Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

УКЫГАН ӘЙБЕРНЕ НИЧЕК ИСТӘ КАЛДЫРЫРГА?

Әлеге сорау гомер-гомергә бөтен мәктәп укучысын һәм студентларны борчый. Бүген без сиңа ярдәм итәргә тырышачакбыз!

1. Укыган әйберне башкаларга сөйләгез. Бик авыр мәгүлүматлы текстларны укыганнан соң кемгә дә булса сөйләү аны истә калдырырга булыша.

2. Кычкырып яки пышылдап  түгел, эчтән укыгыз. Ник дигәндә, кычкырып укыган вакытта укылган мәгълүматның истә калу ихтималы бермә-бер кими, чөнки сез, иң беренче чиратта, текстка түгел, ә үзегезнең ничек укуыгызга, интонациягезгә игътибар итәчәксез. 

3. Укыган әйберне кыскартып языгыз. Бигрәк та катлаулы булган кайбер өлешләрне ак кәгазьгә төшерү мәгълүматны истә калдырырга һәм хәтердә яңартырга ярдәм итә. 

 

4. Укый башлар алдыннан игътибар белән карагыз: сезгә бер нәрсә дә комачауламыймы? Эшләп торган телевизор янында, машина тавышы ишетелеп торган урында уку бик үк рәхәт түгел. Шуңа күрә катлаулы текстлар укыганда уңайлы итеп утырыгыз, утны кабызыгыз һәм рәхәтләнеп укыгыз. 

5. Шулай ук белгечләр текстны периферик рәвештә укырга тәкъдим итә. Ягъни бу вакытта без текстны юллап түгел, ә өстән аска укыйбыз. Болай эшләгәндә текст тизрәк укыла. Тик кеше бу очракта бөтен мәгълүматны да түгел, ә өлешләп кенә укырга өлгерә. Шулай да болай итеп укылган әйбернең төп эчтәлеген үзләштерегә мөмкин. 

6. Укыган мәгълүмат турында берәр кеше белән сөйләшегез, бәхәсләшегез. Бу кеше дә әлеге текстны укыган булса, бигрәк тә яхшы. Болай эшләгәндә яңа мәгълүмат икегезнең дә башыгызда яхшырак сакланыр. 

7. Текстлар укыр өчен иң яхшы вакыт ул – иртә. Нәкъ менә иртән баш мие бар куәтенә эшли. Әгәр иртән тору авыр бирелсә, бу эшне көндезгә калдырырга була. Ә менә йокларга ятар алдыннан уку – начар гадәт. Беренчедән, укылган әйбер хәтердә калмый, икенчедән, йокы бик үк тыныч булмаячак. Тик менә кайбер кешеләр кичен яки төнлә яхшырак истә калдыра. Шуңа күрә әлеге киңәшне үзегезнең биологик сәгатьләрегездән чыгып кулланыгыз. 

 

Зилә Сабитова

Фото: pixabay.com

yalkyn.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев