Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Туган көн»гә кемнәр бара: Олимпиадага чакыру алган 7 татар спортчысы

Халыкара Олимпия комитетына 500 спортчыдан торган исемлек тәкъдим ителсә дә, Россиянең 169 спортчысына гына катнашу рөхсәт ителде. Нейтраль әләм астында чыгыш ясаячак Россия спортчылары арасында 7 татар да бар.

Турысын әйтү - инде ярый

Олимпиада асылы гади тамашачыга бик үк аңлашылып бетмәгән сәяси, пычрак уенга әйләнде. Турысын әйтү туганына ярамый дисәләр дә, инде хәзер спортчылар үзләре дә дәшми кала алмый. Хәтта Олимпиадага чакыру алганнары да.

Бу урында Россиянең танылган хоккейчысы Илья Ковальчукның әйткән сүзләре игътибарны җәлеп итте. «Олимпиада Халыкара Олимпия комитетының туган көненә әйләнде - кемнедер чакыралар, ә кемнедер юк», - дигән Ковальчук.

Ә Олимпиадада катнаштырмагач Россия биатлончысы Екатерина Юрлова-Перхт күңелендә йөрткәнен социаль челтәрдәге битендә язып калдырган. «Үз хис-кичерешләрем турында язып тормыйм. Шуны гына әйтәм, бүгеннән Олимпиада минем өчен инде спорт түгел! Халыкара Олимпия комитеты бөтен принципларны да онытты. Сәясәт, акча, нәфес, көнчелек һәм курку. Мине Уеннарга алмау сәбәбе - медаль яулау ихтималы булу!», - дигән биатлончы.

«Спорт бит сәнгать кебек үк дөньяга ачык, үтә күренмәле булырга тиеш. Югыйсә кабул ителгән карарларга карата ышанычсызлык арта. Дөньякүләм спортны, Олимпия хәрәкәтен берничек тә ниндидер сәяси аш бүлмәсенең арткы ишегенә әйләндерергә ярамый», - диде Россия Президенты Владимир Путин 30 гыйнварда Мәскәүдә ышанычлы вәкилләре белән очрашуы вакытында.

...9-25 февральдә Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә XXIII кышкы Олимпия уеннары узачак, анда 92 илдән 2925 спортчы көч сынашачак. Барлыгы 102 комплект медаль уйнатыла. Күңелдә нәфрәт кайнаса да, 9 февральне - кышкы Уеннарга старт биреләчәк көнне көтәбез.

Россиянең 169 спортчысына нейтраль әләм астында катнашу рөхсәт ителде. АКШ җыелмасы иң зурысы - 242 спортчы.

Беренче тапкыр...

Олимпиадага чакыру алган Россия спортчыларының Уеннарда әле тәүге тапкыр гына катнашуы. Кышкы Олимпиадада катнашырга җөрьәт иткән Малайзия, Сингапур, Эквадор, Эритрея, Косово һәм Нигерия кебек ил спортчылары кебек үк.

Олимпиадада Татарстаннан да 5 спортчы катнаша: чаңгы ярышларында - Анна Нечаевская белән Андрей Ларьков, сноубордта - Владислав Хадарин һәм Милена Быкова, тимераякта парлы фигуралы шууда Евгения Тарасова.

Россия спортчылары арасында спортка беренче адымнарын Татарстанда ясаучылар да бар. Алар - Динар Хафизуллин (хоккей), Руслан Сәмитов (бобслей), Лиана Ганиева, Ольга Сосина һәм Фәнүза Кадыйрова (хоккей). Исемлектәге спортчылардан Ольга Сосинаны гына Олимпиада тәҗрибәсенә ия икәнен беләбез. Татарстан белән бәйле калган спортчылар өчен Пхенчхандагы чыгыш Уеннарда тәүге катнашу булачак.

Татар авылыннан - Олимпиадага

Россия спортчылары арасында татар исемле 7 спортчыны күрәбез. Күпчелегенең карьерасы Татарстан белән бәйле. Хатын-кызлар хоккей җыелмасына кергән Лиана Ганиева һәм Фәнүзә Кадыйрова - Татарстан хоккей мәктәбе, аерым алганда Сергей Столбун шәкертләре.

Фәнүзә Фәһим кызы Кадыйрова - 1998 елның 6 апрелендә Кукмара районы Сәрдекбаш авылында туган. Коми республикасы Ухта шәһәренең «Арктик-Университет» командасы һөҗүмчесе. 2015 елда Яшьләр җыелмасы составында Дөнья чемпионатының бронза медаль иясе, Универсиада чемпионы.

Фәнүзә Кадыйрова 2015 елда Яшьләр җыелмасы составында Дөнья чемпионатының бронза медаль яулаган иде. Шул вакытта аның әтисе, көрәш буенча Татарстан һәм Россия чемпионы, спорт остасы Фәһим Кадыйров безгә: «Безнең төп максат - 2018 елгы Олимпиадада чыгыш ясау. Тырышлыгы һәм әрсезлеге белән Фәнүзә әлеге максатка ирешергә тиеш», - дип белдергән иде.

...Фәнүзәнең хоккейчы булуында әтисенең өлеше бик зур: хоккей белән җенләнгән Фәһим Кадыйров авылда хоккей тартмасы төзетә, әтисенә ияреп йөргән Фәнүзә мәктәпкә кергәнче үк тимераякка баса, малайлар белән шуып йөри һәм шөгыльләнергә килмәгән бер малайның формасын киеп, зур хоккейга таба беренче адымын ясый.

- Фәнүзә кызлар арасында начар уенчылардан саналмагач, аның Олимпиада җыелмасына эләгәячәгенә өмет белән карадык. Шул ук вакытта шикләр дә булмады түгел. Чөнки вазгыятьне үзегез беләсез - көчле уенчылар читтә дә калырга мөмкин, - дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Фәһим Кадыйров. - Инде исемлек игълан ителгәч, чын күңелдән сөендек. Олимпиадада катнашу - Фәнүзәнең иң зур хыялы иде. Россия җыелмасы буларак катнашммаулары гына күңелгә тия.

Хоккейчы кызның әтисе әйтүенчә, хатын-кызлар җыелмасы бу көннәрдә Хабаровскида җыеннар узган. Климатка һәм вакыт буенча яраклашу өчен Кореягә якынрак булган төбәкне сайлаганнар.

- Көн саен хәбәрдә торабыз. Фәнүзә 7 нче сыйныфтан бирле читтә булганлыктан, сагындыра, билгеле. Елга ике тапкыр гына күрешәбез, - ди Фәһим Кадыйров. - Кызганыч, Казанда хатын-кызлар хоккей клубы юк бит. Ачылса, берсүзсез кайтыр идем, ди. Ә бит Татарстаннан 16-17 профессиональ хатын-кыз хоккейчы республикадан читкә таралган. Үзе бер команда! Әле үсеп килүче яшьләр күпме. Үзебезнең кечкенә 13 яшьлек кызыбыз Айзилә дә хоккей уйный. Хатын-кызлар командасы булмагач, Кукмарада малайлар командасында алка куа.

...Пхенчханга бару-бармавы хакында сүз чыккач, хоккейчы кыз тәрбияләгән әти кеше әлегә шикләнүен белдерде. Әләмсез көч бирергә күнегелмәгән шул.

Актаныш кызы - Лиана

Хоккейчы татар кызларының икенчесе - Лиана Альберт кызы Ганиева - 1997 елның 20 декабрендә Актаныш районы Иске Байсар авылында туган. Коми республикасы Ухта шәһәренең «Арктик-Университет» командасы сакчысы. 2015 елда Яшьләр җыелмасы составында Дөнья чемпионатының бронза медаль иясе, Универсиада чемпионы.

- Кызыбыз тимераякка дүрт-биш яшьләр тирәсендә басты. Балалар бакчасында йөри иде әле, - дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Лиананың әтисе Альберт Ганиев. - Абыйсы Артур да хоккей уйный. Баштагы мәлләрдә шуның тимераякларын урлап, берничә кат оекбаш белән киеп, бозда шуа иде. Инде 4 нче сыйныфта укыганда Актанышта ачылган хоккей мәктәбенә килеп эләкте.

...Ул вакытта Лиана Ганиеваны Актанышта шорт-трек ярышларында өлкән сыйныф укучыларын да артта калдырып, беренче урын яулагач күреп алалар. Хоккей тренеры кәшәкә тоттырып карый да: «Бу безнең кыз!» - дип әйтеп куя.

- Актаныштагы тренер Юрий Николаевич Ерошенкога зур рәхмәтлебез. Ул хоккейга гына өйрәтеп калмады, бар яклап тәрбия бирде, Актанышка күченгәч кызыбызның укуы да яхшырды, - ди әти кеше.

Реклама

Берничә елдан Лиана Ганиева да Сергей Столбун кул астында шөгыльләнә һәм вакыт узу белән Ухта шәһәренең «Арктик-Университет» командасына килеп эләгә.

- Хоккей белән мавыгу нәселдән килә. Артур улыбыз да һәвәскәр командаларда уйный, үземнең дә капкага басмый башлаганга ике генә ел әле. Кызыбызны шушы дәрәҗәгә җиткергән тренерларга һәм Аллаһы тәгаләгә рәхмәт укыйбыз, - ди Альберт Ганиев.

Үзебезнекеләр

Тимераякта фигуралы шуу буенча балкып килүче йолдыз - Алинә Илназ кызы Заһитова 2002 елның 18 маенда туган. Россия һәм Европаның гамәлдәге чемпионы, Гран-при иясе.

Тимераякта фигуралы шуу буенча Гран-при финалында ялгыз чыгышта инде 2014 елдан бирле Россия кызлары гына җиңү яулый. 2017 ел азагында Япониядә узган ярышта татар кызы - 15 яшьлек Алинә Заһитова җиңүче булды.

Фото: http://www.fsrussia.ru/

Аның әтисе Илназ тумышы белән Актаныш районы Әҗби (Татарский Азибей) авылыннан. Үзе дә спортчы, хоккейчы. Хәзер «Ижсталь» командасының тренеры.

Бобслейчы Руслан Рөстәм улы Сәмитов тумышы белән Казаннан, 1991 елның 11 июлендә дөньяга килгән, хәзер Мәскәүдә яши.

Фото: https://rusbiathlon.ru

Шунысы кызык: Руслан җиңел атлетиканың өчле сикерү төре белән ныклап шөгыльләнгән спортчы. Хәтта халыкара класллы спорт остасы дәрәҗәсенә дә ирешә. Россия җыелма командасы әгъзасы булып тора, Россия чемпионы, Европа чемпионаты призеры була һәм 2016 елдан бобслей белән шөгыльләнә башлый. Нәтиҗәләре әлегә тыйнаграк: аның командасы былтыргы Европа чемпионатында - 7 нче, дөнья беренчелегендә 5 нче урында кала.

Фото: https://www.ska.ru/

СКА командасы хоккейчысы Динар Рамил улы Хафизуллин да Казанда туган. Туган көне - 1989 елның 5 гыйнвары. Динар Хафизуллин «Ак Барс» хоккей мәктәбендә тәрбияләнә, тәүге тапкыр 2006-2007 елгы сезонда аның составында бозга чыга. Карьерасында «Нефтяник» һәм «Витязь» кебек командалар да бар. 2014 елда СКА клубына күченә, Санкт-Петербург командасына ике тапкыр Гагарин кубогы яуларга булыша.

Читтәге татарлар

Чаңгыда ике төр ярыш буенча Россия командасы лидеры - Эрнест Роберт улы Яхин 1991 елның 9 гыйнварында Уфада туган. Аның 2008елдан бирле ил җыелмасына кертелүе, 2014 елда Сочидагы Уеннарда катнашуы спортчының тәҗрибәсе турында сөйли. Ул командалы спринтта Россия чемпионы, дөнья чемпионатларында катнашкан спортчы.

Фото: https://www.pskov.kp.ru/

Шунысы кызык: Яхиннар гаиләсендә Эрнесттан башка бер генә профессиональ спортчы да булмаган. Чаңгыда ике төр ярыш белән ул 12 яшьтән шөгыльләнә, ә аңа кадәр карате белән мавыккан.

Фото: https://rsport.ria.ru/

Россиянең атказанган спорт остасы Регина Зәфәр кызы Рәхимова өченче Олимпиадасына җыена, ул фристайлның могул төрендә чыгыш ясый. Спортчы 1989 елның 22 сентябрендә Пермь өлкәсе Чусовой шәһәрендә дөньяга килә. Аның фристайл белән 8 яшьтән бирле шөгыльләнүе, 2008 елдан ил җыелмасы вәкиле булып торуы мәгълүм.

http://www.intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев