Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Туган як тарихына багышланган басмалар презентациясе

Бүген, 26 гыйнвар көнне, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында туган як тарихына багышланган басмаларның презентациясе булачак.

Татарстанның Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте белән берлектә оештырылган бу чарада

«Сатыш-гасырлар аша 1170-2017 еллар» (Казан, 2017) һәм «Хужа Хәсән - минем гомер бишегем» (Казан, 2017) китаплары тәкъдим ителәчәк.

«Сатыш-гасырлар аша 1170-2017 еллар» китабында Татарстанның Саба һәм Теләче районнарындагы авылларның, аеруча иң борынгыларының берсе булган Сатыш авылының тарихы, аның халкының гореф-гадәтләре, ачы язмышлары һәм казанышлары сурәтләнә. Язмалар бай та­рихи чыганакларга һәм дәлилләргә нигезләнгән һәм шуның белән фәнни ачыш­ларга дәгъва белдерә.

Реклама

«Хужа Хәсән - минем гомер бишегем» китабы Татарстанның Кайбыч районында гомер итүче керәшен татарлары тормышын чагылдыра. Китапта шактый тарихи рәсми документлар бирелә.

http://tatar-congress.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев