Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Улын үтергән ананы нинди җәза көтә?

Улын үтереп, бетон белән катырып куйган түрә хатын, элекке депутат, җәмәгать эшлеклесе айлар буена баласын эзләшкән булып кыланган иде.

Әстерхан өлкәсе Думасы депутаты Галина М. 12 яшьлек улын үтерүдә гаепләнә. 10 ноябрьдә беренче суд утырышында хатын елап җибәргән. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте.

Тикшерү барышында Галина тыныч һәм уйлап эш итә, ул баласының мәетен бетонга күмеп куйганын сөйләгәндә дә хискә бирелми. Ләкин беренче суд утырышында Галина күз яшьләрен күрсәтә. Судья баланың яралары турында санап киткәндә, хатын бөтен залга ишетелерлек итеп үкереп елап җибәрә. Аннары үкенүен сөйли, - дип яза "Интертат". 

Әстерхан шәһәрендә 12 яшьлек малай быел мартта югала. Әти-әнисе сүзләренчә, бала мәктәпкә китә һәм әйләнеп кайтмый. Өч ай узгач, июньдә аның мәетен абыйсының өендә табалар. Җинаятьтә шикләнеп баланың әнисе — биредәге җәмәгать эшлеклесе Галина М. тоткарлана. Аның җинаятен фаш итүдә бердәнбер шаһит — өлкән улы булыша. 

Олы улы әнисенең спектакль уйнаганын аңлап ала һәм әнисенә каршы күрсәтмәләр бирә. Сорау алганда бу хатын үз фаразын сөйли. Ул малае йокыга киткәнен көтеп тора, аннары баланың башына пластик пумаланың очлы ягы белән суга, аннары гантель алып, берничә тапкыр тондыра. Малай урында ук үлә.

Җинаять эзләрен яшерү өчен әни кеше баласының мәетен машинага сала һәм олы улының өенә алып бара. Галина баланың мәетен базга алып төшә һәм сыек бетон белән күмеп куя. Гантель һәм баланың телефоны салынган пакетны Галина елгага илтеп ташлый. Бу пакетны тикшерүчеләр таба.

Экспертиза Галинаны үз акылында дип таба. Хәзер экс-депутатны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Тикшерү фаразы буенча, малай 4 мартта өйдән чыгып китә һәм икенче көнне иртән генә кайта. Талаш вакытында 56 яшьлек анасы аңа гантель белән суга. Балигъ булмаган бала шул урында  үлә. Баланың гаиләсе тикшерүне ялган юлга кертеп җибәрергә маташа. Алар берничә тапкыр баланы өй янында күрүләрен әйтә. Алар видеокүзәтү камераларындагы кадрларда күрсәтелгән кешеләр арасында да улларын таныган булып кылана, бала исән дип күрсәтәләр. Бу турыда Русия Тикшерү комитетының Әстерхан өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең сайтында хәбәр иттеләр, - дип яза "Интертат".

Галина М. сайлау алды роликларында үзенең дүрт баласы булуын әйтә, гаилә кыйммәтләре, баласы бердәм дәүләт имтиханын бирә алмаган ананың «кайгысын» аңлавы һәм башкалар турында сөйли...

Мәрхүм малай спортчы була, ул — тхэквондо буенча Көньяк федераль округ чемпионы.

Фото: https://astr.sledcom.ru

Автор: Резеда Галикәева

 

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев