Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Тыштан керүемә ята иде, нишләп үлгәнен һәм кем үтергәнен күрмәдем"

Бу вакыйга Бүздәк районында була. 60ны тутырып килүче ирле-хатынлы икәү өйләрендә кәеф-сафа корып утырганда талашып китәләр. Иренең акча тота белмәвенә һәм гел эчкегә туздыруына ачуланып, хатын тавыш куптара. Ир бу сүзләрне кабул итми, кызып китеп, тормыш иптәшенең йөзенә суга да өйдән чыгып китә.

Берничә сәгатьтән тынычланып кайта. Ә хатынның киресенчә, битенә "чәп" иттерүдән ачуы кабарган гына була. Тавыш-гауга дәвам итә һәм хатын кызган баштан өстәлдә яткан пычакны ала да ирнең аркасына ике тапкыр чәнчи. Ир шундук җан бирә.
 
Хатын үзенең төзәтә алмаслык хатасын аңлап, кырын эшен яшерергә була. Кан аккан җирләрне тиз арада юа, җыештыра һәм полиция чакырта. "Тыштан керүемә ята иде, нишләп үлгәнен һәм кем үтергәнен күрмәдем", - дигән. Полиция хезмәткәрләре өйне тикшергәннәр - пычакта кан эзләре табыла, хатынның күлмәгендә дә кызыл таплар күзгә ярылып яткан була. Өстәвенә, ул көнне берсе дә аларга кермәгәнлегә ачыклана. Хуҗабикә үзенең җинаять эшен ничек кенә яшерергә тырышса да, килеп чыкмый. Дөресен сөйләп бирергә мәҗбүр була.
 
Соңрак ул, гаебем юк, дип, җинаять эшен кабат тикшерүләрен үтенеп гариза яза, ләкин суд үз карарын чыгара – хатын 9 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Аны каты режимлы колониягә озаталар. 
Автор : Каспранова Ләйсән
Чыганак: m.news.yandex.ru
Фото: https://cyklofaltynek.business.site/
 
 
 

---
Өмет

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев