Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Ул мине бик нык ярата, шуңа мондый адымга барган»: Чаллыда сөеклесенең элекке ирен үтерергә заказ биргән ир-атны хөкем итәләр

Чаллыда 32 яшьлек Ленар Рәхимов суд каршына басты. Ул үз сөеклесенең элекке ире, җирле эшкуар Марсель Әхмәтовны үтерергә заказ бирүдә гаепләнә.

Рәхимовның теләге чынга ашмый – корбан пулядан качып котыла. Зыян күрүченең адвокаты раславынча, тормышка ашмый калган канлы үч алуда эшкуарның элекке хатыны Лилия Әхмәтова тора. Хәзер ул бу эштә шаһит сыйфатында катнаша, әмма яклаучы як аны җинаять җаваплылыгына тартырга җыена.

 

Марсель Әхмәтовның аннан үч алуда элекке хатынын гаепләве нәрсәгә нигезләнгән, Лилия Әхмәтова әлеге эшкә катнашы булмавын ничек аңлаткан, ни өчен «киллер» барысын да хокук саклау органнарына сөйләп бирергә уйлаган – әлеге язма шул хакта.

 

«Бу миннән канлы үч алуда инде икенче омтылыш!»

 

Тикшерүчеләр фаразлавынча, гыйнвар аенда 32 яшьлек Ленар Рәхимов Түбән Камада яшәүче 37 яшьлек Ленар Галимовка заказ белән мөрәҗәгать иткән – сөеклесенең элекке ирен үтерергә кушкан. Моның өчен 300 мең сум акча вәгъдә иткән. Әмма «киллер» кеше үтерергә әзер булып чыкмый һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә.

 

Полициядә эшкуарга «һөҗүм итү» һәм заказ бирүчене җинаять өстендә тоткарлау планын төзиләр. Шуннан соң, февраль аенда үткәрелгән махсус операция вакытында, Галимов «үтерелгән» Әхмәтовның шәхси әйберләрен тапшырган чагында, Рәхимовны кулга алалар. Тикшерү барышында ул үз гаебен тулысынча таный. Аның сүзләренчә, заказны үтәргә аны беркем дә мәҗбүр итмәгән. Әхмәтовны үтерү планын үзе төзегән, үзе үк аны чынга ашырырга теләгән.

 

Зыян күрүче Марсель Әхмәтов судта белдергәнчә, полицейскийлар аңа тормышка ашмый калган мәкерле план хакында сөйләгәч, ул моңа бер дә гаҗәпләнмәгән. «Бу миңа Рәхимов тарафыннан әзерләнгән инде икенче һөҗүм, - дип искәртә Әхмәтов. - Беренче омтылышны ул аерылышу процессы барган чагында ясады. Алабуга егетләрен яллады, алар миңа һөҗүм итәргә тиеш иде. Алар минем арттан күзәтте, суд янында каравыллады. Үземне күзәтүләрен сизеп тордым. Ул чагында боларның барысы артында да хатыным торганына ышанмый идем әле. Хәзер исә бернинди шигем дә калмады».

 

Соңрак ачыкланганча, Әхмәтовлар тыныч кына аерылышмаган. Зыян күрүче сүзләренчә, элеккеге хатыны җәнҗал куптарган, аңа йодрыклары белән ташланган һәм күп кенә документларын (чит ил һәм Россия паспортлары, милек кәгазьләре һ.б.) урлаган. «Полиция бүлегендә миңа аларга Галимов китергән паспортымны күрсәттеләр. «Киллер»га исә документны, үтерүче минем төс-кыяфәтемне күзалласын һәм кайда яшәвемне белсен өчен, Рәхимов тапшырган. Шул чагында боларның барысы артында да кем торуын аңладым», - ди эшкуар.

 

Марсель Әхмәтов үз версиясен раслый торган тагын бер дәлил китерде. Аның сүзләренчә, Рәхимовның нияте җитди булуына инану өчен, оперативниклар Галимовтан аңа түбәндәгеләрне тапшырырга кушкан: имештер, Әхмәтов теркәлгән урын буенча яшәми һәм хәзер аны каян эзләргә икәнлеге аңлашылмый. Галимов заказ бирүчегә шулай дип әйткән дә. Рәхимов моңа җавап итеп Лилиянең элекке ире кайда яшәвен шәхсән үзе күрсәтергә булган. «Минем коттедж бистәсендә төзелеп бетмәгән йортым бар. Бистә зур түгел – барысы да бер-берсен белә. Бер көнне миңа күршеләрдән хәбәр килде: берничә тапкыр ерак түгел генә безнең номерлар куелган машинаны күргәннәр. Эш шунда ки, әлеге машина аерылышканнан соң элекке хатынымда калды. Видеокамералардан карагач (алар бистәдә бик күп), машина чынлап та бирегә килгән һәм аның белән Рәхимов идарә иткән булып чыкты. Машинада элекке хатынымның дусты Галимовны минем йортымны күрсәтергә дип алып килгән. Видеокамераларда боларның барысы да теркәлгән», - ди эшкуар.

 

«Менә сез биредә элеккеге хатыныгызның сезгә карата мөнәсәбәте начар булуын әйттегез, ә сез моңа нинди реакция белдердегез – аны кыйнадыгызмы?» - дигән сорауга Әхмәтов: «Кыйнамадым», - дип җавап бирде. Дөрес, аның сүзләренчә, бер очрак булган: чираттагы җәнҗал вакытында ул хатыны таләп иткән ачкычларны ыргыткан, ул Лилиянең битенә эләккән.

 

«Ул миннән үч алырга карар кылды»

 

Зыян күрүченең элекке хатыны Лилия Әхмәтовадан сорау алу шактый кыен булды. Ул сорауларны аңлап бетермәвен белдереп, кайвакыт сорауларга урынсыз яки сорауга сорау белән җавап бирде. Шуңа да карамастан, хөкемдар Лилиянең Марсель Әхмәтовка 2001 елда кияүгә чыкканын белде. Берничә айдан соң аларның кызлары туган. Ә берничә ел үткәч алар кабер ташлары ясау һәм кую буенча уртак бизнес ачып җибәргән. Хәер, хатынның әйтүенчә, уртак бизнес бары тик кәгазьдә генә булган. Чынлыкта, нигездә аның үзенә генә эшләргә туры килгән. «Мин заказлар да кабул иттем, станок янында да басып тордым, кирәк булса, зиратта чардуганнар да куйдым. Марсель кайвакыт таш кына кисте», - ди Лилия Әхмәтова.

Реклама

 

Лилия ирен хыянәт итә дип шикләнә башлагач, ир белән хатын арасында мөнәсәбәтләр бозыла. «Аның хатыннары шалтыратып, миннән үч алу белән янады», - ди Лилия. Аның сүзләренчә, низаглар еш кына иренең кул күтәрүе белән тәмамланган. Ире аны хурлаган, кыйнаган, барысын да тартып алу белән янаган. Ә бер көнне кич белән кызы белән икесен урамга куып чыгарган. Нәтиҗәдә, ул әти-әнисе янына күчеп киткән. Аерылышу алдыннан алар, әлеге процессны озакка сузмас өчен, милекне суд тәртибендә бүлешмәячәкләре турында килешкән. Әмма чынлыкта алай булмаган. Әхмәтова сүзләренчә, Марсель фатирдагы әйберләрнең күбесен каядыр илтеп куйган.

 

Лилия Ленар Рәхимов белән 2017 елның ахырында, тегесе дусты белән кабер ташына заказ бирергә килгәч танышкан (сүз уңаеннан, хәзер Әхмәтова бизнестан киткән, бүген ул «Алабуга» махсус икътисади зонасында менеджер булып эшли). Шуннан соң Лилия аңа шалтырата башлый, ә ярты елдан соң аларның аралары тагын да якыная. Ленар аңа үзенең җинаятьчел планнары хакында сөйләмәгән. Барысын да үзе эшләргә карар кылган.

 

«Ирем мине рәнҗетү сәбәпле, мин аңа еш кына зарланганмындыр, мөгаен. Хәл ул үч алырга булган, күрәсең», - дип фаразлады хатын.

 

Аның сүзләренчә, ирне кулга алган кичне Ленар тәмәке сатып алу нияте белән өйдән чыгып китә, ул кунарга кайтмагач, хатын аның кесә телефонына шалтырата башлый. Соңрак ирне кулга алулары билгеле була.

 

Хөкемдарның гомуми фатирдан киткән чагында нинди документларны үзегез белән алдыгыз дигән соравына, Лилия, үземнекеләрне генә алдым, дип җавап бирә. «Безнең өйдә документлар саклана торган яшел тартма бар иде. Ул соңыннан каядыр юкка чыкты», - дип аңлата хатын кәгазьләрнең югалуын. Ленарның сезнең автомобильдән файдалану мөмкинлеге бар идеме дигән сорауга, Лилия ул вакыт-вакыт машинамны алып тора иде, дип җавап бирде.

 

«Ул мине кабахәт дип уйлаган…»

 

Сорау алырга чакырылган шаһит Ленар Галимов ничек «киллер» булып китүе хакында сөйләде. Аның сүзләренчә, Рәхимов эшкуарны үтергән өчен аңа 300 мең сум акча вәгъдә иткән, корал сатып алу өчен алдан 35 мең сум тәкъдим иткән. Хөкемдарның ни өчен Рәхимов нәкъ менә аңа шундый куркыныч заказ белән мөрәҗәгать итте дигән соравына, Галимов: «Ул мине кабахәт дип уйлагандыр, мөгаен...», - дип җавап бирә. Әмма ир-ат заказны үтәргә җыенмый. Казанга килгәч, Федераль куркынычсызлык хезмәтенә мөрәҗәгать итә. Шуннан аны Чаллы полиция бүлегенә озаталар.

 

Галимовка Лилия Әхмәтованың әлеге эштә катнашы булу ихтималы турында күп кенә сораулар бирәләр. Ул Лилиянең сөйләшүгә Ленар белән бергә килүенә бәйле очракны искә төшерә. Әмма ир-атлар урамда сөйләшә, ә хатын машинада кала. Шулай да сөйләшүләр вакытында, Галимов сүзләренчә, Рәхимов Әхмәтовның элекке хатыны «барысы өчен дә түли» дип күп тапкырлар искәртә. Рәхимов шулай ук, Марсель Әхмәтовны үтергәннән соң, Галимов эшкуарның машинасын аңа бирүен таләп итә. «Нәрсәгә ул сиңа? Үтергән кешенең машинасын алудан да начар әйбер юк. Ул бит канга баткан булачак!» - дип гаҗәпләнә Галимов. Рәхимов бу сүзләргә машина үземә түгел, ә сөйгәнемә кирәк дип җавап бирә.

 

Җинаять эше материаллары белән танышкан вакытта, хөкемдар Рәхимовтан аның телефонында Әхмәтованың номеры нинди исем белән теркәлүен сорый. Рәхимов: «Сөеклем», - дип җавап бирә. Шуннан соң хөкемдар аларның «Ватсап»та бер-бер белән язышуыннан өзек китерә. Анда Марсель Әхмәтовның ялга китәргә җыенуы хакында сүз бара. «Рәхәтләнеп ял итсен, тиздән аның соңгы сәгате сугачак, - дип җавап биргән бу сүзләргә «Сөеклем» исеме астындагы әңгәмәдәш.

 

Автор: Эльвира МӨХӘММӘТДИНОВА, sntat.ru
Фото: Эльвира Мөхәммәтдинова

 

https://intertat.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев