга таба бөкерәеп күтәрми.

– Бу авырудан, нигездә, утырып эшләүчеләр тилмерә. Офисларда күп вакытын утырып үткәргән хисапчылар, менеджерлар, күп вакытын юлда руль артында үткәрүчеләр һәм башка хезмәткәрләр риск зонасында дигән сүз. Физкультурасыз ярамый, гел шөгыльләнеп торырга кирәк. Умыртка баганасы тыныч хәлдә генә булса, мускуллар тулысынча йомшара, һәм көчәнеш дискларга гына эләгәчәк, шуңа күрә без мускуллар корсетын да ныгытырга тиеш. Ә моңа я махсус күнегүләр, я гомуми физкультура, йөзү аша ирешергә мөмкин. Болар гомуми киңәшләр, кешегә нәселдән күчү дигән әйбер дә бар.

– Умырткалык өчен иң оптималь спорт төре – йөзү, шулай ук яткан хәлдә ясала торган физкультура. Скандинавия йөреше дә әле ярый, ләкин йөгерү, чаңгыда шуу умыртка баганасына файдалы дип әйтеп булмый. Кеше йөгергәндә, аягы белән җиргә баскан саен, умырткалар арасындагы дискка тәэсире бар. Вертикаль халәттә дискка басым болай да зур, ә без аны тагы да арттырабыз дигән сүз. Фиброз боҗра зарарланган булып, ярыклар була икән, шушы хәрәкәтләрдә ярыклар тагы да зураеп, читкә чыгарга мөмкин, ә анда янәшәдә инде нервлар, - диде табиб.

 

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Фото: Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәте, Гөлнар Гарифуллина

https://intertat.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев