Саба ТВ

Үтте гомер исерек белән (гыйбрәт өчен)

Исерек ир бе­лән тилмереп яшәгән күпме кешеләрне беләм. Берсе дә ирен ташлап китми яки өйдән куып чыгармый. Кунакка барганда: "Безнең әтиебез йоклый әле", – дип сиздермәскә тырышалар.

Урамда аунап яткан ирләрен тиз генә өйгә алып кайтып китәләр. Чыннан да, кемдер акыллы иренең дә кадерен белми, ә кемдер исеректән дә ир ясап яши. Бу мәкаләмне сабыр татар хатын-кызларыбыз үз тормышларына тагын бер кат бәя бирсен, күпләр гыйбрәт алсын өчен яздым.

Исеректән исерек туган

 

Көтмәгәндә-уйламаганда Мәдинә апаның кызы кияүгә чыгам дип йөри башлады. Без, туганнар, аптырашта калдык. Егетне ике атна гына белә ләбаса. Никахына өч көн кала исә Рамил каядыр юкка чыкты. Телефонын да сүндереп куйган, фатирының ишеген дә ачмый икән. Ике көн узгач, Лилия эшли торган кибеткә Рамилнең дус егете Юра кереп чыга. Шунда: "Синең егет тагын "запой"га киткән", – дип куймасынмы.

 

Башта Лилия моны көнлә­шеп әйтүедер дип уйлый. Кичен Рамилнең әнисе Рәмзия апа янына бара. Баксаң, 23 яшьлек егетне өч тапкыр дәвалап караганнар, код салганнар икән. "Әтисе гомере буе эчте, – дип серне чишә башлый Рамилнең әнисе Рәмзия апа. – Кияүгә чыкканда кемгә чыкканымны абайламый калдым. Ә аннары соң булды. Көн саен исереп кайта, бер генә тыныч көнем дә булмады. Әле ул гынамы! Кул да күтәрә башлады. Бер сукканына түздем, икенчесен гафу иттем. Соңыннан кайтып тавыш чыгару, кыйнау гадәти күренешкә әйләнде. Әни янына кайтырга курыктым. Җитмәсә, анда гаиләсе белән абый яши иде. Миңа төннәрен елап, иртәгесен елмаеп эшкә барып, кешегә сиздермичә яшәргә туры килде. Аерылып китәргә дә оялдым, "кияүдән кайт­кан" исеме бар бит.

 

Ике еллап вакыт узса да, ул вакытта балабыз юк иде әле. Бер дә алып кайтасым килмә­гән иде, узганымны сизми дә калганмын. Кыз табасым килде. Ул вакытта УЗИ да юк иде бит әле. Бала тудыру йортында, улыгыз туды, дигәнне ишет­кәч, дөньям караңгыланды. Тагын бер исерек була икән, дидем. Биш көн буе балама якын да бармадым, имезмәдем. Әтисеннән тәмам гарык идем. Чыгар көн җиткәч, әниләр үгетли торгач, баланы алдым. Ул вакытларымны исе­мә төшерәсем килми. Йокысыз төннәр, исерек ир, акчасызлык. Улым бишенчедә укыганда, ирем эчеп үлде. Тик аның геннары малаенда калган икән. Кайбер гаиләләрдә исерек ата белән үс­кән балалар бер тамчы исерткеч кулланмыйлар, кайберләрендә – киресенчә. Эч­мәгәндә аннан әйбәт кеше юк, елга 3-4 тапкыр "запой"га китеп ала ин­де. Синең белән очрашкач, өй­лә­нәм, дип йөри башлады. Баштарак моңа сөенсәм дә, сине үз язмышым көтәсен белә идем. Ярый ла, үзең ялгыш адым ясамый калдың".

 

Әни, иреңне хөрмәтлә, дип өйрәтте

 

Сания апаның да гомере исерек ир белән узган. Гаилә җеп­ләрен өзеп, тормышны яңадан башлау фикере аның башына да килмәгән. "Әни һәрвакытта да, иреңне хөрмәт итеп, туганнарына яхшы булып яшә, дип өйрәт­те. Беренче елларда ир дигән кеше әз-мәз генә капкалый иде, дип сөйли ул. – Авылда хәмерсез бер эшне дә эш­ләтеп булмый бит. Печән, утын алып кайтсаң – яртысыз булмый. Көтү чираты да "шайтан суы"ннан башка узмый. Балалар кечкенә вакытта бик кыен иде. Җитмәсә, бер-бер артлы биш бала алып кайттым. Олы кызым кечеләрен карап үстереште инде. Йоклап кына ки­тәләр, ирем кайтып тавыш чыгара. Балалар калтырый торганга әйләнде. Кечкенәсе куркып астына "җибәрә" иде. Аек вакытта сөйләшеп карауның да файдасы булмады. Исерек көен көйли-көйли, гомер узганын сиз­ми дә калганмын. Чәчемне ат­нага бер тарап, күлмәгемне мунча саен гына алыштыра идем. Үзебез белән яши торган каенанам улы эчкәнгә мине гаепләде. "Рәт­ле хатын эләкмәгәч, эчә ин­де", – диде. Үзе, качырып, эчәренә бирә. Мин аңа үпкә­ләмәдем. Яше дә олы иде, аннары, ни дисәң дә, үз баласы бит. Самат "запой"лап эчә башлагач, абыйсының гаиләсе әнкәйне үз янына алды. Ул китте дә котылды. Ә безгә Самат күрсәтмә­гәнне калдырмады инде. Рәтләп йокы күрмәдек, тынычлап тамакка ашаган булмады. Инде пенсиягә чыккач та, йөрәккә үтә. Акчасын бирмичә эчеп йөри. Айныса, бик вакчыл кешегә әйләнә дә куя. Барыбызны тәр­типкә өйрәтә. Өйне җыештырттыра. Бакчадагы эшләрне тәртипли, печәнен хәстәрли. Ул булдыра торган ир үзе. Әмма мин бәхетле, иркә хатын була алмадым инде.

 

Шунысы сөендерә, әтиләре эчкече булса да, уллары эчмәде. Исерек ата белән ничек яшәгәннәрен онытырлыкмыни аларның! Мәктәптә укыганда дәрес хәзерли алмадылар инде. Самат кайтуга, балалар кайсы кая кача иде. Кем – мич башында, кем сандык өстендә йоклады. Кызларым утыздан узгач кына кияүгә чыктылар. Икесе дә дини кеше белән тормыш корды. Исерек ата балакайларымның бә­гырьләренә үткән икән".

 

Ташлады да китте

 

Ә менә күрше Миләүшә апа исерек белән чиләнеп тормады. Кечкенә кызын ияртте дә Салих абыйны ташлап чыгып китте. Түбән Кама якларына барып урнашып, башкага кияүгә чыгып, бер дигән итеп гомер кичереп ята. Икенче иреннән уңды. Бер-бер артлы ике ул алып кайтты. Олы кызы Әминәне үги ата чит итмәде. Ә менә Салих абый тәмам юлдан язды. Туганнары аның белән аралашмады. Эчеп йөри торгач, үлеп китте.

 

Хәмер куллану аркасында күпме гаиләләр бозыла, балалар ятим үсә. Кемдер исерек иргә түзеп яши, иртә картая, аннары рәхәт күрми үлеп тә китә. Андыйлар бигрәк тә элекке буын кешеләре арасында күп. Ә яшьрәк хатын-кызлар инде үз-үзләренә: "Болай яшәү дөресме?" – дигән сорау бирә.

 

Исерек белән иза чигүче хатыннар үз язмышына риза булып гомер итәләр. Аларның да башка ханымнар төсле матур киенәсе, ирләре белән концерт-театрларга йөрисе килә торгандыр. Тик болар хыял гына булып кала бирә. Авыл җирендәге хатыннар кеше сүзеннән куркып, эчкән ир белән яши. Күпләр балалар хакына түзә. Әтиләре исән-сау булып та, балалар әти сүзенә тилмереп үсмәсен, ди алар. Аннан соң аракы эчкән ирне куып чыгарсаң, ташлап китсәң, ул бит юкка чыгачак. Ирләр әле алар җиңел генә чишелеше булган проблема алдында да югалып калалар. Ә шешә белән икәү генә калгач, бетә инде.

 

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, илдә бер кешегә елына 8 литр алкоголь туры килсә, бу куркыныч санала. Роспотребнадзорның рәсми мәгълүматлары буенча, Россиядә бу сан 18не тәшкил итә. Соңгы елларда аракыга караганда сыра, шәраб күбрәк сатылган. Бездә бер кеше башына елына 100 литр сыра туры килә.

 

Соңгы елларда республикабызда исерекләр саны кимегән кимүен. 2007 елда 37 мең исерек тер­кәлсә, 2009 елда 35 меңгә калганнар. Әмма бу статистикага биш эчкеченең берсе генә эләгә.

 

Айнымас ир белән торыргамы, аерылыргамы?

 

Резеда Мәрданова, психолог:

 

– Иң элек ир­нең нилектән ше­шәгә ябышканын белергә ки­рәк. Мо­ның өчен аның белән сөй­ләшеп аңлашу мөһим. Эчүгә ки­­терүче проблеманы ачыклап карагыз. Бәлки, моңа эштәге кыенлыклар, гаиләдәге низаглар сәбәпчедер. Ирне ташлап киткәнче, аны дәваларга ки­рәк. Хәзер дәвалау төрләре бик күп. Эчкече үзе теләмәсә дә, аны ничек тә булса табибларга күр­сәтергә кирәк. Ярдәм сорап кил­гән исерекләрнең күбесе эчүен ташлый. Әгәр берни дә булышмый икән, эчеп теңкәгә тиеп тилмерткән, кул да күтәргән ир белән тормавың хәерле. Андый гаиләдә үскән балалар психик яктан кимчелекле була. Кайберләре әтиләреннән калган стакан төбендәге "әче су"ны эчәр­гә өйрәнә, ә кайсылары, киресенчә, эчкән кешегә карата нәфрәт белән үсә.

 

Ренат Миназов, медицина клиникасы баш табибы:

 

– Безгә көне­нә унбишләп ке­ше килә. Кайбе­рәүләр "запой"дан чыгар өчен, кемнәрдер бөтен­ләйгә аракыны ташлар өчен мө­рәҗәгать итә. Бары тик биш кенә кеше дәваланырга ризалык бирә. Әле шуның да яртысы реабилитация курсын ахыргача узмыйча ташлый. Әлбәттә, иң элек исерек иргә ярдәм итүче кеше кирәк. Әгәр дә ярдәм иткәнеңне дә аңламыйча, һаман да эчүен дәвам итә икән, аның ялгызын калдыру кирәк. Бары тик шул вакытта гына ул, бәлки, гаиләсен, эшен югалтудан куркып, туры юлга басарга мөмкин.

 

Нәкыйп хәзрәт Сәгыйров (Мамадыш районы, Түбән Яке авылы):

 

– Аллаһы Тәгалә күңелемә салгач, дин юлына кереп кит­кәнемне сизми дә калдым. Ир кешенең язмышы хатын-кыздан тора. Сабыр итеп, бер-береңне аңлап, юл куеп яшәсәң, Аллаһы Тәгаләдән сорасаң, ул туры юлга кертә. Кеше үзе үзгәрми торып, Аллаһы Тәгалә берни дә үзгәрт­ми. Хәмер яратучыларның күбесе үлеп бетте, туры юлга, дингә килгәне генә исән калды.

 

Рифкать М., элеккеге эчкече:

 

– Исерек иргә хатын-кыз түзеп яшәргә тиеш түгел. Хатынының: "Акылга кил инде, әйдә дәвалан", – дигән сүзләрен, ярдәм итәргә тырышуын эчкече аңлап җиткерми. Ул бу сүзләрне әшәкелек итеп кабул итә. Иң мөһиме, исерекне айнытырга теләү хатынның, туганнарның карары түгел, ә үзенеке булырга тиеш. Мин эчүем аркасында урамда калдым. Моның өчен хатынымны гаепләмим. Мине куып чыгарып, ул дөрес эшләде. Шул вакытта алдымда йә үләргә, йә айнырга дигән сайлау мөмкинлеге калды. Мин – аракыны мең тапкыр ташлаган кеше. Әмма "Аноним эчкечеләр" дигән оешмага эләккәч кенә, аек килеш тә яшәп булганына төшендем. Инде 9 ел эчмим. Яңа тормыш башладым. Икенче хатынга өйләндем. Беренче хатыным еш кына: "Бөкрене кабер генә төзәтә", – ди торган иде. Аякка баскач, аның хаклы түгеллеген раслап, хатынымны эзләп таптым. Хәзерге вакытта элеккеге гаиләм белән аралашып торам.

 

 

Фото: https://pixabay.com/photo-1901845/

 

Матбугат.ру

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: