Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Тузганаклы тормыш

Гөлсинә ханым Хәбибуллинаның "Тузганаклар узына" дигән язмасын хәтерлисезме? Табигать белән кешеләр җәмгыяте арасындагы метафорик бәйләнеш турындагы ул язма асылда тирән уйлануларга этәрә. Әйе, чүп үләннәрнең барысына да хас бер үзенчәлек бар: ул - әрсезлек. Әрсезләр исә, аларга каршы дөрес көрәш ысулларын алып бармасаң, тиз үрчиләр, әрсезлек ул - чынлыкта эпидемия.

Арча районының элекке хакимияте тузганакларга каршы сугыш игълан итте берчакны. Мәктәп балалары урамга куып чыгарылды, әрсез үләнне йолкып мәшәкатьләнделәр, дәресләр калдырылды, имтиханнарга әзерләнүгә зыян китерелде. Тузганак исә өзгәнне көтеп кенә тора, икенче көнне үк ашыгыч рәвештә чәчәк ата һәм орлыклана, җилдә ак парашютлар оча башлый. Синең бар хезмәтеңне Сизиф хезмәтенә әверелдерә. Гөлсинә ханым дөрес билгеләп үтә: тузганак маршы соңгы елларда күзәтелә. Тузганак кына түгел, Сос­новский балтырганы елга тугайларын һәм көтүлек җирләрен яулый, кырларда прогрессия тәртибендә тычканнар үрчи. Боларның барысының да ниге­зендә бер нәрсә ята: традицияләрне оныту, новаторлык белән чамасыз мавыгу. Гасырлар буе сыналып һәм тупланып килгән тәрбия ысуллары онытылуга, оятсызлык катыш әрсезлек абруйга әвереләләр, көрәктән сәнәк булган­нарның карьера үсеше күзәтелә. Сәләт­сезләр эш башына менеп утырдымы, җәмгыятьтә баланс югала: коррупционерлар үрчи башлый, ришвәт гадәти хәлгә әверелә, караклык мактала, ялганны чуар бизәкләп күрсәткән пропагандага ихтыяҗ туа. Эш күрсәтү өчен, бер көнлек шаукымнар белән мавыгу көчәя, традицияләр хурлана, новаторлыктан шоу ясый башлыйлар.


Моны тузганак мисалында карыйк әйдә. Игътибар итсәгез: тузганак эш­кәртелгән басуда үрчи алмый. Бәрәңге бакчасында, әйтик, ул - сирәк кунак. Сөреп чәчелгән бөртекле ашлык арасында да аны таба алмыйсың. Печәне көч­ле булган күпьеллык үлән җирендә дә үзен уңайсыз хис итә бу дару үсемлеге. Печән көчсезләнгән очракта гына басуны яулый. Люцерна басуын дүртенче елга калдырасың икән, сары чәчәкнең анда хуҗа була башлаячагын көт. Кабат чәчми һәм җирне эшкәртми генә табыш алырга ниятләгән ялкау хуҗаларның кирәген бирә тузганак. Шуңа күрә чәчү әйләнеше дигән традицион әйбер бар, ул уңышны арттырып кына калмый, чүп үләннәргә каршы көрәшергә дә булыша. Ашлама белән җирне көчли башлагач, чәчү әй­ләнешен оныттылар диярлек.

Арча районы газетасы яза әнә, агрономнарның кирәге калмады, ди. Инвесторлар фәнни технологияләр белән эшләргә азапланган белгечләргә аяк астында буталып йөргән малай-шалайга караган кебек карый башлаган. Җир эшкәртү техно­логия­ләре бозылган, культураларны алмашлап чәчүне кирәксезгә саный башлаганнар, акча тотмыйча гына табыш алмакчы булганнар. Бездә, мәсәлән, соңгы елларда җирне туңга сөрүне оныта башлаганнар иде, бөтенләй диярлек эшкәр­тел­мәгән җиргә чәчү модага керә башлады, арышы сугылган басуда чәчелеп калган бөртекләрдән шыткан уҗымнан икенче елны да уңыш җыеп алу фактлары булды.

Реклама

Элекке традицион сука урынына сөрү катламын әйлән­дермичә, яссы итеп сукалау алымы гадәткә керә башлады. Казахстан далалары өчен файдалы булган бу новаторлык бездә чүп үлән­нәренең үрчүенә булышты, кырларда тычкан колонияләренең ишәюе дә шуның белән бәйле, диделәр. Хәзер инде соңгы ике дистә елда кер­телгән технологик "яңалык"лар чүп үләннәр­нең парады, уңышның кимүе белән куәтле кайтаваз бирә. Бер туфракка яраган икенче туфракка ярамый. Сосновский балтырганы да бит кайчандыр кыйм­мәт­ле яңа терлек азыгы буларак чит җир­ләрдән кайтып үрчеде бездә. Ташкичүдә аны читтән килгән бер агроном алып кайтып кырга чәчте. Бездә бик аз гына эшләп киткән ул новатор-белгеч үзен­нән дистә елларга җитәрлек истәлек калдырды. Терлек азыгы буларак бал­тырганның кыйммәте күпмедер, анысы миңа мәгъ­лүм түгел, ә менә сыерың шуның бер яфрагын өзеп капса, сөт авызга алмаслык тәмсез була. Җитмәсә, җилеме һәм им­чәкләре "пешеп" кайткан сые­рыңны сава алмыйсың. Балтырганга каршы бездә беркем дә көрәшми. Кө­рәшсәң, бер җәйдә юк итеп була аны үзе. Көрәк белән аз гына тамырын чо­кыйсың да чокырга илле-алтмыш грамм тирәсе дизель ягулыгы - солярка тамызасың. Чакырмаган кунакны җил­ләр ала.

Печән үсә, балтырган - юк. Җәм­гыятьтә соңгы елларда үр­чегән әзрсез­лек күре­неш­ләреннән ко­тылуның да традицион ысуллары күптән билгеле. Тамырларын корыта торган даруны тамызырга те­ләүче генә юк.

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев