Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Улларының яңа шөгыле хакында Ниязның әти-әнисе белмәгән… Ул, аркаларым сызлый, кәефем юк, дип кенә зарланган…»

Бу фаҗига турындагы хәбәр күршеләргә бик тиз таралды. Аңа әле 20 генә яшь иде бит. Гөлләрнең чәчәккә бөреләнгән вакыты гына. Ниязны иртә үлемгә нәрсә этәргән соң? Таза гәүдәле, көчле егет нишләп әле авырмыйча гына үлемгә бирешкән? Әлеге сорау күпләрне борчыды. Соңгы арада бер Нияз гына якты дөнья белән хушлашмаган икән....

Ниязны күмгәндә бик күп дуслары килгән иде. Алар үзара «артык доза» дип сөйләштеләр. Нияз артык доза аркасында киткән икән.

Миңа бервакыт дәваланган наркоман белән сөйләшергә туры килгән иде. Ул менә нәрсәләр сөйләде: «Башта «дусларым», кадап кара, кәефне шундый күтәрә, диделәр. «Юк», - дидем. Мине «эшкәртү» башланды. Бирешмичә артык озак йөри алмадым, бирештем. Алар миңа кадагач та акча сорамадылар, бушлай, диделәр. Бик тирәнгә кереп киттем, наркотикларның нәрсә икәнлеген аңладым, ләкин ычкыну кыен иде. Баштарак күңелле дә булды, шуны кадагач, шатлык биләп ала иде. Көләсе килеп кенә тора. Көлүдән чын «кәеф» кичерәсең. Ләкин «кәеф» озак дәвам итә алмый. Ул наркотиклар кабул иткәндә генә була. Ә аннан соң… Ә аннан соң наркоманның тормышы чынбарлыктагы куркыныч төшкә әверелә.

Ата-аналар бер нәрсәне искәрсәләр иде: наркоман балалар, гадәттә, тиз кызучан, ярсучан була. Аларның ата-аналарына каршы сөйләүләре яшьлек билгесе түгел, ә бала «сазлыкта» утыра дигән сүз. Кызганыч, күп ата-аналар балаларын игътибарсыз калдыра. Баланы өй тирәсендә генә йөри дип беләләр, аларның кем белән аралашканын күзәтмиләр.

Ата-аналарның күбесе авыр тормыш мәшәкатьләренә чумган, яшүсмерләрнең күңелләрендә ни барлыгына игътибар итәргә дә өлгермиләр. Бу тозакка ничек эләгүемне гыйбрәт өчен искә төшерәм. Шул вакытларны искә төшерсәм, йөрәгем «жу» итә.

Ул чакта наркотиклар белән «кәефләнүемнең» беренче атналары гына иде. Бермәлне төнлә уянып киттем. Авызым кипкән, бөтен тән ватылган. Күңелсез, дөньяда ямь калмаган кебек. Су эчеп карадым. Файдасы юк. Менә шунда мин үземнең наркотик «тозагына» эләккәнемне аңладым. Яныма әнием килеп, авырмыйсыңмы, дип сорады. Кәефем юк, дидем. Әни китүгә, йә салкын, йә эссе була башлады. Шабыр тиргә баттым. Иртән торгач, әнигә, дустыма барам, дип өйдән чыгып киттем. Үз «дусларымны» эзләп таптым. Араларындагы Марина дигәне, күзләрең пыялаланган, диде. «Булса булыр, кәефем юк», - дим. «Дәвалану өчен 200 сум акча кирәк. Бу юлы синең чират, акчасыз әйләнеп кайтма», - дип калдылар артымнан. Әнидән көчкә 200 сум акча сорап алдым. Бурычым бар иде, дип алдадым. Әни ике тапкыр бирде дә, башкача акча бирмәс булды. Ике мәртәбә акчаны урлап алдым. Моны белгәч, әти кыйнап та карады. Өйгә сирәк кайта башладым. Төсле металл урлап саттык. Аннары фатирлар басарга керештек. Иптәшләрне кулга алдылар. Шул рәвешле шактый вакыт «сазлыкта йөзеп», яшәр өчен тәмам көчем калмагач, бу афәттән котылу юлын эзләргә уйладым. Миңа абыем ярдәм итте. Мәңге яшәсен, ул булмаса, урамда егылып үләсе идем. Асылынырга да уйлап йөрдем. Мин инде кешелегемне югалткан идем. Наркотик табу өчен наркоман теләсә нәрсә эшләргә сәләтле. Ул көпә-көндез сезне машина астына этеп, кулыгыздагы букчаны тартып алырга да, сезне буып үтерергә дә мөмкин. Болар барысы да тагын бер тапкыр «кәефләнү» өчен эшләнә. Хәтта әти-әнисен, әби-бабасын, күршеләрен, дусларын, сөеклесен дә үтерә ала.

Мин башымнан узганнарны гыйбрәт өчен сөйлим. Наркоманнар турында, гыйбрәт өчен, күбрәк язарга кирәк».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев