Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Укучыны җиңәргә кирәкми”. Мәктәптә янә үзгәрешләр көтелә

Мәктәпләргә янә үзгәреш кертмәкчеләр. Яңартылган федераль белем бирү стандартлары фикер алышу өчен җәмәгатьчелеккә чыгарылды. Теләгән кеше preobra.ru. порталында үз тәкъдимен җиткерә ала. Документ расланса, программа, дәреслекләр, имтиханнар да үзгәрәчәк. Бу юлы тагын нинди мөгез чыгарырга җыеналар?

Билгене белем өчен кую җитмәгәнме?
 
Билгеле булганча, белгечләр телендә ФГОС дип йөртелүче беренче стандартлар сигез ел элек башлангыч сыйныф укучылары өчен кертелгән иде. Алар бүген сигезенче сыйныфта укый дигән сүз. Стандартларның төп үзен­чәлеге укучыларны мөстәкыйль белем алырга өйрәтү иде. Әмма аның тирәсендә еллар дәва­мында бәхәс тынмады, инде менә кабат үзгәртергә булганнар. Россия Президенты Владимир Путин илнең Мәгърифәт министрлыгына стандартларны яңар­тырга йөкләмә бирде. Яңа документ әзер, бүген аның хакында фикер алышалар.
 
– Стандартлар мәктәпкә давыл булып килеп керде. Аны укытучылар, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр авыр кабул итте. Бу эш әле дә катлаулы бара. Билгене белем өчен генә кую җит­мә­гәнмени, диючеләр дә бар. Юк, җитмәгән. Кайбер укытучылар гомер буе такта янына басып, дәрес буе сөйләргә өйрәнгән. Хәзер болай ярамый. Бала үзе белем алырга, ә укытучы аңа юнәлеш бирергә тиеш. Шуңа күрә укытучыларның белемен күтәрүгә яңа ысуллар кертелә. Хәзер алар өч ел саен һөнәри осталыгын күтәрәчәк. Фәнне дә, бала психологиясен дә, санлы технологияләрне, халыкара чагыштырмача тикшеренүләрнең гомумбелем күнекмәләрен бәя­ләү критерийларын (PISA, PIRLA, TIMSS, ICILS) һәм башка күп нәр­сәне белгән яңа төр мөгаллим формалашачак, – ди Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрлә­ренең белемен күтәрү һәм кабат әзерләү үзәге директор урынбасары Ләйсән Мингалиева.
 
Интернетны да исәпкә алганнар
 
Яңа укытучының бурычларына укучыларны тормышка әзер­ләү, сәламәтлеге чикләнгән балалар белән эшләү, укучыларны интернет чыганакларыннан кулланырга, һөнәр сайларга өйрәтү, аларның волонтерлык сыйфатларын үстерү дә кергән. Әйтик, җәмгыять белеме дәресләрендә эшкә алганда резюме язарга, башка төр документлар белән эшләргә өйрәтмәкчеләр. Салым төрләре, ришвәтчелеккә каршы көрәш, террорчылыкка, экстремизмга карата кискен мөнәсәбәт булдыру, интернет челтәрендә дөрес аралашу кагыйдәләре кебек темалар да читтә калмаячак. Гуманитар фәннәрне өйрәтү барышында балаларны үзара әңгәмә оештырырга, текстның төрле стильләре белән эшләргә өйрәтсәләр, биология, химия, физика дәресләрендә мөстә­кыйль сынап карау эшчәнлеген булдыруга, белемнәрен гамәлдә куллана белүенә басым ясалачак. Кыскасы, һәр дәрескә аерым таләпләр куела. Яңа стандартлар бердәм дәүләт имтиханнарына, 9 нчы сыйныф укучыларының сынауларына да таләпләр куячак. Укучы имтиханда сорауларга җавап бирү, мәсьәлә чишү, инша язу белән генә чикләнеп калмыйча, проект эшләү, тәҗрибә күр­сәтү, мәгълүмат таба белү осталыгын да күрсәтәчәк. Милли мә­гарифкә килгәндә, туган телләр мәҗбүри өлешкә кер­телгән, тик сәгатьләр саны язылмаган. Моны әти-әниләр, мәктәп, район-шә­һәр җитәкчеләренә бергәләп хәл итәргә туры киләчәк.
 
Укучыга күпме буйсынырга була?
 
Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең белемен кү­тәрү һәм кабат әзерләү үзәге директоры Рәис Шәйхелис­ла­мов әйтүенчә, мәктәп яңа стандарт буенча укыта башласа, әти-әни­ләр аптырап калырга мөм­кин.
 
– Әти-әни өчен нинди укытучы яхшы? Яхшы аңлата торганы. Бала мәктәптән: “Мария Ивановна бернәрсә дә аңлат­мады”, – дип зарланып кайтса, әти-әни тизрәк гаепне укытучыдан эзли, директорга шикаять белдерә. Дәрес­леге бар, укучы материалны өендә укып, өйрә­неп килергә тиеш. Ул аны укый алмыймыни? Акыллы укытучы шулай та­ләп итәргә тиеш тә. Ә пе­да­гогның эше – дәрестә фикер алышырга, аралашырга, максат куярга, китап белән эшләргә өй­рәтү, – ди Рәис Фалихович.
 
Тик утыр, тыңлап утыр?!
 
Болай булса, яңа стандартлар әти-әниләр белән мәктәпләр арасындагы мөнәсәбәтләрне көй­ләр, укытучының эшен киметер, дип өметләнүчеләрнең хыяллары чәлпәрәмә килә түгелме соң? Хәлләр тагын да катлауланмасмы?
 
– Укытучыларга йөкләнгән эш федераль стандартка бәйле тү­гел. Бу мәктәпнең, районның мә­гариф сәясәтенә бәйле, – ди Рәис әфәнде. – Максат куярга, план­лаштырырга өйрәткән укы­тучы­ның бала белән эшләгәндә бернинди проблемасы да булмаячак. Укучыга уку кызык икән, ул укытучы белән бергә эшли башлый. Мәктәпләрдә килеп чыккан бәхәсләрнең сәбәбе бар. Стандартка кадәр укытучы үзен – түрә, ә укучы аның кул астында эшләүче, буйсынучы кебек кабул итте. Укытучы, Галиев, сиңа “2ле” куям, ди. Укучы исә аңа берни дәшми. Ә стандарт таләпләре буенча укучы билгенең ни өчен куелуын сорый, хәтта үзенә-үзе бәя дә бирә ала. Укучы гомер буе буйсынып яши алмый бит инде. Тик утыр, тыңлап утыр, дип кычкырса, әлбәттә, укучы аны тың­ламаячак. Бас, авызыңны яп, сөйләшмә... Бу нәрсә? Әлбәттә, бу очракта нәфрәт тә, башкасы да туа. Тыңлап утырудан гына үз­гәреш булмаячак. Белгечләр, белемне кеше үзе таба, ди. Финляндия мәктәбендә бу яктан бернинди проблема юк, чөнки анда укучы белән укытучы бер тигез. Укучыны җиңәргә кирәкми, ки­ресенчә, дустанә мөнәсәбәт булдыру мө­һим. Федераль белем бирү стандартлары – ныклап уйланган нәрсә, ул безнең менталитетка туры килеп, Европадагы мәга­риф­нең иң яхшы ысулларын үз эченә ала.
 
Укытучылар стандартлар хакында ни уйлый?
 
Нурия Хәйруллина, Казандагы 17 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы:
 
– Мин үзем стандартлар буенча алтынчы ел укытам. Аны җиңел үзләштердем. Әмма акбур, кара тактадан аерыла алмаган укытучылар да бар. Элеккеге калыптан китә алмаучыларга авыррак, әлбәттә. Укучылар активрак хәзер. Дәрестә бер генә кул күтәрмәгән укучы да юк. Элек гел бер укучылар җавап бирә иде. Ниндидер бер проблеманы билгелибез дә, бергәләп, аны хәл итү юлын эзлибез. Фикер әйтүдән, бәхәсләшүдән курыкмыйлар. Болай эшләү миңа бик ошый. Төркемнәрдә эшләргә өйрәнделәр, белмәгән сыйныф­таш­ларына булышу гадәте барлыкка килде. Укучыга, сәләтенә карап, төрле авырлыктагы биремнәрне чишү мөмкинлеге тудырыла. Башлангыч сый­ныфларга, өеңдә өйрәнеп кил, дип әйтеп булмый. Болай эшләү дөрес тә түгел.
 
Мәлик Сибагатуллин, Балтач районының Бөрбаш мәктәбе директоры, биология укытучысы:
 
– Бөтен укучы да теманы өендә укып килә алмый. Әйтик, сыйныфтагы 20 укучының бишесе болай әзерләнә ала. Кайберләренең хәтере яхшы, мәгълүматны тиз эләктерә. Мәгълүмат чыганакларын күрсәтсәң, тиз генә табалар анысы. Гел юнәлеш биреп торырга кирәк. Мирза Мәхмүтовның проблемалы укыту методы бар. Проблема куясың да бергәләп чишү юлларын эзлисең. Стандартларның да нигезе шуңа корылган. Укытучы белем биреп кенә калмыйча, идарәче дә булырга тиеш. Биологияне 12 ел укытам. Дәрес ахырында укучыларымнан, үзегезгә нинди билге куяр идегез, дип сорыйм. Алар бәяләү күрсәткечләрен яхшы белә. Әти-әниләр дә балаларының билгеләре белән кызыксынып тора. Минемчә, укытучы дәреснең ярты өлешен аңлатырга тиеш. Чөнки фәнни терминнарны укучылар үзләре генә аңламый.
 
Рафил Миңнебаев, Әтнә районындагы Комыргуҗа мәктәбенең география укытучысы:
 
– Укыту программасы елдан-ел катлаулана бара. Балаларның бөтенесе дә аны үзләштереп бетерә алмый. Кечкенә улым 4 нче сыйныфта укый. Кайчак 8 нче сыйныфта керә торган темаларны үтәләр хәтта. Болай сикерү белән килешмим. Элек материалларны әкренләп катлауландыралар иде. Моңа кадәр дә укымаган балалар бар иде, хәзер дә бар. 5–6 нчы сыйныфларда география атнага бер мәртәбә генә керә. Ә терминнарның күпчелеген шушы сый­ныфларда өйрәнәләр. Бер дәрес белән генә ерак китеп булмый. Әгәр ул үткән материалны кабатламаса, аны бер атнада онытачак. Дәрестә мәгълүматларны балаларның үзләренә эзләтергә тырышабыз, әмма бу вакытны күп ала.

 

 
 
 

Фото: https://twitter.com

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 19.04.2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев