Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ул да фани...

Илһам ага Шакиров турында истәлекләре булмаган татар кешесе юктыр ул, минемчә. Истәлек өчен бөекләрнең үзе белән таныш булу, бергә утырып чәй эчү, кулын кысу мөһим дә түгел, беренче тапкыр җырын ишеткән, үзен сәхнәдә күргән мизгел дә – истәлек. Минем бәхетемә исә Илһам абый белән якыннан аралашу да тиде. Ләкин аның хакында беренче истәлекләрем радиодан ишеткән җырына бәйле.

“Ул бит безнең туган икән”

Без кечкенә чакларда радиодан атна саен ял концертлары була, авыл халкы эшен шул концерт башланганчы бетереп куярга тырыша иде. Һәрхәлдә, безнең өйдә шулай. Өйнең кечкенә ягында сәке янындагы стенада аклы-кызыллы радио эленеп тора. Концерт башланыр вакытта чәй табыны әзерләнә. Без җые­лып чәй эчәбез. Әбинең яраткан җырчысы Зифа апа Басыйрова иде, бабай исә, Илһам абый җыр­лый башласа, тып-тын кала, без дә бер сүз дәш­мибез, сөйлә­шер­гә җыенсак, бабай: “Шыпырт!” –дип бер генә әйтә. Тып-тын калып җыр тыңлыйбыз. Җыр бет­кәч, әби бабайга: “Чистый үги ма­лаең булды синең бу Илһам”, – дип әйтеп куя. Менә шул җөм­ләдән минем сабый башына “Илһам Шакиров безнең туган” дигән уй керә.

 
Җәйге бер вакыйга хәтердә. Мин ишегалдында уйнап йөрим, бабай арт бакчада нидер эшли. Шулчак өйалды ишегеннән башын тыгып Алма апай кычкыра: “Әти, үги малаең җырлый, тизрәк кер!” Шулчак бабайның ничек кау­дарланып йөгереп диярлек кер­гәнен күрсәгез!


Соңрак инде әниләр, апайлар авылга проигрыватель һәм бик күп пластинкалар да алып кайтты. Анда инде җырларны хет көне буе тыңла. Шулай да радио тыңлау гадәте бетмәде.


Илһам абыйны иң беренче якыннан күрүем институтның икен­че курсыннан соң булды. Мөслим районында стройотрядта идек. Без эшләгән авылдан 20-30 чакрымдагы икенче авылда Илһам Шакиров концерты була дигән хәбәр килеп иреште. Ләкин ничек барырга, тиз генә төялеп китәргә машинасы бармы әле аның. 1980 нче еллар уртасы бит. Ул чакта бару җаен Роберт Шәй­мәр­данов дигән егетебез тапты кебек (хәзер ул Минзәлә театры директоры булып эшли). Авыл егетләре белән сөйләшеп, безне “Беларусь” тракторы арбасына төяп алып барды, рәхмәт төш­кере. Бардык баруын, клуб кына шыгрым тулы, безгә кереп утырыр түгел, кереп басар урын да калмаган – фәкать кереп кысылырлык кына. Иң артка кереп кысылдык. Авыл клубы зур түгел, артта булсак та, сәхнәгә күп дигәндә 20 метр булгандыр. Концерт тә­мамлангач, безнең малайлар (мәдәният институтында укучылар, үзләре дә сәхнәдә эшләргә әзерләнүчеләр бит) ничектер артистлар киенеп-чишенә торган бүлмәгә уза, автограф ала алдылар бугай. Без, кыз­­лар, тыйнак кына ишек тө­бендә тордык. Ул чакта фотога төшү мөмкин булмаганы шул чор кешеләренә аңлашыладыр инде.


Әлеге концерттан бер эпизод истә. Илһам абый “Өченче көн тоташ кар ява”ны җырлап бетер­гәч, алдагы рәтләрнең берсендә урта урында утыручы бер агай торып басты да: “Әзрәк тавышны кысып булмыймы, бик көчле”, – диде. Аппаратура юк бит. Илһам абый микрофонсыз гына баянга җырлый. “Минем тавышны кыса торган боргыч юк шул”, – диде Илһам абый. (Хәзер уйлыйм да, бәлки теге агайның сугышта калган якыны булгандыр, үзәген тавыш түгел, җырның тетрәнгеч сүзләре өзгәндер дим.)

“Гармунчың булса – җырлап күрсәтерсең”

1990 нчы еллар башы. Шул елларны мин институттан соң бил­геләнеп эшкә киткән шәһәр­дән Казанга кире әйләнеп кайттым. Фи­лармониянең кабул итү бүл­мәсендә безнең белән бер чорда укыган Гөлнара исемле кыз утыра һәм аның янына еш кына “эш калдырырга” кереп чыга идем. Шаян, җор телле, гаять эчкерсез холык­лы бу кыз Илһам абый белән бик тә дус иде. Шулай итеп минем тор­мышта “Илһам абый белән чәй эчү чоры” җитте. Кем уйлаган, кем өметләнгән бит. Бервакыт, филармониядән кайтып китәргә җыенгач, Гөлнара әйтә: “Зимфира, Илһам абый да синең белән кайтсын әле, ул юл аша үзе генә чыгарга курка, аны кайтарырга әлегә машина юк”, – ди.


Култыклашып чыгып киттек Илһам абый белән Гоголь урамындагы бинадан. Сулга борылдык, Щапов урамы буйлап төшә­без, ниләрдер сөйләшәбез. Дөре­се – Илһам абый сөйли, мин тың­лап төшәм. Менә Бутлеров ура­мыннан сузылып төшүче урамга килеп җиттек. Юл аша чыгарга кирәк. Ул чакта юл трамвай рельслары белән бүленгән, ди­мәк, ике юл чыгасы әле. Хәзер инде ул юлларны чыгуның матавыгын нечкәлекләре белән язып тормыйм, кирегә чигенә-чигенә бик озак чыктык ул юл аша. Әле алда аркылы чыгасы Островский урамы да бар иде. (Илһам абый­ның Тукай скверы артындагы тарихи йортта яшәгән еллары бу.) Илһам абый белән соңрак бу хакта кө­лешеп сөйләшеп утырган булды. “Ул машиналар бик каты йөри, туктамый алар”, – дип ышанган иде ул. Кем белә, бәлки тормышында машина һәлакәте- нә бәйле берәр вакыйга булгандыр, ничектер ул хакта сорашылмаган.


Филармониягә бер баруымда Гөлнара Илһам абыйга әйтә: “Ил­һам абый, Зимфираны тыңлап карагыз әле, ул бит җырлый. Бәл­ки эстрада бүлегенә алып буладыр?” – ди. “Гармунчың бармы? Гар­мун­чың булса – җырлап күр­сәтерсең. Безнең баянчылар барысы да гастрольдә”, – ди миңа Илһам абый. Каян булсын ди инде Казанда гармунчым. Гармунчым юк, ләкин ул чакта яшьлек максимализмым бар! Йөге­реп кереп киттем радиога, виртуоз баянчы Максат Гомәревне очраттым. Мин аны беләм, ул мине белми. Шулай да беренче күргән билгесез кызга ияреп, гармунын күтә­реп кереп китте бу минем белән филармониягә. Гөлнара “стихийный худсовет”ны җыеп куйган иде инде. Рәис – Илһам Шакиров, янында филармония аппараты хезмәткәрләре – арада бары да бар – хисапчы да, администратор да. “Безнең ил” дигән керәшен җы­рын җырладым бугай. “Ярар, алабыз сине филар­мониягә. Дүшәм­бе документ­ла­рың белән кил”, – диде Илһам абый, тыңлап бе­тер­гәч. Башкалар да минем тавыш­ның “чишмә кебек челтерәп торуы, тембрымда матур булып ише­телеп киткән кыңгырау чың­нары” барлыгы белән килеш­те­ләр.

 


Бу җомга көн иде. Илһам абый­ның (!) мине Татар дәүләт филармониясенә (!) эшкә алу шатлыгыннан ике көн баш әйлә­неп йөрде. Дүшәмбе җитте. Доку­мент­ларымны алып филар­мо­ниягә килдем. Беренче катта Әлфия апа Авзалова очрады, кызып китеп аңа да шатлыгымны сөйләдем. “Приказ чыкканмы соң, сеңлем? Директор приказы бармы?” – диде Әлфия апа. Андый вак-төяк хакында кем уйласын. Илһам абый алгач инде! Илһам абый, директор һәм мин җыелып сөйләш­кән­дә филармо­ниядә вакансия булмавы, бераз көтеп торырга ки­рәклеге ачык­ланды. Күп тә үтмәде, филар­мониянең эстрада бү­ле­ген дә ябып куйдылар. Ул елларда “ыржая башлаган капитализм” шау­лап эшләп торган дистәләгән җырчыны урамга чыгарып җи­бәрде. Бүген без коточкыч дип искә алган ул елларның “иттарт­кыч”ына бер генә шәхес тә, бөек җырчы да, язучы да каршы торырлык түгел иде. “Ломать – не строить”, – ди урыс дус. Белеп әйтә. Иң җиңеле – тарату. Тарату – бетерү инде ул.

Бер килгәч – бер китәсе

1990 нчы еллардан башлап Ил­һам абый белән шактый еш очрашырга туры килде. Конкурслар, концертлар, башкасы... 2002 елдан мин утырып эшләгән, Язучылар берлеге урнашкан бинага да еш керә иде ул. Без өйлә вакытында ял итәргә чыга торган Лядской бакчасында исә аның үзе­нең гел утыра торган эскәмиясе бар иде. Филармония Павлюхин урамына күчкәч тә Илһам абый бу бакчага чыгып утыра, чөнки фа­тиры якын гына урнашкан иде. Аның янына килеп утырып сөй­ләшергә мөм­кин иде. Кем бул­саң да! Беркемне дә куып җи­бәр­мә­гәндер ул.


Ә инде 2014 елда мин Татар филармониясенә эшкә килгәч, Илһам абый белән аралашу биг­рәк тә ешайды. Аның исеменә бәйле төрле чаралар оештыру бәхете дә тиде. Шуларның берсе – “Калеб” яшьләрен бөек җырчы белән очраштыру мәҗ­лесе. Ул идеяне филармония директоры Кадим Нуруллин да, “Калеб” җи­тәкчесе Гүзәл Сә­гый­това да кү­тәреп алды. Бу көн­нәрдә интернетта шул чарадан фотоларны күрәм дә шул­кадәр куанам. Яшь шагыйрьләр, прозаиклар, журналистлар Ил­һам абый белән якыннан арала­шып калдылар. Гомергә җитәр­лек бәхет бит бу!


Татар филармониясе бакчасында мәшһүрләрнең истәлек агач­ларын утырту традициясе хакында күпләр белә инде. Иң беренче агачны үз куллары бе­лән Илһам абый утыртты. 2015 елның 30 октябре иде ул. Татар фи­лар­мониясенең ел саен Ил­һам Ша­кировның туган көн концертын уздыру традициясе булган кебек, Илһам абыйның да ел саен 8 март­та күчтәнәч – “Филармония кызларына” дип язылган торт җибәрә торган гадәте бар иде. “Минем филармониям” дип аталган видеопроектны да Ил­һам абыйны язудан башладык без. Ул безгә үзе яшәгән йорт ишегалдын­да “Туган тел”не җыр­лады, аннан “Илһамият” клубы альбомына теләкләрен язды. Язып бе­тергәч, шаярып: “Ишак”  дип кул куйыйммы?” – диде. Чынлап та ул кул­тамгасын саллы, дөнья­ны терәтерлек зур хәреф­ләр белән “И.Шак.” дип куя иде.


Филармониядә Илһам абыйны кирәк җиргә алып бара, алып кайта торган аерым машина, аны йөртүче шофер бар иде. Беренче шоферы Равил абый аңа гел үз җырлары язылган дискны куя торган булган. “Их, шәп җырлый, шәп җырлый!” – дип шаяра икән Илһам абый. Җырчыны җирләп кайтканда аны соңгы елларда йөрткән шоферы Василий Ва­силье­вич: “Миңа гел татарча өйрә­­нергә куша иде. Бераз өй­рәнгән дә идем инде”, – дип сөйләде.


Минем тыйнак кына био­гра­фиямдә Илһам абыйга бәйле менә шундый истәлекләр бар. Алар күбрәк, әлбәттә, алга таба да хәтердә яңарып торыр әле. Моңа кадәр бер дә искә алмаган вакыйгалар да бу мәкаләне язарга утыргач искә төште менә.


Китәләр... Бер килгәч – бер китәсе. Илһам абый ул хакта моннан күп еллар элек җырлады бит инде.

“Бу дөньяга килгәч инде,
Китмәенчә юк шул чараң...
Мин бит тере йолдыз сымак,
Балкып янар өчен озак
Мәңгелеккә китеп барам...”

Шул җыры белән озаттык та. Үкседек. Исән вакытында җыр­лаганда үксеми идек, ул җыр гына иде бит... Җырның чынбарлыкка әй­ләнүен аңлап үкседек, Илһам абый дәвере китүен аңлап әр­не­дек.


Журналист, шагыйрә Флюра апа Низамованың Илһам абыйга багышлап бик күптәннән язган бер шигыре бар. Иң беренче ишет­кәндә үк тетрәндергән иде ул шигырь мине.

“Сез карагыз аңа гаҗәпләнеп,
Нәкъ беренче кабат күргән кебек.
Күз карашын, һәрбер хәрәкәтен
Хәтерегез алсын изге күреп.
Сәердер ул бәлки, яки ямьсез –
Нинди булса, шундый булып калсын.
Гадилеген аның белми торып
Бөеклеген бәлки аңламассың.
Сез карагыз аңа сөеп-назлап,
Нәкъ иң соңгы тапкыр күргән кебек.
Сискәндерә бер сүз:
Ул да фани... –
Тик бер өмет җанда –
Моң мәңгелек!”

 

Зимфира Гыйльметдинова

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев