Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Туйның да була төрлесе – фингаллы кияү белән «чебен тешләгән» кәләшлесе

Бу туй минем тәҗрибәмдә иң үзенчәлекле туйларның берсе булып исемдә калды. каеннар яңа гына яфрак яра башлаган бик матур вакытта Нурлат районында узды ул. Гадәттә без, туй башланыр алдыннан бер-ике сәгать алдан килеп, аппаратура көйли торабыз, иркенләп әзерләнеп, кабаланмыйча гына эшне башларга яратабыз. Кичке биштә башланачак бу туйга да өчтән...

Тик татарларның традицион гадәтләре буенча, кунаклар да бик көттереп кенә җыелдылар, иң мөһиме, әле кияү белән кәләш тә килеп җитмәгән иде. Туй башланырга тиешле вакыттан берәр сәгать чамасы узгач, ачыккан халык өстәлләр артына утырып капкалый ук башлады. Берзаман кемдер: «Киләләр!» - дигән хәбәр салды. без, шулкадәр зарыгып көткән яшь парларыбызны матур итеп каршыларга дип, урамга чыгып бастык.

Фотога һәм видеога төшерүче егетләр утырган машинадан соң берничә минутлык ара калдырып, шәп итеп бизәлгән туй машинасы килеп туктады. Тик аннан, бик көтелгән бәхетле пар урынына, кәләш үзе генә килеп чыкты. Болар ЗАГСтан соң бик каты талашканнар икән. Без дә, төшү белән, «киявең кайда» дип ябырылмадык инде үзенә, төрле хәлләр була, аңлагандай итенеп, таралышмыйча, кияүне көтә башладык. Кияү кеше бишенчеме, алтынчымы машинада дуслары белән утырган иде. Ул машина да килеп җитте, ниһаять, аны да алкышлар белән каршыладык, тик ул машинадан килеп чыгу белән, җыелган кунаклар җиңелчә шок хәленә килделәр: кияүнең йөзе табак кебек шешенгән һәм зур бер яшькелт-шәмәхә фингал белән бизәлгән иде! Бер күзе йомылып беткән, башын бора-бора исән күзе белән генә карап, кунаклар белән исәнләшеп чыкты бу. «Бал корты тешләдеме әллә?» - дидем инде аптырагач. «Әһә! - ди бу, авызын ерган үзе: - Мондый кияү күргәнегез булмагандыр әле». Чыннан да мондый укны күргәнем юк иде... Бичара, туена ике көн кала, урамда бик каты сугышырга туры килгән икән, каршы якта кеше күбрәк булган ди...

Ярый, шулай итеп туйны башлап җибәрдек, кунаклар ачыккан - табынга дәррәү ябырылдылар. Нурлатта халык ачык, чиста күңелле, эчкерсез: ял итәләр икән - гөр килеп ял итәләр, бииләр икән - аяк тибә-тибә бииләр, рәхәтләнеп ашыйлар, эчәләр, кыскасы, бик күңелле туй булды ул. Тик кунаклар арасыннан тыныч кына итеп тост, теләк әйтә алучы кеше булмады инде. Гадәттә, туйга әзерләнеп, шигырьләр ятлап, открыткага матур теләкләр язып киләләр. Монда басып, мактаулы «Күгәрченнәр кебек пар килгәнсез» дигәнрәк шигырьләрен укый башлыйлар да тынычлана алмыйча көләләр - шәмәхә табак булып кабарган битле кияү белән, үпкәләгәне йөзенә чыккан төксе кәләшнең кыяфәте үтергеч иде... Ә кәләш бик принципиаль кыз булып чыкты: талашканнар икән талашканнар - булачак иренә туй буе күтәрелеп тә карамады. Туйның, яхшымы-яманмы, үз гадәтләре бар бит инде, тост-теләк яңгыраган саен «әче!» кычкырып, кияү белән кәләшне үбештерәләр. Монда да кычкырдылар. Кунаклар, дуслашып китмәсләрме икән дипме, «Әче»не бигрәк тә еш кабатладылар. Тик никадәр ялынмасыннар, булачак киленне «сындыра» алмадылар. Алай да юлын таптык, «Әче!» дип кычкырган саен, туйга килгән парлы кунаклар «әче»не үзләре үбешеп «балландыра» башлады - килен үпкәләгән дип хәзер еллар буе урнашкан гореф-гадәтләрне аяк астына салып таптап булмый бит инде...

Туйда, гадәттә, кияү белән киленнең булачак гаилә тормышын проектлаштыралар: үгет-нәсыйхәтләр бирәләр, теләкләр әйтәләр, туачак балаларны каршы алырга әзерләнәләр... Монда да балалар турында сүз чыккач, кунакларның кайберләре: «беренче булып малай тусын», - ди, кайберләре: «беренчегә кыз яхшырак», - дип, үз фикерләрен белдерде. Моны ишеткәч, кияү дә: «Миңа да беренчегә малай кирәк иде, но кыз дип әйттеләр шул», - дип куйды...
Кыскасы, алып баручы буларак минем өчен дә, кунаклар өчен дә бик истә калырлык туй булды! Ул көнне бәйрәм тиешле вакытында түгел, ә ике сәгатькә соңрак та бетте. Рәхәтләнеп күңел ачкан кунакларны тиз генә таратырлык түгел иде. Ахырдан күбесе килеп рәхмәтләр әйттеләр, кияү генә: «Ну, апа, тортның беренче кисәген сатмадың түлке...» - дип, дәгъвасын белдерде. Чыннан да, анысын сатмаган идем шул...

Реклама


http://www.shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев