Саба ТВ

“Ул миңа алтыным, ә мин матурым диям...” – шагыйрә Лилия Сәлахетдинова белән Ришат Тимергалиевның мәхәббәт тарихы турында

Хыялсыз кеше – канатсыз кош, диләр. Хыялың чынга ашасына ышанып, Аллаһы Тәгаләдән сорасаң, морадыңа ирешәсең. Шагыйрә Лилия Сәләхетдинова Хаҗга баргач, Кәгъбәтуллага тотынып, күңел түрендәге эчкерсез хыялы турында уйлый. Һәм ул хыял чынга аша: 2018 елның 21 октябрендә Ришат Тимергалиевка кияүгә чыга. Яңа гаилә “Татар-информ”да кунакта булды.

 

"Ярдәм" мәчетендәге проектларның кураторы, "Ярдәм" дәвалау-укыту реабилитация үзәге җитәкчесенең тәрбия буенча урынбасары һәм аның тормыш иптәше мәхәббәт тарихлары турында сөйләде. 

Лилия, сезнең өчен ихлас шатбыз, агентлык исеменнән котлыйм! Ирегез белән кайда һәм кайчан таныштыгыз? Хисләрегезне сынап карау өчен күпме вакыт кирәк булды?

Без Ришатым белән 9 ай аралаштык. 9 ай эчендә бик якынайдык һәм никахлашырга дигән фикергә килдек. 21 октябрь көнне никахыбызны уздырдык. Танышу болайрак булды. “Ярдәм” фондында безнең укулар вакыты иде, Ришат волонтер булып килеп йөри башлады. Ул башта күрмәүчеләр, ишетмәүчеләр белән эшләде. Аннары миңа эндәшкәч, “Лилия, сез миңа ошыйсыз” дигәч, күбрәк игътибар бирә башладым. Үз эшенә җаваплы караганын аңладым. Һәр эшне ахырына кадәр җиткереп эшли.

Шулай танышып киттек. Бердәм эшчәнлек шулай кавыштырган, күрәсең. Шуннан фонд чикләреннән чыгып та аралаша башладык.

Мин Хаҗга баргач, беренче булып үзем сүз башламаска дип үземә сүз биргән идем. Шулай булды да: ул миңа көтмәгәндә эндәште. Мин аптырап калдым хәтта. Беркөнне шулай волонтер иптәшләре китеп бетте, ә ул һаман беренче катта басып тора. Безнең аста кибет бар, мин шунда төштем. “Китмәдегез мени әле” дигәч, “мин сезне көтәм” ди. Шулай аралашып киттек. Бу февральнең 16сы иде.

Кияүгә чыгу, гаилә кору хыялыгыз ни дәрәҗәдә зур иде? Шул хакта тәфсилләбрәк сөйләгез әле.

Һәр хатын-кыз сине яратырлык, сиңа ышанырлык, син таянырлык кешенең янәшәдә булуы турында хыялланадыр инде. Бу хыял миндә, әлбәттә, күптәннән яши иде. 2017 елда Илсур Рәисович Метшин безне Хаҗга җибәрде. Кәгъбәтулланы тотканда, мин теләк теләдем. Үзе яныма килеп, бер сүз эндәшсә генә аралашачакмын, дип сүз бирдем. Һәм Ришатым нәкъ шундый кеше булып чыкты. Илсур Рәисовичка, Илдар Рәфкатовичка (Баязитов - ТИ) бик рәхмәтлемен. Аларның ярдәме белән Хаҗга барып кайткач, хыялларым чынга ашты. Минеке генә түгелдер дип өметләнәм...

– Ришат тәкъдим ясагач, нинди хисләр кичердегез?

Әлбәттә, без алданрак та сөйләшеп йөри идек инде бу хакта. Рамазанга кадәр үк өйләнешү нияте бар иде. Аннары артык ашыкмыйк дип уйладык. Туктале, Рамазаннар узсын, бераз бер-беребезне күбрәк белик, дигән фикергә килдек. Рамазаннан соң көнен билгеләдек. Никахка кадәр берәр ай алдан әти-әниләре, туганнары белән Буа районына Күл-Черкен авылына минем кулны сорарга кайттылар. Мин ул вакытта аңа кияүгә чыгарга әзер идем инде.

– Никах алдыннан бу ниятегез турында кемнәр белде?

– Никахка әзерләнүебез турында туганнарыбыз, иң якын дусларыбыз, хезмәттәшләребез дә, әлбәттә, белделәр. Әйтәләр бит: әгәр дә син никахлашуыңнан ояласың икән, алайса ул никах булмасын гына, диләр, шуңа күрә без булачак никахыбыз турында яшермәдек. Бөтен кешегә ачыктан-ачык әйттек. Мин үзем сүз йөртүчеләрне яратмыйм, шунлыктан ачыклык кертү минем өчен мөһим.

– Никахның рәсми өлешеннән соң, бәйрәмне ничек уздырдыгыз? Кунакларыгыз күп идеме? Кемнәр котлады?

– Никахның рәсми өлеше дә, никах туе да “Ярдәм” мәчетендә узды. Табын артында үткәрдек, 111 кеше җыелды. Төп кунакларга килгәндә, әти-әниләрдән, имамнан кала, Илсур Рәисович Метшин булды. Безнең өчен аның килүе бик мөһим булды. Аның вакыты кысан, ул эшчән кеше. Кая гына барасы юк, әмма безне котлап китәргә вакыт тапты. Безне котлагач та ул чит илгә китте.

Кунаклардан бер чит кеше дә юк иде. Безне якын иткән кешеләр генә. Туганнар, дуслар, хезмәттәшләр... Чакырып та килми калган кешеләр булмады. Әле, дөресен генә әйткәндә, кунаклар саны буенча чикләнергә дә туры килде. Бөтен кешене чакырып бетереп тә булмады.

– Туй күлмәгегез бик матур иде, Лилия. Тектердегезме?

– Әйе, аны күлмәкләр салоны текте. Алар образ тудырдылар.

– Ришатның кайсы сыйфатлары үзенә җәлеп итте?

– Ул игътибарлы, йомшак, булышучан, тырыш, бик җаваплы. Аның тырышлыгы һәр яктан беленә. Без аралаша башлаганда ук, Ришат эшкә батыр, кыю, бер эштән дә куркып тормый иде. Ул һәрнәрсәгә әзер. Ул миннән оялмый. Киресенчә, без аның белән уртак телне тиз таптык. Аралашкан кешеләр була бит инде, ләкин мин гомер буе минем белән кеше алдына чыгарга оялмаучан кеше турында хыяллана идем. Туганнарын, дусларын минем белән таныштырырыга оялмасын дип теләдем. Аллага шөкер, Ришат нәкъ шундый. Бер-беребездән беркайчан оялмыйбыз. Бер беребез белән горурланып яшәргә тырышабыз.

– Ришатның әти-әнисе, туганнары белән ниндирәк мөнәсәбәттә? Аның әти- әнисенә ничек эндәшәсез?

– Аллага шөкер, барысы да яхшы. Әти-әни дип эндәшәм. Апасы тормышта, балалары бар, кияүгә чыкмаган сеңлесе бар. Алла боерса, аны да бирербез бергәләп, Иншалла.

– Лилия, сезнең Хаҗга бару, гаилә кору хыялларыгыз тормышка ашты. “Права” алырга да хыяллана идегез... Хыялыгыз чынга аштымы?

Безнең Ришатның шундый сыйфаты бар: “үзеңә акча кызганырга ярамый” ди ул. Шуңа күрә кирәк вакытта такси чакыртабыз. Машина бит ул – зур эш. Аны ремонтлыйсы да бар. Аның минем белән дә эше күп, машина да булса, аптырап бетәчәк. Шуңа күрә әлегә машина алмый торырга булдык. Димәк, шулай булгач, права да әлегә кирәкми.

– Бүген кайда яшисез?

– Фатир “снимать итеп” торабыз. Алга таба үз почмагыбызны булдыру турында хыялланабыз. Яхшы кешеләрдән бераз ярдәм булыр дип өметләнәбез. Инвалид гаиләләргә яшәү финанс ягыннан ни дисәң дә кыенрак бит инде. Гомумән бушлай булсын дип әйтмибез. Ләкин, әлбәттә, үзебез дә эшлибез. Түләп барыр идек, Иншалла.

Ирегезгә багышлап иҗат ителгән шигырь бармы?

– Нәкъ аңа багышлап язылган шигырьләр күптер инде ул. Бу шигырем күптән түгел туды дип әйтергә була. (Лилия шигырен укыды).

– Күркәм, үрнәк гаилә сезнең өчен нинди була?

– Бер-береңне хөрмәт итү мөһим. Тормыш бит инде ул, төрле чагы була, ызгышлар да чыккалый. Әлбәттә, булмасын инде андый гаугалар. Шундый вакытта кеше сынала. Әгәр дә кеше бернигә дә карамыйча, синең яныңда кала, чыгып китми икән, киресенчә, сине тынычландырырга тырыша икән, бу бик яхшы. Кирәк икән, икенче бүлмәгә чыгып торырга мөмкин. Бер-береңә юл куеп, ике якны да тигез күрә белә торган кешеләр үрнәк гаилә дип саныйм. Әлбәттә, тәрбияле балалар дип өстәп тә әйтеп була. Иң мөһиме – йорттагы иминлек, татулык, ә калганы өстәлә.

Ызгышлар була дидегез? Сездә дә бер-берегез белән килешмәү, әйткәләшүләр буламы?

– Юк, без уртак телне тиз табабыз.

– Ришатка ничек дип эндәшәсез?

– Матурым, диям.

– Ришат белән танышкач, иҗатыгыз көчәйдеме?

– Дөресен генә әйткәндә, мин иҗат буенча бер әйберне аңладым. Мин иҗатка миңа моңсу булганда, ялгызлык тойганда тотына идем. Әйтик, дусларым Буадан Казанга киткәч, ямансу иде. Шул вакытта языла иде. Ә хәзер борчылып, моңсуланып утырырга вакыт юк. Шигырьләр язудан бөтенләй туктыйм дип әйтә алмыйм, ләкин шигырьләр язу кимиячәген сизәм. Укучыларымны бөтенләй ташлау түгел бу, бәлки әле Ришат белән уртак иҗат җимешләребез дә булыр.

– ЗАГС та язылышачаксызмы?

– ЗАГС ка гариза бирергә әзерләнеп йөрибез. Әлегә никахны рәсмиләштерү көнен билгеләмәдек.

– Лилия, беркайчан гаилә кора алмаячакмын дип уйлаучы хатын-кызлар колагына киңәшләр ишетәсе килә сездән...

– Без кешедән ярату көтәбез. Үзеңә ошавын, аның терәк булуын көтәбез, ләкин иң беренче үзең ышанычлы кеше булырга тырышырга кирәк. Әлбәттә, кешене аңлый белү зарур. Әгәр дә һаман үзеңнекен генә “мин хаклы” дип сөйләп торсаң, булмый инде ул. Гел син хаклы була алмыйсың. Парың, сөйгән ярың да хаклы, аның үз карашы, үз уйлары. Кешене хөрмәт итәргә кирәк. Бөтен уйларын, холкын дөрес итеп кабул итәргә кирәк дип саныйм.

– Һәр яшь гаиләгә бирелә торган сорау бар бит инде...Гаилә ишәйтү ниятегез бармы?

– Аллаһы Тәгалә үзенең җаен бирер инде. Без тәрбиягә алырга да риза, Ришат та каршы түгел. Монысы фатир белән дә бәйле. Кеше фатирында андый зур җаваплылык алып булмый. Ә инде үз почмагыбыз булса, бәлки, Иншалла. Ләкин ул вакытта Ришатка инде икеләтә җаваплылык йөкләнә. Аңа да авырлык тудырырга теләмим. Әлегә без бер-беребезне аңларга өйрәнәбез, ниндидер кимчелекләрне төзәтәбез. Мин дә үземдә кимчелекләрне эзләп табам. Иҗади хатыннар алар кызып китүчәнрәк, вак-төяккә дә игътибар бирәбез, шуларны бераз азайтырга тырышам. Бала – бик зур җаваплылык, һәм без моны аңлыйбыз.

– Кияүгә чыкканнан соң дөньяга карашыгыз үзгәрдеме?

– Әлбәттә. Гаилә кору – ул бик җаваплы адым. Син үзең өчен генә түгел, парың өчен дә җавап бирәсең. Өйдәге җылылык, чисталык, пөхтәлекне саклау, иреңә ярдәм итеп тору мөһим – Гаилә тырышлык таләп итә инде. Әти- әниләребез һәрвакыт шалтыратып гел ярдәм итәргә әзер торалар. Нәрсәдер кирәк булса, кайтыгыз, килегез диләр. Хәзер инде авылга ешрак кайтыла. Үзем генә таксида кайтканда, әти-әниләр машинадан чыгарганда күтәрә алмаска мөмкиннәр. Ә Ришат белән кайткач җайлы. Ришатның әти-әниләренә дә барып йөрибез.

Хәзер нинди хыял белән яшисез?

– Гаиләне торгызу, кешеләргә ниндидер киңәшләр бирерлек тәҗрибә туплау. Үз почмагыбызны булдыру өчен тырышачакбыз. “Снимать” итеп торган фатир үз куышың түгел инде ул.

Гаилә башлыгы Ришат Тимергалиев белән дә сөйләштек. Ул, шәһәр егете булу сәбәпле, татарча бик үк яхшы сөйләшми.

Ришат, сез кайсы яктан? Нәрсә белән шөгыльләнәсез?

– Мин Казаннан. “Ярдәм” мәчетендә эшлим. Бераз спорт белән шөгыльләнәм, бокс, футбол белән мавыгам.

Лилиянең кайсы яклары сезнең күңелегезгә аеруча якын булды?

– Ышануы, дөреслек яратуы, намуслылыгы. Аны күрүгә ниндидер хисләр уянды, аңа якынайдым. Бернидән дә курыкмадым, эндәштем, таныштым. Шуннан очраша башладык. Әти-әнигә дә шундук әйттем дияргә була. Яхшы кабул иттеләр, аңладылар мине.

Лилия белән танышканчы ук гаилә корып җибәрү теләге бар идеме?

Әлбәттә, булды. Мин, кем әйтмешли, эзләнүдә идем. Үз тиңемне эзләдем. Лилияне очраттым, ул миңа ошады да, шулай йөри башладык.

Лилиянең әти-әнисе белән кайчан таныштыгыз?

– Башта апасы белән таныштым. Аннары Лилия миңа Буага кайтырга тәкъдим итте. Шунда инде әти-әнисе белән таныштым. Бик җылы каршы алдылар. Мин шунда ук үземнең туганнарым белән таныштырырга теләдем. Бераз вакыттан минекеләргә бардык. Аннары кул сорадым.

– Ришат, өйләнергә әзер икәнегезне кайчан аңладыгыз?

Без башта, башка кешеләр кебек үк, мөнәсәбәтләрне тикшереп карыйк, дидек. Аннары бер өч ай узгач, аңа һаман күбрәк ияләнә башлавымны аңладым. Аннан өйләнәсем килә башлады.

– Лилиянең шигырьләрен аңлыйсызмы соң?

Лилиянең шигырьләрен бик яратам. Ул миңа багышланганнарын җибәрә торган иде. Шигырьләр китабын да укыдым. Мин ул тәрҗемә итмәсә дә, мәгънәсен яхшы аңлыйм. Өйдә дә татарча сөйләшергә тырышабыз.

Лилия сезгә “матурым” дип эндәшә, ә сез аңа?

– “Алтыным, мәхәббәтем” диям. Төрлечә инде.

Сезнең өчен үрнәк гаилә нәрсә ул?

Минем өчен гаилә - мәхәббәт инде ул. Әлегә безне гаилә түгел, ир белән хатын дип кенә әйтергә буладыр әле.

Вакытыгызны ничек уздырырга яратасыз?

– Без бергә саф һавада, табигатьтә йөрергә яратабыз, төрле җирләргә чыгабыз.

Лилия иренең сүзләрен җөпләп, “театрларга да барабыз, өйдә утырган юк дисәк тә була” дип кушылды.

– Лилия белән танышканчы, мондый мәдәни учреждениеләргә йөрми идем. Аның белән танышкач кына шундый урыннарга бара башладым. Ул иҗади кеше булгач, йөрергә туры килә инде.

– Иҗади дигәннән, иҗади кешеләрнең холыкларында була бит бераз авырлыклар. Лилиядә ничегрәк?

– Була, була, андый капризлы чаклары да була (көлә).

Лилиянең шигырь язу гына түгел, җырлау сәләтен дә беләбез. Тамагына салкын тигәнлектән, бүген ул безгә җырлап күрсәтә алмады, ләкин никах мәҗлесендә Ришат Төхвәтуллинның “Күңелең китек булса да...” дигән җырын башкарган. “Аны Ришатка багышлап җырладым. Нинди генә авырлыклар булса да, аларны уза алачакбыз дигән мәгънәдә бит ул”, – ди Лилия.

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

Фото: Солтан Исхаков

https://intertat.tatar

 

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: