Саба дулкыннары

Төштәге коткаручым (БУЛГАН ХӘЛ)

Берничә ел элек вахта белән себер якларында эшләргә туры килде. Гаиләмне – хатыным белән балаларны бик сагына идем, йортка кайтасы, кадерлеләремне күрәсе килә. Вахтам бетәр алдыннан сагыну хисе бигрәк тә көчәйде. Шуңадырмы, бу көннәрдә начар йокладым, әйләндем дә тулгандым. Нерв киеренкелеге, арыганлык та булгандыр инде. Шундый төннәрнең берсендә сәер төш күрдем.

Имештер, төнлә мин олы юл буйлап китеп барам. Янәшәмнән бер туктаусыз машиналар агымы үтеп тора. Фаралары белән яктырталар да үтеп китәләр. Шулай юл буйлап атлап барганда ниндидер көч артыма борылып карарга мәҗбүр итте. Борылдым, карадым. Ә анда кара машина зур тизлектә миңа табан җилдерә. Менә-менә бәреп китәчәк...
 
Ләкин шул секундта машина белән минем арада ниндидер кара шәүлә – кеше шәүләсе пәйда булды. Ул ике кулын як-якка канат итеп җәйде. Ә мин тын алырга да куркып басып торам – ни кычкыра, ни читкә йөгерә алмыйм. Үзем аңлыйм, хәзер бу машина теге адәмне дә, мине дә бәреп китәчәк, үтерәчәк инде дип уйлыйм.
 
Шыбыр тиргә батып, куркып уяндым. Кулларыма карасам, калтырып торалар. Начар төш күрүемне аңлыйм, әмма юрарлык, нидер уйларлык хәлдә түгел идем.
 
Берничә көннән вахтам бетеп, туган йортыма кайтып киттем. Ике ай буена ял иттем, тынычландым. Гаиләм белән табигатькә чыктык. Күбрәк дачада ял итәргә туры килде. Ул йортымнан 8 чакрым читтә урнашкан. Ара ерак булмагач, дачага гел җәяү барырга тырышам. Әкрен генә атлыйм, уйланам, тирә-якка карап, табигатькә күз салам.
 
Ул көнне дачада вак-төяк эшләрем күбрәк булды: әле бер эшемне эшләдем, аннары икенчесен төгәллим дип тырыштым... Өйгә кайтырга чыкканда караңгы төшә башлаган иде инде. Юлда машиналар да әллә ни күп түгел. Үтеп-сүтеп торганнары фаралары белән яктыртып китәләр.
Сиздерми генә күңелгә ниндидер шом тулды. Борчылу, тынычсызлану барлыкка килде. Гөнаһ шомлыгына каршы, теге төш искә төште. Артка борылып карыйсы килә башладым. Һәм мин түзмәдем – борылып карадым. Карасам, җан-фарманга миңа табан кара машина җилдерә. Аралар кыскара. Менә бәреп китәчәк...
 
Шул вакыт башка суккандай булды, тәннәр чымырдып китте – нәкъ төштәге кебек машина белән минем арада кара шәүлә, кулларын як-якка җәеп баскан кеше шәүләсе басты. Зур тизлектә килгән машина шәүләне бәреп екты, тормозлар чинаганы ишетелде. Тизлекне киметеп-киметеп, машина, бамперы белән аякларыма тия язып, туктап калды.
 
Ә руль артында утырган шофер, күрәсең, кемнедер бәргәнен аңлап өлгердеме, ут капкандай кабинасыннан килеп чыкты. Йөгереп килеп, мине кочаклап алды, сораштыра башлады. Һәм бәргән кешесен эзли башлады. Тик иң гаҗәбе – беркемне дә тапмады. Ләкин безнең икебез дә кулларын як-якка җәйгән кешене күрдек бит. Кайда соң ул? 
 
Минем җавап бер генә – ул мине саклаучы фәрештә булгандыр. Һәркемнеке дә бардыр ул. Һәм ул кирәк вакытта гына пәйда буладыр. Ә сез ничек уйлыйсыз?
 
 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: