Реклама
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның һәйкәленә чәчәкләр салды.
Быел күренекле классигыбызның тууына 131 ел булды.
Шагыйрьне Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республиканың Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстанның Хөкүмәт әгъзалары, министрлык һәм идарә җитәкчеләре, депутатлар, Татарстанның мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре зурлап искә алды.
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз