Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Ул әтисенең туган көнендә вафат булды". Соль-Илецкида ялда вакытта Минзәлә егетен яшен суккан

18 июль көнне Оренбург өлкәсенең данлыклы Соль-Илецк шәһәр курортында, “Развал” күлендә фаҗига була.

Минзәлә шәһәреннән әти-әнисе белән ялга килгән 13 яшьлек Юра яшен корбаны була. “Татар-информ” хәбәрчесе әлеге гаиләне якыннан белүчеләр һәм фаҗига шаһитлары белән аралашты.

 

“Юраны җирләделәр”

– Без Тоня белән озак еллар бергә эшләдек. Бу гаилә шундый дус иде. Үрнәк гаилә алар. Владимир белән Антонина өч малай тәрбияләп үстерде. Юра – уртанчысы. Әлеге фаҗига турында апам хәбәр итте. Әлегә мин Минзәләдә түгел, шуңа барысын белеп тә бетермим. Бары шуны гына ишеттем, бүген Тоня күзләрен ача башлаган. Ул бит шулай ук суда булган һәм яшеннән зыян күргән. Ә мәрхүм Юраны бүген җирләгәннәр, - диде Роза ханым “Татар-информ”га.


 

“Юраны ничек итеп ашыгыч ярдәм алып китүен күрдем”

Соль-Илецк шәһәрендә яшәүче Ольга Гольцева Юраны ашыгыч ярдәм белән алып китүләрен күргән.

– Яңгыр бик көчле яуды, яшене дә куәт булды, - ди Ольга ханым. – Мин күк дөбердәү тавышы тынып торган арада, ашыгыч ярдәм сиренасы тавышын ишетеп, тәрәзәгә карадым. Светофорда тора иде ул. Аның арткы ишеген ачтылар. Шул ук вакытта икенче ашыгыч ярдәм машинасы да килде. “Носилка”га салып, бер малайны алып чыктылар. Ул бер кат плавкидан гына иде. Мин әле ул вакытта ни булганын аңламадым да. Соңрак кына бер баланы яшен суккан дип хәбәр иттеләр.

“Титаник” кабатланды”

Әлеге фаҗигада берничә кеше һәлак булган дигән сүзләр дә йөрде. Бу хәбәрне Татарстанга шунда ял итеп ятучы ханым яздырып җибәргән. “Бүген мәхшәр булды. Нәкъ “Титаник” фаҗигасе сыман. Бик каты яшен яшьнәде. Чатыр асларына кача алган кеше качты, качмаганнарны яшен сукты. Әле дә аңыбызга килә алмыйбыз. Бүген кеше аеруча да күп иде. Сабыйлар, күкрәк балалары...Бүген иртән билет алырга чиратның озынлыгы чакрымнарга сузылды. Күлгә бик көчле яшен сукты. Гомерең бетсә, монда килеп үлеп кайтасың икән. Мондый галәмәтне күргәнем юк иде. Исән калдык, хәзер ашап-эчәбез дә, юлга чыгабыз”, - дип сөйли ул. 

Аның куркынган тавышын түбәндәге аудилязмадан ишетергә була: 

“Мондый яшенне беренче күрүем иде"

 

Җырчы Алсу һәм Азат Фазлыевлар да бу көнне Соль-Илецк шәһәрендә булган.

- Кара болыт килгәнен күргәч, күлдән чыгып, мичкәләр ягына киттек. Нәкъ күлгә карап торган кедр мичкәсенә кереп утырдык кына, яшен камчысы китереп сукты. Минем шундый якынлыкта, шундый куркыныч тавышны ишеткән юк иде. Утырган җирдән түнеп китә яздык. Күп тә үтмәде, сигналларын акыртып ашыгыч ярдәм машинасы үтте. Халык, коеп яуган яңгырдан качып, төрле гөмбәзләргә таралды. Без ул малайның үзен күрмәдек, - диде Алсу Фазлыева.

 

 

  •  

 

  • “15 июль – аның туган көне иде, ә 18е – әтисенеке”

 

 

Юраның туганнан-туган апасы Полина Игнатова сүзләренчә, гаилә Тозлы күлгә бергәләп – бишәүләп ял итәргә барган. Антонина һәм Владимирның олы уллары – Олегка – 14, Юрага – 13, Дениска 7 яшь.

– 18 е – Юраның әтисе Владимирның туган көне иде. Алар шул бәйрәмне бәйрәм иткәннәр. Ә 15 июль – Юраның туган көне. “Малайның әнисе дә үлгән” дигән сүзләр дөрес түгел. Әнисе дә, әтисе дә, абыйсы белән энесе дә исән, - ди Полина.

“Бу – Оренбургта иң көчле яңгыр булган”

– Бу көнне иртәдән көн матур булды, күлләрдәге халыкның исәбе-хисабы булмады, - дип сөйләде “Татар-информ”га шунда ял итүче Зилә Мөбәрәкшина. – Без дә ул көнне күлдә идек, әмма мин һава торышы ничек булачагын алдан карап куйдым. Анда берничә сәгатькә сузылачак көчле яңгыр, яшен турында кисәтү бар иде. Төштән соң көн бозылды, күк йөзе кинәт караңгыланды, болытлар куера башлады. Яшен башлангач, без чыгу юлына юл тоттык. Халык күп булу сәбәпле, тиз генә чыгу мөмкин дә түгел иде анда. Капканы да ачтылар хәтта.

Соль-Илецкида яңгырлар бик аз ява икән. Бу – Оренбургта бу сезонда иң көчле һәм бердәнбер яшенле яңгыр булган.

 

 

“Яшен вакытында да күлгә керүчеләр булды”

Без чыгып барганда кеше әле күлгә бара гына иде. Көчле яшен булуына карамастан, күлдә калучылар да булды.

Үлгән бала турында мин фаҗиганең икенче көнендә, без торган йортның хуҗабикәсеннән ишеттек, - диде Зилә.

Ул шулай ук, җирле халык арасында йөргән сүзләр турында сөйләде.

– Бүген кибеттә чиратта басып торганда бер кыз сөйләде. Аның әнисе хастаханәдә эшли икән. Аның сүзләренчә, бу малайны яшен сукмаган, яшен килгәндә, куркып, ашыгып, күлдән чыгарга маташкан һәм тозлы суга тончыккан. Тозлы су үпкәсенә кергән. Үпкәгә тозлы су керсә, кеше сулый алмый икән. Бер ашыгыч ярдәм чакыртканнар, анысы килеп җитә алмаган. Икенче реанимацион ашыгыч ярдәм килгән. Малай 20 минут исән булган әле. Әмма медиклар килеп җиткәнче аның авызыннан алсу күбекләр чыга башлаган, - дип сөйләде шунда ял итүче кыз.
  • Сулыш юлларындагы су гаепле

Оренбург басмалары язганча, гаилә Соль-Илецк шәһәренә шул көнне килгән була. Яшен башлангач, коткаручылар ял итүчеләрне кисәтеп, рупордан кычкырып, судан чыгарга, ышыкланырга кушып йөри. Яңа гына ялга килгән Юраның судан чыгасы килми, күрәсең. Суны яшен суккач, ул аңын югалта. Аңа ярдәмгә дип, әтисе суга ташлана. Ашыгыч ярдәм машинасы да тиз килә. Әмма баланың гомерен саклап кала алмыйлар, ул хастаханәгә бару юлында өзелә.

Фаҗиганең беренчел сәбәбе итеп, малайның сулыш юлларына су эләгү аталган.

Район ярдәм итәчәкме?

Минзәлә районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наилә Бикеева мәрхүм Юраны җирләүдә катнашкан.

– Шәһәрдәге беренче номерлы мәктәпнең 6 “В” сыйныфын тәмамлаган иде. Бик актив бала булды, “Юный армеец” буларак билгеле. Күпбалалы, тулы гаиләдә үсте. Абыйсы 7 сыйныфны тәмамлады, энесе быел беренче сыйныфка укырга керә. Юраның әтисе Себердәге бер оешмада бораулаучы ярдәмчесе булып эшли. Әнисе “Пятерочка”да сатучы булып хезмәт куя, - диде ул.

Урынбасар сүзләренчә, мәрхүмне кичә алып кайтып, бүген җирләгәннәр.

– Зиратта кеше бик күп иде. Мәктәп коллективы, классташлары, абыйсының сыйныфташлары, дуслары. Классташларының әти-әниләре дә бар иде. Әнисенең хәле мактанырлык түгел. Шулай да аны җитәкләп алып чыктылар. Гаилә шул көнне ял итәргә барган булган, фаҗига дә шул ук көнне килеп чыккан, - диде Наилә Бикеева.

“Татар-информ” хәбәрчесенең: “Әлеге гаиләгә матди ярдәм күрсәтеләчәкме?” дигән соравына социаль мәсьәләләр буенча урынбасар болай дип җавап бирде:

– Әлегә безгә мөрәҗәгать итүче юк. Хәер, алар әле ул хәлдә түгел. Шуңа күрә ярдәм турында берни дә әйтә алмыйм, - диде урынбасар.

 

Автор: Чулпан ШАКИРОВА

http://www.intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев