Саба дулкыннары

"Улымны 8 хезмәттәшен үтерүгә этәргән бердәнбер сәбәп – бабайлык кына була ала"

Гаскәрдә сигез хәрбине атып үтерүдә гаепләнүче Рамил Шәмсетдиновның әтисе Сәлимҗан Азатлыкка әйтүенчә, аның улын хезмәттәшләре җәберләгән булырга мөмкин, җинаятькә нәрсә этәрергә мөмкин булуын ул күз алдына да китерә алмый.

 

Байкал арты төбәгендәге хәрби бүлектә 25 октябрь кичендә каравыл алышынганда сигез хәрбине атып үтерүдә гаепләнүче Рамил Шәмсетдиновның әтисе Сәлимҗан Шәмсетдинов элек Төмән өлкәсенең Вагай район үзәгендә полициядә эшләгән һәм хәзер дә Вагайдя яши. Капитан дәрәҗәсендә пенсиягә киткәч янгын сүндерү бүлегендә 11 ел буе инспектор булып хезмәт иткән. Әле аңа 55 яшь, күптән түгел инсульт кичергән, инде беркайда да эшләми.

Ул өч баласын да – Риан, Динар һәм Рамилне – ялгызы үстергән. Рамилгә яшь ярым булганда әнисе гаиләдән киткән, эчә торган булган һәм соңыннан бөер церрозыннан вафат булган. Өлкән улы Риан хәзер гаиләсе белән Кырымда яши, ике бала үстерә. Уртанчы улы Динар авылда калган, әтисе кебек полициядә эшли.

Әлегә шок хәленнән чак кына чыгып киләбез, диде Сәлимҗан Шәмсетдинов Азатлыкка. "Кырымнан өлкән улым кайтты, бергәләп нишләргә дип уйлыйбыз. Миндә шикәр авыруы, кан басымы югары, инсульт кичергән килеш Читага барып җитәрменме, юкмы – белмим. Әмма барырга кирәк, безгә бит берсе дә берни аңлатмады. Улым хезмәт иткән хәрби бүлектән шалтыратмадылар да", диде ул.

Сәлимҗан Шәмсетдинов
Сәлимҗан Шәмсетдинов

Азатлык Сәлимҗан Шәмсетдинов белән улы Рамил, аның хәрби хезмәттә кичергәннәре, зарланулары, соңгы сөйләшүләре ни хакта булуы һәм алга таба нишләргә җыенулары турында сөйләште.

— Рамил үзе хезмәт иткән җирдәге бозык, уставтан тыш мөнәсәбәтләр турында әйткәне булмадымы?

— Юк, зарланмады. Бабайлык (дедовщина) бар дип әйтте, әмма аның нәрсәдә чагылуын әйтмәде. Күрәсең, минем белән сөйләшкәндә янында офицерлар торгандыр, шуңа бу хакта сүз кузгатмый иде.

— Бабайлык бар дип әйтте дидегез, ниндидер нечкәлекләренә тукталганы булдымы?

— Юк шул. Нечкәлекләрен сөйләмәде. Әйе, бабайлык та, дембельләр (гаскәр хезмәте мөддәтен тәмамлап килүчеләр - ред) дә бар, ниндидер иерархия дип әйтте. Шуннан башканы сөйләмәде.

Рамил Шәмсетдинов (уңда)
Рамил Шәмсетдинов (уңда)

— Соңгы тапкыр кайчан сөйләштегез?

— Шул 25 октябрьгә кадәр берничә көн алда. Шимбә көнне. Ул телефонын югалткан иде. Хәзер инде интернеттан укыдым, алар телефоннарын офицерларга тапшыралар икән һәм аны урлаганнар. Сентябрьдә 3-4 атна без аның белән бөтенләй сөйләшмәдек. Телефонын тапшырыр алдыннан ул симкасын аннан алган булган. Телефоннарны офицерлар шимбә-якшәмбе генә биргәннәр. Әмма ни сәбәпледер аның телефонын урлаганнар.

мондагы кибеттән телефон алдым, шуңа әле аларга 1500 сум бурычлымын, миңа аны кичекмәстән бирергә кирәк, алайса подполковник мине җәзага тартачак", диде

Соңгы тапкыр үз симкасыннан шалтыратты. "Син кеше телефонына үз симкаңны куйдыңмы әллә?", дип сорадым. "Юк, мондагы кибеттән телефон алдым, шуңа әле аларга 1500 сум бурычлымын, миңа аны кичекмәстән бирергә кирәк, алайса подполковник мине җәзага тартачак", диде. Ни сәбәпле җәзага тартачагын сорадым. "Сатучы, без акчаларны бирмибез дип, подполковникка зарлана" диде. Син һәрвакыт бурычка аласыңмы әллә, дип сорадым. "Юк беренче тапкыр телефон алдым, әмма бурычны хәзер үк түләргә кирәк. Иртәгә 12гә кадәр бирәсе", дип әйтте. Мин аннан банк картасы номерын сорадым. Аларның бит хәзер карта системы. Ниндидер хезмәт хакы күчә диме шунда. Ул карта номерын бирде. Без анда акча күчерә алмадык, чөнки безнең ВТБ түгел, ә "Сбербанк". Бу картаны ни сәбәпледер кабул итмәде. Мин аңардан дусларының "Сбербанк" картасы булу мөмкинлеген сорадым. Николай Ташвановта бар диде. Шул карта номерын бирде. Без шунда җибәрдек. Бер сәгатьтән шалтыратып сорадым, әйе, килде, бурычны түләдем диде. Шуның белән бу сөйләшү бетте.

Аңа кадәр бер атна элек документларның копиясен җибәрүне сорады, килешү нигезендә хәрби хезмәттә калырга теләвен әйтте. "Әти өйдә эш юк бит, нишләп анда трай тибеп йөрим, монда һичьюгы ниндидер хезмәт хакы алачакмын, фатир да бирәләр", диде. Шуннан соң мин бөтен документларны җыеп почта белән җибәрдем.

— Кайсыдыр подполкновниктан эләгәчәк дигәндә ул аның фамилиясен әйттеме?

— Әйтте, әмма мин инде хәтерләмим.

— Моңа кадәр акча җибәргәнегез булдымы?

— Юк, беренче тапкыр җибәрдем. Аның симкасына 200әр сум акча сала идем.

— Рамил кайчан гаскәргә китте ?

— 2 июльдә.

— Еш сөйләшеп тора идегезме?

Сентябрьдә ай буе сөйләшмәдек, телефонын урлаган булганнар

— Ай ярым ул хәрби укуда булды. Без һәр шимбә-якшәмбе сөйләштек. Аннары хәрби бүлеккә күчкәч, сирәгәйде. Ә сентябрьдә ай буе сөйләшмәдек, шул телефонын урлаган булганнар икән. Анысын инде хәзер интернеттан укып кына белдем. Миңа "югалттым" дип сөйләде. Бер тапкыр "ваттым" диде.

— Аның янына барганыгыз булдымы?

— Юк. Мин инсульт кичердем. Һәрвакыт югары кан басымы. Шикәр авыруы белән дә авырыйм. Озын юлга чыгып китә алмыйм.

— Сәлимҗан әфәнде, бу вакыйга турында кайдан ишеттегез?

— Өч көн элек бер хатын-кыз Вконтакте челтәреннән минем Шәмсетдиновның туганы булу-бумавым, Рамилнең хәрби хезмәттә булу мөмкинлеге белән кызыксына башлады. Ул үзе Мәскәүдән иде. Мин инде әллә армиядә кредит алган да, банктан шалтыраталармы дип уйлый башладым. Ничек үсүе, тегесе-бусы турында сораша башлагач, мин ни булганлыгы белән кызыксындым. Аннары ул: "Ә сез белмисез мени? Ул бит җинаять кылган", диде. Ә мин кайдан белим?! Без шок хәлендә калдык. Шуннан соң бер сәгатьтән инде интернеттан хәбәрчеләр төрле сораулар яудырырга тотынды. Ничектер телефон номерымны белгәннәр. Шалтырата башладылар.

— Рамил нинди бала булып үсте?

— Барлык өч балам да берүк тәрбия алдылар. Алар әдәпле, ачык күңелле, белемлеләр Яхшы малайлар. Гаиләдә акырышмыйбыз-талашмыйбыз, хәмер белән мавыкмыйбыз. Барысы да спорт белән шөгыльләнә. Олы улым хезмәт итте, уртанчы улым полициядә эшли. Олы улымның ике баласы бар. Ул Кырымда яши.

— Бу фаҗига ни сәбәпле килеп чыккан булырга мөмкин?

Рамил Шәмсетдинов
Рамил Шәмсетдинов

— Рамилне бу адымга этәргән бердәнбер сәбәп – бабайлык кына була ала, офицерларның вазгыятьне контрольдә тотмавы, җитешсезлекләргә, кимсетү, кыерсытуларга күз йомуы. Улым бик түземле, аны кимсетсәләр, кыерсытсалар, ул түзеп тора, низагка керми иде. Аны ничек шулай сигез кешене атып үтерү хәленә җиткерә алулары башка сыярлык түгел. Анда нидер булган һәм шуннан соң ул аларны үтергән. Медиада саклану министрлыгының ниндидер көнкүреш низагы булган, нервлары түзмәгән дигән сүзләрен китерәләр. Бу берничек тә алай була алмый, улымның нервлары тимер кебек нык иде. Ул кечкенәдән спорт белән шөгыльләнеп үсте, хәрби-спорт клубына йөрде, гаскәргә кечкенәдән әзерләнде. Балыкчылык техникумында укыганда грек-рим көрәше белән шөгыльләнде. Тубылда укыганда йөгерүдә шәһәрдә беренче иде. Аның бернинди сугышуда катнашканы булмады, беркемнән аның турында зарлану ишетмәдем. Балаларым бөтен мәктәп укучылары белән дус иде. Салкын тиюдән башка берни белән авырганы булмады.

***

Сәлимҗан абыйга военкоматтан килүче дә шалтыратучы да булмаган, бары фаҗига көнендә өлкә хәрби комиссары шалтыратып аңа журналистлар белән сөйләшмәскә кушкан. ФСБ хезмәткәре дә аңлатма сораган. “Ни булса — шуны барысын да сөйләп бирдем”, ди Сәлимҗан абый.

Сәлимҗан Шәмсетдинов ике улы белән Читага барырга планлаштыра. "Рамил хезмәт иткән хәрби бүлеккә барырга телибез. Шунда барып белешергә җыенабыз, беркем дә шалтыратмый бит, аңлатмый, ни булганы билгесез”, ди Сәлимҗан Шәмсетдинов. Әти кеше әлегә барлык хәбәрләрне матбугаттан белә һәм бер тапкыр улына билгеләнгән адвокат белән аралашкан. Аның сүзләренә караганда, Рамил үзе берничә көн шок хәлендә булган, әле ул тынычлана башлаган.

Минем улым үтерүче дип уйлауларын теләмим


"Баргач карарбыз, бәлки алга таба да шул адвокат калыр", ди ул. Фаҗигадән соң ул улы белән бер тапкыр да сөйләшмәгән, бары шул адвокат белән генә элемтәсе бар.

Дуслары һәм теләктәшлек күрсәтүчеләр Сәлимҗан Шәмсетдиновка ярдәм итү өчен интернет аша акча җыя башлаган, чөнки аның 20 мең сум хәрби пенсиясе Читага барып йөрергә, адвокатлар өчен түләргә җитәрлек түгел.

“Мин хәзер җәмәгатьчелек резонансы булуын, бу турыда күбрәк кешенең белүен телим, минем улым үтерүче дип уйлауларын теләмим”, ди Сәлимҗан Шәмсетдинов.

28 октябрьдә Читаның хәрби мәхкәмәсе Рамилне кулга алу карары чыгарды.

Интернетта “Рамил Шәмсетдиновка – ирек” дип аталган петиция Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцевка юлланган. Петицияне имзалаучылар саны 5250дән артып китте. Мөрәҗәгать авторлары армиядә “бабайлыкны” туктатуны, Рамилне тернәкләндерү үзәгенә җибәрүне, аңа аклау хөкем карары чыгаруны таләп итәләр.

 

Чыганак: https://www.azatliq.org

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: