Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Тыл ветеранына ярдәм ит” акциясе

Бөек Ватан сугышында курсәткән батырлыкларны бернинди бәя белән дэ чагыштырып булмый, чөнки аларның даны мәнгелек.

Бөек Җиңүдә батырлыкларын күрсәткән ватандашларыбыз өчен чын кунелдән горурлык хисләре кичерэбез. Кызганычка каршы, илебез өчен көрәшкән, сугыш ветераннарының саны гына елдан-ел кими бара. Шуңа күрә хәтердә аларның истәлекләрен саклап калу, аларның авыр язмышлары белән танышу, чын күңелдән рәхмәт сүзләрен әйтеп, ветераннарга рәхмәт белдерү бу- яшь буынның төп бурычы.

           Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре һәм волонтерлар язгы айларда һәрдаим үткәрелә торган “Тыл ветеранына ярдәм ит” дигән акция кысаларында тыл ветераны Валеева Хәлимә Тимербай кызына өй тирәсен чистартуда булыштылар. Ул балаларга иң куркыныч сугыш елларында тылда Җиңүне якынайткан, хәл-әхвәлләрен белешеп, күңел җылысын бүләк иткән кешеләрне онытмаулары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. Волонтерлар ветеранга батырларча хезмәтләре һәм бүгенге буынга тыныч күк астында яшәү хокукы өчен рәхмәт белдерделәр, нык сәламәтлек, озын гомер, рухи күтәренкелек теләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев