Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Укыйсым килми... мәктәптә

Авылда безгә каршы яктагы йортта өлкән яшьтәге укытучы Фәридә апа яши иде. Кечкенә чакта никадәр генә шаян-шук булсак та, мөгаллимәнең кирпеч төсендәге капкасы янына килеп җиткәч, бөтен бала-чага шып булабыз. Йөгерергә, кычкырырга ярамый, Фәридә апа ни әйтер! Укытучыга карата хөрмәтне әнә шулай тәрбияләгәннәр. Бүген исә өч кешенең икесе мәктәп белән...

"Бүген кышкы каникулдан соң беренче уку көне. Тик икенче сыйныфта белем алучы улым өйдә калды. Әлегә бу хәл үзебезгә дә сәер булып тоела. Ни өченме? Чөнки без мәктәптән киттек..." Дек­рет ялындагы хезмәттәшебез Гөл­наз Гыйләҗеваның социаль чел­тәр­дәге әлеге хәбәре бер мәлгә аптырашта калдырды. Юк, аның моңарчы да, мәктәптән китеп, өл­кән улын гаиләдә укытырга җыенулары турында әйткәне бар иде. Тик ул вакытта, мондый хәлне күз алдына да китерә алмау ар­касындамы, яңалыкка артык игъти­бар ит­мәгәнмен, ахры. Гөлназның улы Саматның мәктәптән киткәненә тиздән бер ай була. Ул хәзер укучы түгел, ә анскулер, ягъни "өйдә бе­лем алучы". Гыйләҗевлар якын арада уку йортына кире әйләнеп кайтырга җыенмый.


Баштан ук ачыклык кертик: "гаиләдә укыту", ягъни "семейное обучение"ны "өйдә укыту", ягъни "домашнее обучение" белән бу­тарга ярамый. Соңгысы сәламәт­леге какшау аркасында, өйдә укыр­га мәҗбүр булган балаларга кагыла. Мондый малай-кызлар белән укытучы үзе килеп шө­гыль­ләнә. Әти-әниләр исә өйдә укыту өчен тиешле шартлар гына тудыра. Гаи­ләдә укыту да канунга каршы килми, дип аңлаттылар "Ватаным Татарстан" хәбәрчесенә Татарстан Мәга­риф министрлыгында. Баланың мән­фәгатьләрен исәпкә алып, әти-әни­ләр аңа белем бирү ысулын үзләре сайлый ала, диелгән 2012 елның декабрендә кабул ителгән федераль законда. Әмма гаиләдә укыту белән кызыксынучылар нәкъ менә соңгы арада күбәйгән. Үзенә күрә модага әйләнеп бара бу!


Гаиләдә укуга теләсә кайчан - 1 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр күчәргә мөм­кин. Әти-әнигә гариза язарга гына кирәк. Ә ни өчен китәргә җые­нуыңны аң­латып торасы юк. Закон нигезендә, гаиләдә укытканда белем бирү өчен җаваплылык тулысынча әти-әни җилкәсенә төшә. Кыскасы, математика, рә­сем дәресләрен ничек кенә укытмасыннар, бала федераль стандартлар (ФГОС) белән билге­ләнгән нормадан ким булмаган дәрәҗәдә белем тупларга тиеш. Гаиләдә укучыларны аерым мәк­тәпкә беркетәләр, алар, күп­медер вакытка бер тапкыр уку йортына килеп, сынау уза. Кайчан һәм нинди фәннәр буенча "имтихан" тотасын әти-әниләр үзләре хәл итә. Дәресләр тәр­тибен дә.

Бер айга - 2-3 мең сум

"Саматны гаиләдә укыту турындагы карарны кабул иткәнче, ярты елга якын вакыт узды. Мәктәптән китәбез дип тәмам хәл иткәч тә, кире уйлаганыбыз булды. Гаиләдә укытуның ника­дәр җаваплы эш икәнен аң­лыйбыз. Бала белән кат-кат ки­ңәштек. Аңа артык басым ясыйсы да килмәде. Әмма көннәр­нең берендә улым мәктәптән кайтты да: "Минем өйдә укыйсым килә", - диде. Аның сүзләре безнең өчен хәлиткечкә әйләнде. Аерым бер мәктәптән яки укытучыдан түгел, ә белем бирү системасыннан читлә­шергә теләдек. Сер түгел, сыйныфта яхшырак укый торган балаларга өстенлек бирәләр. Ә калганнарга укы­тучының вакыты җитми. Дә­рестә аңламагач, өйдә төнгә кадәр өй эшләрен башкарырга туры килә иде. Бала бит ул, аның уйныйсы, мультфильм карыйсы да килә. Шуңа күрә укуга карата кызыксынуы кимүен сизә башладым. Ә хәзер баланың буш вакыты күбрәк", - ди Гөлназ Гыйләҗева. Аның әй­түенчә, гаиләдә укытуга күчкәннән бирле, баланың сәламәтлегенә бәй­­ле проблемалар да кимегән. Мәктәптән китүгә әнә шул да сә­бәпче булган.


Мәктәптә барысы да аңлашыла кебек. 45 минутлык дәрес, аннары 10-15 минут дәвам иткән тәнәфес, укытучылар... Ә өйдә нишләргә? Әти-әни бөтен фәнне белеп бе­термәскә дә мөмкин бит. Бүген гаиләдә укучыларга интернетта онлайн-дәресләр җитәрлек. Балага репетитор ялларга да була. Бер шәһәрдә яки бер районда яшәүче "гаиләдәгеләр" үзара җыелышып та укый. "Мин мондый тәртипкә каршы, - ди Гөлназ Гыйләҗева. - Бу - шул ук мәктәп системасы була бит инде, диварлары гына башка. Шуңа күрә өйдә генә укыйбыз. Төп игътибарны уку һәм язуга бирәбез. "Дә­рес"ләр мәктәптәге кебек 45 түгел, ә 10-15 минут дәвам итә. Иртән торып сәгатькә карыйсы да юк. Соңга калмый бит. Укудан тыш, Самат спорт мәктәбенә - фех­то­ваниегә һәм үзе укыган мәктәпкә бию түгәрәгенә йөри. Көн тәр­тибен тө­зегәндә әнә шуларны исәп­кә алабыз. Улымның кәефе булганда күбрәк укырга тырышабыз. Балага яңа теманы аңлатам да мөс­тә­кыйль эш бирәм. Ул арада көндәлек мә­шә­катьләргә дә өл­герәм. Кирәк­ле мәгъ­­­лүматны интернеттан туп­лыйм". Инглиз телен өйрәтү өчен генә онлайн-дәресләр сатып алырга туры килгән.

Чыгымнар зур түгел, ди әни. Аена 2-3 мең сум акча китә икән. "Мәк­тәптә ай саен ашарга шул кадәр акча тота идек, - ди хезмәт­тәшебез. - Аның каравы, гаи­ләдә укыту яңа мөмкинлекләр ачты. Баксаң, без ияләшкән кысалардан башка да яшәп була икән. Балага да шуны сеңдерергә тырышам. Дүртенче сыйныфны тәмам­лаганчы гаиләдә укытырга исәп­либез. Аннары күз күрер".

Әниме әллә укытучымы?

КФУның Психология һәм белем бирү институты доценты Татьяна Шарай сүзләренә караганда, гаи­ләдә укыту күренеше киң таралуга әллә ни аптырарга кирәкми. "Безгә, укытучы ул - белем җиткерүче, дип өйрәттеләр. Хәзер алай түгел инде. Без балаларны нәрсәгә өйрәтергә тиеш? Әйе, мөстәкыйль рәвештә белем туплау, уку барышында шә­хес формалаштыру мөһим. Мәк­тәптә бу эш белән кем шөгыльләнә? Бу юнәлештә беркем эшләми диярлек. Белем бирү системасы кы­рысланганнан-кырыслана. Хәзер мәктәпләр төрле рейтинглар өчен эшли. Миңа укытучылар белән дә, тәрбиячеләр белән дә аралашырга туры килә. Беләсезме, алар балалар белән эшләргә вакытлары җитмәүдән зарлана. Чөнки бетмәс-төкәнмәс план тутырырга, хисап тапшырырга кирәк. Шуңа күрә баланың киләчәге турында кайгыртучы әти-әниләр мәсьәләне хәл итү юлларын үзләре эзли башлый. Белем бирү системасындагы, аерым алганда башлангыч белем бирүдәге кризис нәтиҗәсе бу! Тагын 10-20 елдан ничек яшәячәгебез, балаларыбызның киләчәге билгесез. Ә ун ел буе парта артында бушка утырып чыкса? Кыйммәтле вакытны кулдан ычкындырсак ниш­ләргә? Гаиләдә укытуга күчү - әнә шул сорауларга җавап табарга тырышу нәтиҗәсе", - ди белгеч.


Социаль челтәрләрдә гаи­лә­дә укытуга багышланган сәхи­фәләр бихисап. Фикерләр дә төрле. Бе­рәүләр әлеге адымны, юләрлек, баланы бозу, дип атаса, икенчеләр исә ул-кызларын мәктәптән алган әти-әниләргә карата соклану хисен яшерми. Биредә "гаиләдәгеләр"гә киңәшләр дә күп.

Реклама

"Семейноеобразованиеказание.рф" сайтында гаи­ләдә укытуны сайлаган әти-әниләр берләшә. Кызыклы факт та ки­тергәннәр. Моннан бер ел ярым элек барлыкка килгән әлеге сәхи­фәдә башта сигез кеше теркәлсә, бүген алар­ның саны 250дән дә артып киткән. Татарстанда гаиләдә укытуга карата кызыксыну артуны чамалау өчен шушы санга күз салу да җитәдер, мөгаен. "Без әти-әни­ләргә гаиләдә укыту куркыныч түгел икәнне аңлата алдык", - дип язган сайтны оештыручы Екатерина Чжао.


Гаиләдә укытуның кимчелекле яклары да мәгълүм. Татьяна Шарай улын 1-3 нче сыйныфларда гаиләдә укыткан. "Бер үк вакытта әни дә, укытучы да булу бик авыр, - ди ул. - Бала әнисеннән наз, мә­хәббәт, яр­дәм өмет итә. Укытучы исә та­ләп­чән, кырыс булырга тиеш. Шуңа күрә бала белән әни арасындагы мөнәсәбәтләр бозылырга мөмкин. Минем өчен әнә шул хә­литкеч булды. Улым хәзер мәк­тәп­кә әйләнеп кайтты. Гаиләдәге кеч­кенә балаларны кабат үзем укытырга те­ләмим. Бу - авыр хезмәт. Дөресен әйтергә кирәк, дусларым арасында ныклап торып гаиләдә укыту белән шөгыль­ләнүчеләр дә җитәрлек".


Психолог әйтүенчә, баланы мәк­тәптән аеру аңа ничек тәэсир итәчәк, дигән сорауга төгәл җавап юк. Барысы да әти-әниләрнең те­ләгеннән һәм мөмкин­лекләреннән тора. "Бер карасаң, гаиләдә укытканда балага игътибар арта гына, - ди Татьяна Шарай. - Тик өлкәннәр барысын да тиешенчә оештыра алачакмы? Бу - бик күп төрле факторларга бәйле. Мәсәлән, вакыт кирәк. Баланы гаиләдә укыту белән нигездә әниләр шөгыль­ләнә. Ди­мәк, хатын-кыз йә өйдә утырырга, йә ирекле рәвештә килеп-китеп йөри торган эштә утырырга тиеш. Балага репетитор яллыйсың икән, шунда ук акча мәсьәләсе дә килеп баса". Социаль челтәрләрнең бер­сендәге онлайн-мәктәптә аерым дәрес­ләр буенча уку аена 6 мең сумга кадәр җитә.

Белемнең сыйфаты мөһим

"Мәктәптә утыз ел эшләү дә­верендә даими рәвештә белемемне камилләштерергә, балалар белән эшләүнең тагын да үтем­лерәк юлларын эзләргә, ФГОСны өйрәнергә туры килә, - ди Ка­зан­ның 16 нчы номерлы татар-инглиз гимназиясе укытучысы Илсөяр Садыйкова. - Яңа стандартлар бездән белемле, зирәк, теләсә нинди хәл­дән чыгу җаен таба белүче, ә иң мөһиме эшлекле укучылар тәр­бияләүне таләп итә. Ә өйдәге шартларда моңа ничек ирешеп була? Белем бирүнең сыйфаты да мөһим. Бүген мәктәптә әлеге эш тиешле таләпләр нигезендә оештырылган. Дәресләрне программаны белгән һәм билгеле бер дә­рәҗәдә белеме булган белгечләр алып бара. Өйдә исә балага со­циальләшү өчен дә, дисциплинага өйрәтергә дә шартлар юк".


Гаиләдә укыту тарафдарлары арасында, без яңалык ачмыйбыз, ә элек булганга кире генә кайтабыз, дип фикер йөртүчеләр дә бар. Әй­түләренә караганда, әби-ба­ба­ла­рыбыз да өйдә белем алган. Бигрәк тә, дини кануннарны үтәп яшәү­челәр шулай ди. "Гаилә" мәчете имам-хатибы Илнар хәзрәт Зиннә­туллин сүзләренә караганда, бүген мөселман гаиләләре арасында баласын мәктәптән алу очраклары еш күзәтелә икән, бу - мәктәптә балага тиешле шартлар тудырылмауга гына бәйле. "Ягъни хәләл ризык юк, тәрбиясезлек көчле, мө­селман балаларыннан көләргә мөм­кин­нәр. Ни чарадан бичара, әти-әниләр балаларын үзләре укытырга мәҗбүр була. Дин шулай кушканга эшләнгән әйбер түгел ул. Әти-әни балага беренче белемне җиде яшькә кадәр генә бирә. Аннан соң баланы укытучыга тапшыру хәерлерәк. Бу - дөресрәк була. Чөнки әти-әни барыбер объектив була алмый", - ди дин әһеле.


Татарстан Мәгариф һәм фән ми­нистрлыгы мәгълүматларына караганда, гаиләдә белем алучы балаларны мәктәп түгел, ә шәһәр һәм районнарның мәгариф ида­рәләре оешмалары исәптә тота. Моны мәктәптән китәргә теләк белдерүчеләрнең яки яңадан уку йортына әйләнеп кайтучыларның саны даими үзгәреп тору белән аңлаталар. Бүген республикада 600дән артык бала гаиләдә укый. Өйдән чыкмыйча гына белем алучылар зур шәһәрләрдә күбрәк. Казанда - 210, Чаллыда 85 кеше исәп­тә тора. Чагыштыру өчен, былтыр әлеге саннар 148 һәм 23не тәшкил иткән. Министрлыкта мондый ба­лаларның укудагы уңышы турында мәгълүмат юк. Хәер, бу хакта сөйләшергә иртәрәктер дә әле. Кыйммәтле вакыт кына кулдан ычкынмасын...

("Ватаным Татарстан", /№ 15, 02.02.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев