Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Тукай районында үз бизнесын булдырган гаилә: "Тукталырга уйламыйбыз!"

Тукай районы Калмаш авылында бытбылдык фермасы бар. Бик зур — 70 мең кош исәпләнә. Крестьян-фермерлык хуҗалыгын Фроловлар гаиләсе җитәкли. Башта үзләре өчен генә бытбылдык алып үстерәләр. Бу эш ошап киткәч, санны арттыра баралар. Хәзер инде әлеге ферма җитештергән азык-төлек әллә кайларга тарала.

— Үзебез Чаллыда яшибез. Калмаш шәһәргә якын — 20 чакрым гына. Көн саен барып йөрибез. Биредә экологик яктан чиста урыннар, завод-фабрикалар юк, — ди Прияна Фролова. — Барысын да табигый юл белән эшлибез. Кошларга азыкны үзебез әзерлибез. Химия дигәннең “х” хәрефе дә юк...

— Бытбылдык йомыркасын кайларга сатасыз? 
 
— Клиентларны берәмләп үзебез җыйдык. Нигездә, йомырка сату белән шөгыльләнәбез. Аллергиядән интегүчеләр генә түгел, болай да күп сорыйлар. Бытбылдык йомыркасы файдалы. Элек бик аңлап бетермиләр, ятсынып карыйлар иде, хәзер халык аның асылын белде, — ди Прияна. — Башта — Калмаш, аннан — күрше авыллар, соңрак Чаллы, алай гына түгел, Алабуга, Түбән Кама һәм республиканың башка шундый зур шәһәрләреннән дә заказлар килә башлады, Казанның эре сәүдә нокталары, рестораннар белән дә эшлибез. География киңәя бара. Заказларны кабул итеп, үзебез таратабыз. Әкренләп чит төбәкләргә дә чыга башладык. Сайтыбыз бар. Соңгы вакытта бытбылдык түшкәсе, ысланган ит тә сатабыз. Ите диетик, тәмле, шулай ук файдалы. Башта үзебезгә ысладык... 
 
 
— Җиңел булмады, әмма тырыштык. Бөтен уңайлыклар, шартларны тудырдык. Монда барысы да автоматлаштырылган. 20 мең йомыркага чутланган инкубатор да шунда ук. Катнаш азыкны да биредә ясыйбыз, анысы өчен мини-цех бар, — ди Прияна. 
 
Фроловлар бу эшкә шулхәтле чумган, планнары тагын да зур: бытбылдык кына түгел, кошчылык комплексы булдырып, күпләп тавык, каз, үрдәкне дә үзләре үстереп сатуны гамәлгә кертергә телиләр. 
 
 
— 70 мең бытбылдык белән тукталырга уйламыйбыз. Әмма моның өчен җир мәйданын арттырырга кирәк. Азык проблемасын хәл итсәк, аны саклар өчен бөтен таләпләргә туры килгән зур урын булдырсак, рәхәтләнеп җәеләбез. Шул теләк белән Президент исеменә хат юлладык. Җавап булырмы, белмибез, өметләнеп көтәбез. Хөкүмәттән әлегә хәтле ярдәм алмадык, сорамадык. Барысын да үзебез башлап, тырышлык белән булдырдык. Җир мәсьәләсе уңай хәл ителсә, калганын эшлибез! — ди Прияна. — Күңел ятмаса, әллә ни зур уңышларга ирешеп булмый. Кулга бераз акча кергәч, таныш-белеш тә кызыкты. “Прияна, берничә бытбылдык сат әле. Без дә үстереп, йомырка сатып карар идек”, — диләр. Матди якны гына уйлап булмый ул. Эшләре барып чыкмады, кошлары чирләде, үлде... “Ник безнеке начар булды?” — дия башладылар. Сайлап аерып бирмәдек. Безгә 70 меңе дә бертөрле, барысы да якын. Яхшы тәрбия күрмәсә, кош та чирли. Аннары үләргә дә озак калмый. Бытбылдык — аеруча нәзберек кош. Бу тармакка яратып килдек! Бала кебек карап, тәртибен, тәмен тулысынча аңлагач кына, матди якны кайгырта, хезмәтебезгә бәясен ала башладык. 
 
 
 

Фото: http://tukai-rt.ru/

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев