Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Ул беркайчан да авырмады, сәламәт, нык егет иде”: 25 яшьлек Рәдиф Гаязов үлемендә кем гаепле?

Казанда яшәүче 25 яшьлек егет сентябрь уртасында үзен начар хис итә башлый һәм шәһәрдәге бер хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Аңа диагноз куялар, дәвалану билгелиләр, ә ике атнадан соң ул вафат була... тик бөтенләй башка авырудан. Якыннары табиблар егеттә инфаркт булу очрагын карамаганнар дип инана. Ә табиблар исә егет үзе хастаханәгә ятудан баш тартты дип ышандыра. Әлеге хәлне Тикшерү комитеты һәм Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы комиссиясе тикшерә.

Рәдиф Гаязов берничә ел Казан сөт комбинатында шофер булып эшләгән. Ир-ат атнасына алты көн иртә таңнан кибетләргә сөт продукциясен ташыган. Көннәрдән бер көнне эштә вакытта ул күкрәгендә кискен авырту тойган. Һәм ирле-хатынлы Гаязовлар 18 нче сырхауханәгә мөрәҗәгать итәргә булганнар.

“13 сентябрьдә Рәдиф миңа шалтыратып, күкрәгендә нәрсәдер авыртуы турында әйтте. Без табибка барырга уйладык. 14 сентябрьдә дежур терапевт Степановка килдек. Мин кермәдем, кече кызым белән коридорда кәнәфидә утырып калдым. Ул берничә минуттан чыкты һәм табибның үзенә хондроз диагнозы куюын әйтте. Шунысы сәер, ул алдан авырта дип әйткән, ә табиб аркасын караган”, - дип сөйли Рәдифнең тол хатыны Любовь Гаязова.

Ирле-хатынлы Гаязовлар терапевттан куелган диганозны яхшырак аңлатуын сорыйлар.

“Нәрсә, гуглдан эзләячәксезме әллә?” - дип сорады табиб. “Әлбәттә, караячакбыз. Кәгазьдә "кабырга-ара невралгия" дип язылган иде”, - диде Любовь.

Ике атналык дәвалану билгеләделәр. Рәдифкә авыртуны баса торган дарулар, җылытучы мазь язып бирделәр. Һәм бернинди больничный бирмичә өйгә кайтарып җибәрделәр.

Йөрәк өлешендәге авыртулар Рәдифне еш борчыган. Ләкин гаилә моны кабырга-ара невралгиягә сылтап калдырган. 29 сентябрьдә Рәдиф эштә вакытта кисәк кенә аңын югалтып егыла. Һәм егылган вакытта борынын имгәтә. Аңына килгәч, хатынына шалтырата.

 

Гаязовлар шул ук 18 поликлинкадагы травматологка мөрәҗәгать итә. Аннан ирне РКБга җибәрәләр, кагыйдәләр шулай дип аңлаталар. Анда Рәдифкә снимок ясыйлар, борын сөяге чатнаган була. Беренче ярдәм күрсәтәләр һәм өенә җибәрәләр.

Ә 2 октябрьдә Рәдифнең йөрәк өлешендә кабат авырту өянәге була. Люба сүзләренчә, ире көчле авыртуга зарланган, гүя өянәк аны параличлаган кебек булган. Ләкин берничә секундтан барысы да бетә, ә йөзенә салкын тир бәреп чыга.

“Мин тагын бер мәртәбә табибка барырга кирәк дидем. Кабат шул 18 нче сырхауханәгә килдек, ЭКГ ясадык. Шәфкать туташы кардиограммага карап, җитди үзгәрешләр бар диде. Безнең буш терапевтка җибәрде һәм безгә чиратсыз гына керергә кушты. Без буш терапевт эзләп киттек, һәр ишекне ачып карадык. Олы яшьтәге хатын-кыз табибка эләктек, стажлы икәне күренеп тора”, - дип сөйли Любовь Гаязова.

Терапевт, кардиограмманы карагач, чыннан да йөрәктә үзгәрешләр бар, ләкин алар кискен түгел, дигән. Любовь сүзләренчә, табиб иренә РКБ-2 гә хастаханәгә яту өчен юллама биргән. Любовь ирен ашыгыч ярдәм машинасы белән сырхауханәдән үк алып китүләрен үтенгән. Ләкин терапевт ашыгыч рәвештә хастаханәгә салу өчен сәбәпләр юк дигән.

“Мин ни өчен МКДЦга җибәрмәүләрен сорадым, ул безнең хастаханәдән ике адымда гына бит. Терапевт, МКДЦга җитди йөрәк авырулы кешеләрне генә салалар, ә минем иремнеке ул кадәр үк җитди түгел, диде. Ул бик яшь, ныклы – иртәгә эшенә барып килер дә, хастаханәгә алып китәрсез диде. Ашыгыч түгел”, - дип сөйли Любовь.

3 октябрь иртәсен Любовь җентекләп хәтерли. Эшкә җыенган вакытта Рәдиф һич кенә дә балаларыннан аерыла алмаган. Гел кызлары янына килгән, кочаклаган-үпкән, аларга карап торган.

“Ул хастаханәгә ятармын һәм аларны озак кына күрмәм дип борчылды”, - дип, күз яшьләре белән искә ала Любовь.

Көндез ир белән хатын гел шалтыратышып торган. Эштән кайткач, Рәдиф иң беренче кызларының бүлмәсенә кергән. Хастаханәгә киткәнче дип алар белән тагын бер кат уйнаган. 15 минуттан ирнең хәле начарланган.

 

“Ул йөрәгенә тотынды һәм “Тагын” дип әйтте. Бу 17:40 сәгатьтә булды. Мин шундук “Ашыгыч ярдәм” чакырдым. Ирем икенче бүлмәгә чыгып китте, диванга ятты. Аның хәле тагын да авырлашты. Мин ашыгыч ярдәмгә минут саен шалтыратып тордым. Аның куллары, иреннәре, казналыгы калтыранып тора иде. Ә соңыннан бөтенләй “сүнде”. Табиблар 17:47 дә бездә иде инде”, - дип исенә төшерә Любовь.

Табиблар хатынны, балаларны һәм Рәдифнең әнисен бүлмәдән чыгара һәм үз артларыннан ишекне ябып куялар. Ханым сөйләвенчә, аларны озак кына – якынча кырык минут кертми торганнар. Бер мизгелдә аларга Рәдиф вафат булды дип хәбәр итәләр.

“Табиблар документлар тутыра башлады. Мин аларга кардиограмма турында сөйләп өлгергән идем, миннән шуны сорадылар. Алар шаккатып миннән: “Ни өчен сезне “ашыгыч ярдәм” белән хастаханәгә алып китмәделәр?” дип сорадылар. Мин нәрсә әйтим инде? Ашыгыч ярдәм табибы миңа мондый кардиограмма белән иремне бернинди сөйләшүсез ренимациягә алып китәргә тиеш булганнар, диде”, - дип сөйләде Любовь.

Үлем турында белешмәдә – миокард инфаркты кабатлану дип язылган. Рәдифнең әнисе сүзләренчә, улы беркайчан да йөрәгенә зарланмаган булган.

“Ул гомумән беркайчан да авырмады. Хәтта температура белән дә ятканы булмады. Сәламәт, нык егет булды. Гаиләдә беркемнең дә авырулары юк иде. мин бит аның үзен начар хис итүе турында берни дә белмәдем. Рәдиф мине борчырга теләмәгән, ул аңын югалтмыйча миңа берни дә әйтмәделәр”, - дип сөйләде Рәфинә Гаязова.

Гаязовлар прокуратурага һәм Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткәннәр. 17 декабрьдә җинаять эше ачылган.

“Гаязовлар документларны күрсәткәч, миңа шок булды. Кеше ике, хәтта өч инфаркт кичергән. Табибларга сораулар күп. Эш ачылды, тикшерү бара, экспертиза билгеләнде”, - дип хәбәр итте адвокат Ленар Гайфетдинов.

Хәзерге вакытта Гаязовлар экспертиза нәтиҗәләрен көтә.

“Җинаять эше кысаларында һәрберсенә дә бәя биреләчәк. Күптән түгел генә төзәтмә кертелде. Аның нигезендә экспертизаны фаҗига булган җирдәге түгел, ә башка төбәктәге табиблар ясый”, - диде адвокат.

Әлеге хәлдән соң ук Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы үз тикшерүен башлый, 18 нче хастаханәдә комиссия эшли. Ведомство мәгълүматлары буенча, Гаязовлар ашыгыч рәвештә хастаханәгә ятудан үзләре теләп баш тарткан.

“Эксперт бүлеге уздырган тикшерү нәтиҗәләрендә күренгәнчә, 2 октябрь көнне 18 нче хастаханәгә медицина ярдәме сорап гражданин Гаязов мөрәҗәгать иткән. Аны терапевт карый, тиешле диагностика тикшерүләре уздырыла. Пациентның стационар ярдәмгә мохтаҗ булганын исәпкә алып, аңа хастаханәгә яту өчен юллама бирелә. Шулай ук авыру өчен ашыгыч ярдәм чакыру да тәкъдим ителә. Ләкин пациент һәм аның туганнары өйгә кайтырга һәм соңыннан ашыгыч ярдәм чакырырга карар кылган. Бу факт буенча ведомство тикшерүе уздырыла”, - дип хәбәр иттеләр Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгында.

Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев сырхауханәдәге тикшерүне шәхси контроленә алган.

Рәдифнең әнисе, 23 яшьлек хатыны, яшь ярымлык һәм ике яшьлек ике кызы калган. Любовь кечкенә Ралина белән Раянага әтиләре белән нәрсә булганын сөйләргә әлегә батырчылык итмәгән.

“Алар әле аңламыйлар. Олысы кайвакыт “Әти кайда? Бүләк алып кайтамы?” дип сорап куя. Мин әтиегез китте... еракка китте дип әйтәм”, - диде Любовь.  

 

Автор: Валерия БЕЛОВА, sntat.ru
Фото: Владимир Васильев

https://intertat.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев