Саба ТВ

Укучыларның көзге каникулы 30 октябрь-5 ноябрь көннәрендә булачак

6 ноябрь Халыклар бердәмлеге көне бәйрәм ителү сәбәпле, балалар укырга 7 ноябрьдә генә керешәчәк.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гүзәл Насыйбуллина). 30 октябрь көнне мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана. Балалар бер атна дәвамында - 5 ноябрьгә кадәр ял итә алачак. 6 ноябрь Халыклар бердәмлеге көне бәйрәм ителү сәбәпле, аларның яллары бер көнгә озайтыла. Нәтиҗәдә, балалар укырга 7 ноябрьдән генә керешәчәк, дип хәбәр итте "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы тарафыннан оештырылган матбугат очрашуында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима.

"28 октябрь - соңгы уку көне - шимбә. Шуңа да каникул 30 октябрьдән генә башлануына карамастан, балалар инде шимбәдән үк, чирек билгеләре чыгарылгач та, үз ялын планлаштыра ала", - ди Лариса Сулима.

Каникул көннәренә күп санлы мәдәни, танып белү, туристлык, спорт чаралары билгеләнгән.

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: