Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Цифрлы телевидение нәрсә ул? Аңа ничек күчәргә? – без моны гади итеп аңлатабыз!

Агымдагы елның 14 октябреннән Татарстан телевидение “аналогы” белән хушлашачак. Ягъни аналог телевидение гамәлдән чыгып, аның урынын цифрлы телевидение алачак.

Цифрлы телевидение ташыруларына күчү кабель челтәреннән, спутниклы телевидениедән, IP телевидениедән файдаланучыларга, шулай ук экраннарында “А” хәрефе булмаган телевизор ияләренә кагылмый. Бу очракта цифрлы телевидениегә күчү үзеннән-үзе башкарыла.

14 октябрьдән исә бөтен кеше дә цифрлы телевидение карау бәхетенә ия булачак. Моның өчен йортыгыздагы телевизорда “DVB-Т2” цифрлы стандарты булу шарт. Әгәр дә сез телевизорыгызны соңгы өч елда яңарткан булсагыз, бу стандарт анда һичшиксез бар, барлык кирәкле җайланмалар (ресивер) җиһазның корпусына ук урнаштырылган. Бу очракта тапшыруларны цифрлы форматта карау өчен аны көйләргә генә кирәк булачак.

Телевизорның DVB-Т2 цифрлы стандартта эшләвен ике төрле ысул белән белеп була:
1. Телевизорның паспортында DVB-Т2 язылган булырга тиеш. Әгәр дә ахырда 2 саны булмаса (DVB-Т гына) бу телевизор цифрлы тапшыруларны күрсәтмәячәк.
2. Интернетта эзләү юлында телевизор маркасын язарга һәм килеп чыккан биттә “характеристика” төймәсенә басып “прием сигнала” пунктын карарга. Әгәр бу телевизор цифрлы телевидение ташыруларын күрсәтсә, анда DVB-T/T2 MPEG4 дип язылырга тиеш.

Әгәр дә инде сезнең телевизорыгыз шактый “өлкәнәйгән” булса, ягъни 2013 елга кадәр чыккан яссы модельле телевизор икән, аларда көйләнелгән цифрлы ресивер булмаска да мөмкин.

Ә инде менә иске, кинескоплы телевизор аналогларыннан цифрлы телевидениене махсус приставкадан башка карап булмаячак. Приставка махсус кибетләрдә һәм почта бүлекчәләрендә сатыла. Ул антеннага, антенна телевизорга тоташтырыла һәм приставканы әлеге тоташтыру аша кушканнан соң, андагы “автоматик эзләү” төймәсенә басасы гына кала. Шул ук вакытта телевизорны AV режимына күчерергә кирәк (бу төймә ТВ пультында бар). Шуннан соң приставка булган каналларны сканерлый һәм сез цифрлы телевидение карый алачаксыз.

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фото: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев